Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Әфлисун суты инфаркт һәм инсульттан саклый

Аны көненә бер стакан эчү җитә.

1 стакан әфлисун сутын алу өчен өч әфлисун җитә.

Ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Аны даими рәвештә кулланганда, организмдагы шлаклардан арынырга ярдәм итә һәм бөердәге ташлар барлыкка килүдән саклый.

Әфлисунның суты шулай ук органик кислоталар, флавоноидлар, бик күп минераллар чыганагы булып тора. Составында калий һәм магний булуы инфаркт һәм инсультны кисәтә.

Кан тамырларын ныгытучы Р витамины белән аскорбин кислотасы кан савудан саклый. Бу җимешнең цинк һәм йод, фтор һәм кобальт, фосфор һәм хлор, натрий һәм кальцийга бай булуы да истән чыгармаска кирәк. Ә составында тимер матдәсе күп булуы анемияне профилактикалау һәм дәвалау өчен бик яхшы чара.

Файдасы күп дибез дә ул, шулай да түбәндәгеләрне дә истән чыгармаска кирәк:

Аллергияле кешеләргә, өч яшькә кадәрге балаларга, шикәр диабетлы кешеләргә, ашкайнату системасы авырулары булганнарга әфлисун сутын саклык белән эчәргә киңәш ителә. Әфлисун теш эмаленә зыян китерергә мөмкин. Шуңа да аны ашаганнан соң, йә согын эчкәч, тешләрне чистартырга, авызны су белән чайкатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа Сәламәтлек Татарстан Республикасы Сәламәтлек сагында Саулык “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Актаныш-информ Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"