Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк

ТР «Гигиена һәм эпидемиология» үзәгенең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе, врач-эпидемиолог Ләйсән Сәфиуллина белән актуаль әңгәмә кордык.

  • СПИД авыруы хәзерге заманда ел саен миллионлаган кешенең гомерен өзә торган чын эпидемиягә әверелде, чөнки ВИЧ-инфекциясен йөрткән кешеләр саны елдан-ел арта бара.
  • Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (World AIDS Day) билгеләп үтелә. Бөтен дөнья кешеләре ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрүнең максаты-авыруны профилактикалау эшендә мөмкин кадәр күбрәк көч кую, яңа инфекция очракларын булдырмау һәм ВИЧ/СПИДның алга таба таралуын туктату. 
  • Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) — организмның иммун системасын зарарлаучы инфекция. ВИЧ-инфекциянең иң соңгы стадиясе булып иммунодефицит синдромы (СПИД) тора.

 

  • ВИЧ лейкоцитларга — ак кан күзәнәкләренә тәэсир итә, бу иммун системасының көчсезләнүенә китерә. Бу туберкулез, йогышлы авырулар һәм онкология авыруларының кайбер төрләре кебек авырулар барлыкка килү ихтималын арттыра.
  • ВИЧ зарарланган кешеләрнең организмындагы төрле сыеклыклар аша тарала, шул исәптән кан, күкрәк сөте, орлык сыеклыгы һәм вагиналь бүленешләр. Инфекция үбешү, кочаклау яки бергәләп ашау белән йога алмый. ВИЧ шулай ук анадан балага йогарга мөмкин. Фәнни үзәкләр үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча вирус һавада өч сәгать яши, картонда 24 сәгатькә кадәр, пластик һәм тутыгымый торган тимердә ике — өч көнгә кадәр яшәүгә сәләтле булып кала ала. ВИЧ-инфекциясенә чыдам кешеләр Европа популяцияләрендә якынча 1% тәшкил итә.
  • ВИЧ-инфекциясен дәвалау һәм профилактикалау антиретровирус терапиясе (АРТ) ярдәмендә мөмкин. Дәвалау булмаса, ВИЧ-инфекция СПИДка күчәргә мөмкин.
  • Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы авыр иммунодефицитны CD4 күзәнәкләре саны 200 күзәнәк/мм3 дәрәҗәсеннән түбән төшүне яки ВИЧ-инфекциянең өченче яки дүртенче клиник стадиясе буларак билгели. 
  • Республикада ВИЧ-инфекция таралуның үзенчәлеге булып эпидемиологик процесска урта һәм өлкән яшьтәге, куркыныч тәртип төркемнәренә карамаган кешеләрнең актив җәлеп ителүе, ВИЧ-инфекциялеләр арасында эшкә сәләтле халыкның чагыштырма өлеше артуы тора. 2022 елда яңа ачыкланган ВИЧ-инфекциялеләрнең 80,5% 30-59 яшьлекләр тәшкил иткән.
  • 2022 елда инфекция йоктыруның җенси юлы өстенлек иткэн: яңа ачыкланган ВИЧ — инфекциялеләрнең 83,7% сакланылмаган җенси контакт вакытында йоктырган, 15,5% ВИЧ — инфекцияледә наркотикларны венага кертү аша йоктыруның парентераль юлы теркәлгән, вертикаль юл белән (анадан балага) инфекция йоктыру очраклары да бар.
  • ВИЧ — инфекциянең таралу сәбәпләренең берсе булып инфекцияләнгән кешенең үз куркынычлыгын түбән бәяләү, ВИЧ-инфекция турындагы информация белән кызыксынмавы тора.
  • ВИЧ-инфекция өчен лаборатория тесты гына вирусны вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалауны башларга мөмкинлек бирә.
  • ВИЧ-инфекциягә тест узу тәртибе, бушлай һәм (яки) аноним тикшерү үткәрелгән медицина оешмаларының адреслары турында халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә мөмкин.
  • «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССО сайтында InfoSPID. ru һәм ышаныч телефоны: 8 (843) 272-70-90 буенча ВИЧ-га медицина тикшерүе узу буенча кызыклы сорау бирергә мөмкин.
  • Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәркемне үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга һәм үз сәламәтлегенә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ел саен ВИЧ-инфекциягә ирекле тикшеренү үтәргә чакыра.
  • Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәркемне үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга һәм үз сәламәтлегенә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ел саен ВИЧ-инфекциягә ирекле тикшеренү үтәргә чакыра.


Кан яки башкалар биологик сыеклыклар белән контакт булса, тире зарарланганда (укол, кисү) профилактик чаралар:

• ярадан канны кысып чыгару;
• зарарланган урынны дезинфектантларның берсе белән эшкәртү (70% — м
этил спирты, 5% йод эремәсе, 3% водород перекисе эремәсе белән);
• кулларны сабын белән агып торган су астында яхшылап юыгыз, аннары
аларны 70% этил спирты эремәсе белән эшкәртү, ярага лейкопластырь
ямау
• ВИЧ-инфекциясе белән контакттан соң комбинатлы антиретровирус терапиясе уздыру өчен табибларга мөрәҗәгат итү киңәш ителә.

Әлеге чир белән көрәшкә багышлап без «Актаныш-информ»ның «ВК» социаль платформасындагы рәсми сәхифәдә турыдан-туры эфир элемтәсе дә үткәрдек. Сылтама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев