Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Эчә белеп эчсәң дә...

Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.

Өстәл артында, спиртлы эчем­лекләрдән котылып булмый икән, сирәгрәк эчәргә кирәк. Мәсәлән, эчтең, биедең, саф һавага чыктың, конкурсларда катнаштың. Куллану арасын сузу мәслихәт: озын тостлар әйтегез, котлагыз. Тик наркологлар барыбер дә спиртлы эчемлекләр кул­ланудан тыелырга, я сирәгрәк эчәргә киңәш итә.
Алар билгеләп үтүенчә, Интернетта һәм “сарафан радиосы” буенча кешеләр бер-берсенә ничек эчәргә һәм исермәскә дигән темага бик күп төрле рецептлар җибәрә, әмма, кызганычка каршы, аларның берсе дә нәтиҗәле түгел.
Көнбагыш мае эчсәң, алкоголь тәэсир итми һәм кеше исерми, дигән сүзләр дә дөрес түгел икән. Башта ярдәм итәргә мөмкин, чөнки майның ашказанын томалаучы үзлекләре алкогольгә шунда ук сеңәргә мөмкин­лек бирми, әмма соңыннан бу ысул кире роль уйнарга мөмкин. Алкоголь организмга бик күп күләмдә эләгә, чөнки кеше исермәячәгенә ышана һәм эчүне контрольдә тотмый. Ул өстәл артыннан торалмас дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.
нТабиблар сүзләренә караганда, тантананы җиңел эчемлекләрдән – сыра, шәраб һәм шампан тибындагы эчемлекләрдән башлап, аннары аракы, ром һәм вискига күчсәң, махмыр булмаячак, дип ышанырга ярамый. Киресенчә, иртән тагын да авыррак булырга мөмкин. Шулай ук “ерш” ке­бек коктейль куркыныч, чөнки газлы эчемлекләр алкогольнең тиз таралуына ярдәм итә. Шуңа күрә спиртлы эчемлекне газировка белән эчәргә киңәш ителми, чөнки ул еш кына баллы була, ә шикәр нәтиҗә­ләрне катлауландыра.
Наркологлар мәҗлескә кадәр берничә сәгать алдан нык кына ашарга киңәш итә. Иң яхшысы — майлы ит һәм ботка, солы яки карабодай. Мондый ризыктан соң икенче көнне күпкә җиңелрәк булачак. Ә бәйрәм вакытында җиңел кабымлыклар, салатлар һәм балык ашарга кирәк. Һичшиксез, рюмка артыннан су эчү, ашау зарур. Газлы эчемлекләр түгел, ә гади су.
Ләкин күбрәк эчелсә, алар да коткара алмаячак, чөнки алкоголь — агу, димәк, икенче көнне исерткеч­ләрнең агулы нәтиҗәләре барлыкка киләчәк. Алкоголь организмда эш­кәртелгәндә шактый катлаулы ферментатив схемалар үтә. Ул, эшкәр­телеп, ацетальдегидка күчә, анысы тагы да көчлерәк агу, ә аннары кислотага әйләнә. Һәр кешенең үз ферментатив системасы бар, кемнеңдер тизрәк бара, кемнеңдер — акрынрак. Кемдәдер организ­мының саклану механизмнары эшли башлый — күңел болгану, косу башлана.
Мин спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң икенче көнне, баш төзәтмәскә киңәш итәр идем. Бераз ял итүең яхшырак. Төшке ашка, яки кичкә хәл яхшырачак. Электролит балансын тулыландыру өчен су, аскорбин кислотасы, янтарь кислотасы эчәргә кирәк. Шул ук вакытта табиб аспирин һәм башка дару препаратларын кабул итәргә киңәш итми. Бавырга болай да авыр, токсин калдыкларын чыгара, эшкәртә, мондый чакта дару препаратлары – артык йөкләнеш.
Әмма, гомумән алганда, барлык кешеләрнең ферментатив системасы төрле. Чыннан да, кемдер артык зыянсыз күп дозада кулланырга мөм­кин, кемгәдер берничә рюмка һәм хәтта грамм да җитә. Бер кеше эчә һәм йокларга ята, ә икенчесе тавыш чыгара, маҗаралар эзли башлый. Хәер, икесенә дә икенче көнне кыен булачак.

Реклама

Чыганак: "Кызыл таң"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X