Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Гадел Вафин Татарстанда медицина хезмәткәрләренә аеруча кытлык кичергән районнарны атады

Министр белгечләрне торак белән кызыксындырырга кушты. 2016 елда Татарстанда бер тапкыр компенсация түләү программасы кысаларында 104 табиб эшкә урнаштырылган. Татарстан Хөкүмәте грантлары программасы буенча 156 табиб эш урыны белән тәэмин ителгән. Әлеге мәгълүматлар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында җиткерелде. "Узган елда безнең алда тармакка кадрлар җәлеп итү һәм яшь...

Министр белгечләрне торак белән кызыксындырырга кушты.
2016 елда Татарстанда бер тапкыр компенсация түләү программасы кысаларында 104 табиб эшкә урнаштырылган. Татарстан Хөкүмәте грантлары программасы буенча 156 табиб эш урыны белән тәэмин ителгән. Әлеге мәгълүматлар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында җиткерелде.
"Узган елда безнең алда тармакка кадрлар җәлеп итү һәм яшь белгечләрне әзерләү бурычы торды", - дип белдерде министр Гадел Вафин. Ул докладында Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казан медицина университетына керү өчен 155 максатчан юллама бирелгәнен әйтте. 124 чыгарылыш студенты максатчан төстә бюджет интернатурасына, 51 кеше клиник ординатурага кертелгән. Муниципаль берәмлекләр өчен табибларны адреслы төстә әзерләү буенча социаль программа кысаларында 24 кеше белем ала.
"Бер ел эчендә эш нәтиҗәләре кадрлар белән тәэмин итүдә уңай үзгәрешләргә ирештерде. Беренчел звенода табиблар белән тәэмин ителеш яхшырды, пенсия яшендәге белгечләр саны кимеде (25 процентка кадәр). Шуны билгеләп узасым килә: әгәр республика учреждениеләрендә пенсия яшендәге табиблар 19 процент тәшкил итсә, кайбер Үзәк район хастаханәләрендә бу 10 процент кына (Актаныш хастаханәсендә - 9,8 процент, Әтнә хастаханәсендә - 10,3 процент, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә хастаханәләрендә - 12,5 шәр процент). Шул ук вакытта кадрларга кытлык буенча югары куркыныч зонасында 14 район хастаханәсе кала. Аларда пенсия яшендәге табиблар саны 30 проценттан артык. Менделеевскта ул - 40, Чистайда - 38,3, Бөгелмәдә - 37,1 процент тәшкил итә", - дип белдерде Гадел Вафин.
Министр Спас Үзәк район хастаханәсендә хәл бигрәк тә мөшкел булуын билгеләп узды. Анда табиблар белән гомуми тәэминат 41 процент дәрәҗәсендә, шуның да 33 проценты - пенсионерлар. Тәтеш район хастаханәсендә тәэмин ителеш бераз югарырак - 52 процент, әмма шулай ук 33 проценты пенсия яшендәге табиблардан гыйбарәт. "Медицина белеме һәм аттестация бүлеге башлыгына, әлеге үзәк район хастаханәләре җитәкчеләре белән берлектә, бер ай дәвамында кадрлар кризисын хәл итү буенча чаралар планын кертүне йөклим", - диде ул. Гадел Вафин шушы муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, белгечләрнең җирле хастаханәләргә урнашуы өчен чарасын күрүләрен сорады һәм иң нәтиҗәлесе торак бирү булуын искәртте.
Министр Актаныш (4 фатир һәм торак йорт), Түбән Кама (5), Алабуга (5), Чүпрәле (4), Азнакай (3), Әлки (2), Яшел Үзән (2), Лениногорск (2) муниципаль районнары башлыкларына, былтыр медицина хезмәткәрләренә торак биргәннәре өчен, рәхмәт сүзләре җиткерде.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/03/134361/
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев