Актаныш

ГЛПС авыруын тычканнар йоктыра

Тычкан бизгәге белән авырган дигән сүзне еш ишетәбез. Әлеге чирнең урман-болыннарда, бакчаларда эләгү ихтималы барлыгын да беләбез. Нинди авыру соң ул? Аннан ничек сакланырга? Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология күзәтүе үзәгенең Актаныш бүлеге эпидемиологы ярдәмчесе Наилә Ваһаповага мөрәҗәгать иттек. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - ГЛПС...

Тычкан бизгәге белән авырган дигән сүзне еш ишетәбез. Әлеге чирнең урман-болыннарда, бакчаларда эләгү ихтималы барлыгын да беләбез. Нинди авыру соң ул? Аннан ничек сакланырга? Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология күзәтүе үзәгенең Актаныш бүлеге эпидемиологы ярдәмчесе Наилә Ваһаповага мөрәҗәгать иттек.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - ГЛПС - вируслы табигать учагы йогышлы авыруы. Чир чыганагы булып кимерүчеләр: кыр һәм өй тычканнары санала. Аларның бүлендекләре белән вирус тирә-якка тарала. Вируслар белән, капланмыйча яки җирдә калган азык, су, урман-болыннардан алып кайткан печән-салам һәм тычканнар йөргән җирдәге барлык әйбер дә зарарланырга мөмкин. Кешедән кешегә бу авыру йокмый. ГЛПС вирусы белән зарарланган ризык, су, тузан аша һәм кимерүчеләр белән туры бәйләнешкә кергәндә авыру кешегә җиңел генә йога.
- Безнең районда әлеге авыруны йоктыручылар күпме?
- Узган елның 9 аенда районда 5 кеше ГЛПС белән чирләгән, ә быелның 9 аенда 7 кешегә шушы диагноз куелган.
- Авыру йокканны ничек белеп була?
- Авыру кинәт кенә башлана. Температура күтәрелә, баш һәм мускуллар сызлый, су эчәсе килә, тамак, авыз эче кибә, күз күреме начарлана, авыруның йөзе кызарып, шешенеп тора. Бил тирәсендә авыртулар була, сидек бүленеп чыгу кими. Табибка вакытында мөрәҗәгать итмәгәндә сидек бөтенләй югалып, бөерләр зарарланудан кеше үлеп тә китәргә ихтимал.
- Тычкан бизгәген йоктырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң?
- Иң элек шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, эчә торган суны һәм ризыкны кимерүчеләрдән сакларга кирәк. Табигатькә чыкканда, урманда һәм басу-кырларда эшләгәндә су һәм ризыкны кимерүчеләр кермәслек итеп ябык савытларда сакларга, эшләгәннән соң кулларны сабынлап юарга кирәк. Тычканнар кимергән ризыкны ашарга ярамый. Хуҗалык эшләрен башкарганда: бакча чистартканда, салам керткәндә авыз-борынны 4 катлы марлядан маска ясап капларга, кулларга эш бияләйләре кияргә кирәк. Кимерүчеләргә каршы көрәш даими үткәрелеп торырга тиеш: чүп түгү, калдыкларны саклау урыннарын, терлекчелек биналарын, ихаталарны, азык әзерләү, саклау урыннарын, базарларны тәртиптә тотарга, аеруча балалар учреждениеләрендә кимерүчеләр барлыкка килүгә юл куярга ярамый.
- Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруының йогу ихтималы елның кайсы фасылында аеруча зур?
- ГЛПС авыруының кискен үсеше көз һәм яз айларына туры килә. Бу кимерүчеләрнең азык эзләп торакларга керүе белән бәйле. Шуның өчен, безнең хезмәткәрләр тарафыннан, райондагы объектларга, айга бер тапкыр, кимерүчеләргә каршы агулы җим куела. Әгәр сезнең өегездә, келәт, сарайларда, лапасларда кимерүчеләр барлыгы сизелсә, агулы җим куярга кирәк. Агулы җим сорап, Актаныш гигиена-эпидемиология үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - куркыныч һәм авыр уза торган йогышлы авыру, сак булыгыз!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: