Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ДИАГНОСТИКАГА ЗУР АДЫМ: Бүген Актаныш районы хастаханәсендә компьютер томографиясе аппараты эшли башлады

Авыруларга тиз һәм дөрес диагноз кую көн кадагындагы иң актуаль мәсьәлә. Һәм хастаханәләрне компьютер томографиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов әлеге сорауны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, министр Айрат Садыйковка шәхсән мөрәҗәгать итеп уңай хәл итүгә ирешә.

     Бүген хастаханәдә диагностика бүлеген ачу тантанасы булды. Мөһим чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Энгель Фәттахов, табиблар, шәфкать туташлары коллективы катнашты. 


Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов: 


- Район халкы тикшеренү үтәргә Казан, Чаллы шәһәрләренә йөри иде. Республика җитәкчелегенә, аеруча Сәламәтлек саклау министры Айрат Садыйковка зур рәхмәт. Хәзер авыруларга вакытында дөрес диагноз кую мөмкинлеге барлыкка килде,- диде. 


23 миллион сумлык компьютер томографиясе аппаратурасын урнаштыруның үз стандартлары бар. «Газстройсервис” оешмасы төзүчеләре хастаханәнең бер өлешен- 80 кв.метр мәйданны махсус диагностика аппаратын урнаштыру өчен яңадан ясый. Югары көчәнешле электр линиясе үткәрелә, анысын “Челтәр компаниясе” ҖЧҖ башкара. 
 
Әлегә заманча диагностика аппараты тест режимында эшли. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан комиссия карап, актлаштырып кабул иткәннән соң тулы куәтенә авыруларны кабул итә башлаячаклар. 
 
     -Томографиясез бүгенге медицинаны күз алдына китереп булмый. Баштан алып аякка кадәр кеше органнарының эчке халәтенә дөрес һәм тулы диагноз кую мөмкинлеге бирә торган җиһазлы булдык. Бигрәк тә хәзер, COVID-19 белән авыручылар күбәйгәндә үпкәне, юл-транспорт фаҗигасендә җәрәһәтләнгәннәрне тиз арада тикшерү, дөрес дәвалау билгеләү мөһим,- диде хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев. 
 
 Компьютер томографиясе аппараты Россия Федерациясендә игълан ителгән “Беренчел звеноны модернизацияләү” Милли проекты кысаларында Актанышка кайтты, шулай ук проект аша билгеләнгән акчаларга лаборатория бүлеге төзекләндерелә. Киләчәктә милли проектлар уңышлы эшләп торганда хастаханәнең хирургия, терапия бүлекләре дә яңартылачак. Авыруларны кабул итү бүлеге өчен хастаханәгә янкорма төзү күздә тотыла. Биредә авыруларга гына түгел, медицина хезмәткәрләре-табибларга һәм шәфкать туташларына эшләү өчен барлык уңайлыклар тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев