Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Гаиләсенә махсус коронавирус йоктырган 42 яшьлек хатын үлгән

Мәскәүдә яшәүче 42 яшьлек хатын үзенә һәм гаиләсенә коронавирусны махсус йоктырган. Бу хакта Facebookта «Семейная» клиникасы директоры Павел Бранд хәбәр итә.

Табиб танышының сыйныфташы белән булган хәл турында язган. Бер хатын-кыз коронавирус белән җиңелчә генә авырган танышыннан авыру йоктырып, җиңелчә генә авырып алырга булган. Шунлыктан ул ике кызын алып, танышларына кунакка килгән. Әлеге хәлдән соң хатынның ике кызы, ире һәм үзе дә коронавирус белән авырганнар.

Хатынның хәле авыр булса да табибларга соң гына мөрәҗәгать иткән. Тик аның гомерен саклап кала алмаганнар, ул үлгән. Аның ире белән олы кызы җиңелчә генә авырган, ә кече кызын яңа гына реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр.

Реклама

Кичә Владимир Путин халыкны актив рәвештә прививка ясарга чакырды. Россия вакцинасының ышанычлы һәм куркынычсыз булуын әйтте ул.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X