Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Фатирда краннан ага торган суны эчү куркыныч булганга кем гаепле?

Татарстанда яшәүчеләрнең 80 меңе (2,1 проценты) хәзергә кадәр эчәргә яраклы су белән тәэмин ителмәгән. Сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән халык 97,9 процент тәшкил итә, дип белдердеТатарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. "Республикада эчәргә яраклы суның сыйфатын микробиологик, санитария-химия күрсәткечләре буенча яхшыртуда уңай тенденция бар. Шулай да,...

Татарстанда яшәүчеләрнең 80 меңе (2,1 проценты) хәзергә кадәр эчәргә яраклы су белән тәэмин ителмәгән. Сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән халык 97,9 процент тәшкил итә, дип белдердеТатарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
"Республикада эчәргә яраклы суның сыйфатын микробиологик, санитария-химия күрсәткечләре буенча яхшыртуда уңай тенденция бар. Шулай да, ситуация үзгәрешсез кала торган муниципаль районнар бар", - дип билгеләп узды ул.
Хәзерге вакытта суның сыйфаты республикадагы уртача күрсәткечләрдән кимрәк булган районнар бар. Микробиологик күрсәткечләре буенча - Чүпрәле, Әгерҗе, Мөслим, Яңа Чишмә районнары; санитария-химия күрсәткечләре буенча - Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Спас, Актаныш, Нурлат Мөслим районнары. Патяшина билгеләп узганча, нәкъ бер ел элек, 2016 ел йомгакларына багышланган коллегиядә су сыйфаты критерийлары буенча "кызыл зонага" шушы ук районнар кергән булган.
чыганак: http://intertat.tatar/society/rospotrebnadzor-byel-yaz-tychkan-bizg-ge-yoktyru-ikhtimaly-artachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев