Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Әгәр шикәр ашамасагыз

Медиклар бер ай шикәр ашамаган очракта кеше тормышы ничек үзгәрүен сөйләделәр.

          Галимнәр сүзләренчә, еш кына  эчемлек, кабымлык һәм десертларга кушылган шикәр организм өчен артык “мәшәкать” тудыра. Өстәлгән шикәр ризыкны тәмлерәк итүенә карамастан, мондый “тәмлүшкә”ләрне артык күп ашаганда  шикәр диабеты яисә бавырны май басу хәвефе яный.

          Галимнәр эксперимент үткәргән. Алар катнашучылардан рационнан өстәлгән шикәрле ризыкларны алып ташлаганнан соң  тәндәге үзгәрешләрне теркәвен сораганнар. Бу диабет, йөрәк-кан тамырлары, Альцгеймер авыруларын, артрит  барлыкка килү хәвефен киметкән.

          Диетолог Эллисон Таллман белдерүенчә, бу яман шешнең кайсыбер төрләре барлыкка килү хәвефен дә киметә, энергияне арттыра. “Шикәрдән бер ай дәвамында баш тарту ашкайнату сәламәтлеге өчен файдалы булырга мөмкин”, – ди табиб һәм тикшеренергә киңәш итә. “Кешеләр, даими рәвештә шикәрле газландырылган эчемлекләр эчеп, тешләрен кариеска дучар итә”, – ди ул.

         Күп шикәр ашау депрессия белән бәйле. Шуңа шикәрле ризыкларны мөмкин кадәр азрак ашаганда кешенең кәефе күтәрелә.

         Чыганак: Өмет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев