Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Егылырдай булып арысагыз, бу өч анализны тикшертегез

Көне буена тир түгеп, кичкә таба ару – нормаль күренеш. Ләкин кайчагында тир түкмичә генә дә аяктан егылырлык булып арыйсың. Ял итсәң дә ару хисе бетми. Әгәр дә сез шушы категориягә керәсез икән, бу сезнең ялкаулыгыгыз турында түгел, ә кичекмәстән түбәндәге өч анализны тапшыру кирәклеге турында сөйли.

Кандагы гемоглобинны, тимер һәм ферритинны тикшертегез. Моны гомуми кан анализы ярдәмендә ачыклыйлар. Организмыгызда тимер дефициты барлыгы ачыкланса, ару хисенең бетмәвенә аптырыйсы юк. Гемоглобин – күзәнәкләргә кислород ташучы транспорт ул. Гемоглобин тиешенчә булмаса, күзәнәкләр кислород җитмәүдән интегәчәк. Хатын-кызлар өчен гемоглобин нормасы 120–140 г/л. Ир-атларда бу күрсәткеч бераз югарырак. 

Организмдагы Д витамины күләмен ачыклагыз. Кояш нуры аз булган безнең җирлектә күпләр әлеге витаминга кытлык кичерә. Әлеге анализны түләүле клиникаларда гына тапшырырга мөмкин. Аның күләме ким булса, табиб белән киңәшеп, курслап Д витамины эчәргә туры киләчәк. Гадәттә, профилактика максатыннан гына эчә торган 1 тамчы яки бер драже белән генә әлеге дефицитны тулыландырып булмый. Аның дозасын табиб билгеләргә тиеш. 

Калкансыман бизне тикшертегез. Хроник аруның сәбәбе ул да булырга мөмкин. Елга бер тапкыр ТТг һәм Т4 гормонын тикшертү артык булмас. Аеруча бездә, туфракта йод кытлыгы булган өлкәдә. Бу гормонны поликлиникада бушлай да тикшертеп була. Ләкин эндокринологка күренергә туры киләчәк. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев