Актаныш

Фаил Камаев: “Халыкны алдамагыз! “

17 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең тугыз айлык эшчәнлегенә багышланган 25 нче форма киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, авыл җирлекләре башлыклары, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар катнашты. Районда иң авыр...

17 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлекләренең тугыз айлык эшчәнлегенә багышланган 25 нче форма киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, авыл җирлекләре башлыклары, гомум гамәли табиблары, фельдшерлар катнашты.
Районда иң авыр проблемаларның берсе булып ташламалы рецептларга дарулар алу тора. Кеше хастаханәдән рецепт яздырып ала да, районның 73 нче даруханәсенә килә. Ләкин беренче баруда ук дару ала алучылар бик сирәк. Шуннан ерак авылда яшәүче өлкән яшьтәге кеше нишләсен, акчалар түли-түли кабат-кабат Актанышка барганчы, акчасын гына алам дип, социаль пакеттан баш тартырга мәҗбүр була. Районда 2923 кеше ташламалы дарулардан файдалану хокукына ия булса, шуларның нибары 918е генә аннан файдалана. Калганнары исә акчага өстенлек биргән.
Ә авыру дигәнең берәүдән дә сорап килми. Бүген аягында йөреп торган сау-таза кеше дә иртәгә урынга калырга, бик нык кыйммәтле дарулар ярдәме белән генә яшәргә ихтимал. Менә шул вакытта инде кеше ике куллап башына ябыша, социаль пакеттан баш тартканына үкенә. Ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмый.
Ташламалы дарулардан файдаланучылар ике категориягә бүленә: федераль һәм региональ бюджеттан тәэмин ителүчеләр. Беренче категориягә барлык инвалидлар керсә, икенчесенә - инвалидлыклары булмаган, әмма авыру төре буенча ташламалы дарулардан файдалану хокукы булганнар. Әмма шуны ныклап аңлап китү зарур. Акчалар ташламалы дарулардан файдаланучылар санына карап бирелә. Ә даруларның, инде билгеле булганча, бәяләре төрлечә: бер төрле чиргә - кыйммәтле, икенчеләренә арзанлырак та дарулар булыша. Районда кыйммәтле даруларга мохтаҗ, шулар белән генә яшәүче 15 авыру бар. Алар өстенә, шикәр чиреннән интегүчеләр дә шактый.
Инде ташламалы дару алу схемасын карыйк. Авыру үзенең гомум гамәли табибы янына килә. Ул аңа дәва билгели һәм ташламалы дару алу өчен рөхсәт бирә. Шуннан авыру рецепт язучы шәфкать туташына килә. Ул рецептны яза. Һәм авыру даруханәгә бара. Ләкин дару юк. Бу очракта кем гаепле, кайда ялгышлык киткән? Баксаң, үзәк хастаханә алдан ук ташламалы даруларга, кайсы күпме кирәклеге хакында даруханәгә заявка бирергә тиеш икән. Шуларга карап, табибларга һәр төр дару буенча лимит билгеләнә. Әйтик, 100 данә. Табиб шул даруга 100 рецепт язганнан соң, 101 нчесен язарга тиеш түгел. Ләкин бездәге табиблар, кеше белән ачуланышмыйм дип, аны язып бирәләр. Рецепт язучы шәфкать туташы да, табиб рөхсәт иткәч, рецептны яза. Ә даруханәгә ул дару 100 генә данә кайта. 101 нче рецептны күтәреп килгән кешене даруханә хезмәткәрләре борырга мәҗбүр була. Бу очракта авыру, әлбәттә, даруханә хезмәткәрләрен гаепли.
Фаил Камаев залда утырган барлык табибларга бу юнәлеш буенча тәртип салырга кушты.
- Тиешле рецептны гына языгыз. Халыкны алдамагыз. Шуның нәтиҗәсендә социаль пакеттан баш тартучылар саны арта, - дип басым ясады.
Тамчыдан күл җыела, диләр. Социаль пакеттан никадәр күбрәк кеше файдалана, федераль һәм региональ бюджеттан да шулкадәр күбрәк акча бүлеп бирелә бит. Халык шушыны дөрес аңласын иде. Чөнки даруларсыз бер генә көн дә яши алмаучылар бар.
Җыелышта ФАП фельдшерларына үз җирлекләрендәге ташламалы дарулардан файдаланучыларга даруларын алып кайтып бирүне оештыру бурычы тагын бер тапкыр куелды.
- Авыр хәлле авырулар, бигрәк тә ерак авылларда яшәүчеләр, рецепт, дару юллап йөрмәсен, моны хәл итегез, - диде район башлыгы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: