Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ДУСЛАР, ФИЗЗАРЯДКА ҺӘМ СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕР ӨЧЕН СЕЗГӘ НИНДИ ЭТӘРГЕЧ КИРӘК?

Мәсәлән, социаль тикшеренүләр нәтиҗәсендә (анда 13 яшьтән алып 90 яшькә кадәр булган 13 меңгә якын кеше катнашкан) түбәндәгеләр ачыкланган.

 Балалар һәм яшүсмерләр җиңү ләззәте китерә торган спортны ешрак сайлыйлар икән. Алар өчен ярыш мотивлары һәм максатларга ирешү, җиңеп чыгу мөһим.

 

Яшьләр һәм урта яшьтәгеләр өчен физик культура һәм спорт арыганлыкны бетерү, эшкә сәләтлелекне арттыру өчен мөһим элемент булып тора. Төз, матур буй-сынлы булу да шулай ук әһәмиятле сәбәп.

 

50+ яшьтәгеләр өчен сәламәтлекне сакларга мөмкинлек бирә торган спорт төрләре мөһимрәк. 

 

Әйткәндәй, һәр бишенче кеше балачагында башлаган яки озак вакытлар дәвамында шөгыльләнгән спорт төре белән шөгыльләнүен дәвам итә икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы