Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Диспансеризация үтүгә үзгәрешләр кертелә

Киләсе елдан диспансеризация үтүдә үзгәрешләр булачак. Кан һәм сидек анализын тапшыру, УЗИ тикшерүе узу төшеп калачак, аның каравы яман шешкә кагылышлы тикшерүләрне күбәйтергә җыеналар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика медицинасы буенча баш эксперты Сергей Бойцов «Известия» газетасына биргән шәрехләмәсендә әйткәнчә, хәзер халык өч елга бер тапкыр диспансеризация уза. Әмма кайбер...

Киләсе елдан диспансеризация үтүдә үзгәрешләр булачак. Кан һәм сидек анализын тапшыру, УЗИ тикшерүе узу төшеп калачак, аның каравы яман шешкә кагылышлы тикшерүләрне күбәйтергә җыеналар.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика медицинасы буенча баш эксперты Сергей Бойцов «Известия» газетасына биргән шәрехләмәсендә әйткәнчә, хәзер халык өч елга бер тапкыр диспансеризация уза. Әмма кайбер авырулар ешрак тикшеренүне сорый. Киләсе елдан башлап, маммография 39-49 яшьтәге хатын-кызларга - өч елга бер тапкыр, 50-69 яшьлекләр өчен ике елга бер тапкыр үткәреләчәк. 50-57 яшьлекләргә тизәктәге күренмәгән канны ачыклаган анализны ике елга бер үтәргә туры киләчәк. Тикшерүләр вакытында яңа иммунохимия алымы кулланачаклар. Ул шешне вакытында, төгәл ачыкларга ярдәм итә. 2018 елдан гәүдә авырлыгы нормадан артык булган кешеләргә аерым игътибар булачак.
Сергей Бойцов симерүне кисәтү өчен, хатын-кызларның бил әйләнәсенең озынлыгы - 88 сантиметрдан, ә ир-атларның 102 сантиметрдан артмаска тиеш, дип саный.
чыганак: http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/23692-dispanserizatsiya-үtүgә-үzgәreshlәr-kertelә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев