Актаныш

Гриппка бирешмик

Көзнең соңгы аена да кердек. Көннәр бер караганда җылыта, икенче карыйсың - суыта. Нәкъ шундый һава торышы вакытында салкын тигерү куркынычы арта да инде. Грипп дигәне дә ерак йөрми. Эпидемиологлар хәбәр итүенә караганда, 2014 елның гыйнвар, февраль айларында грипп эпидемиясе көтелә. Бу әле аңынчы грипп белән авырмам, дигән сүз түгел....

Көзнең соңгы аена да кердек. Көннәр бер караганда җылыта, икенче карыйсың - суыта. Нәкъ шундый һава торышы вакытында салкын тигерү куркынычы арта да инде. Грипп дигәне дә ерак йөрми. Эпидемиологлар хәбәр итүенә караганда, 2014 елның гыйнвар, февраль айларында грипп эпидемиясе көтелә. Бу әле аңынчы грипп белән авырмам, дигән сүз түгел. Эпидемиология табибы ярдәмчесе Фадия Әхмәдуллина белән әңгәмәбез шул хакта.
- Грипп - дөньяда иң күп таралган йогышлы авыруларның берсе. Аны А, В, С төркеменә кергән вируслар китереп чыгара. А һәм В вируслары югары дәрәҗәдә үзгәрү үзлегенә ия, шуңа күрә дә грипп авыруы һәр елны төрле вирусларга бәйле.
- Авыру чыганагына килгәндә...
- Авыру чыганагы - грипп белән авырган яисә грипп вирусы йөртүче сәламәт кеше. Авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Зарарланган һава һәм авыру кеше кулланган әйберләр аша сәламәт кешегә инфекция җиңел генә йога да инде. Грипп йокканнан соң берничә сәгатьтән алып, 3 көнгә кадәр авыру билгеләре, гадәттә, беленми.
- Авыру ничек башлана?
- Грипп бизгәк тоткандагы кебек туңдырып, калтыратып, кинәт башлана. Тән температурасы бик нык күтәрелә, гомуми хәлсезлек сизелә. Яңадан баш, буыннар, бөтен гәүдә авырта башлый. Кайвакытта күңел болгана, костыра. Күзләр кызара, яшь агарга мөмкин, колаклар шаулый. Өченче көннәрдә томау төшә, ютәлләтә, тамак төбе ачыта, тавыш карлыга, хәтта борыннан кан китәргә дә мөмкин.
- Грипп җиңел формада да үтәргә мөмкинме?
- Әйе, еш кына ул җиңел формада үтә дә: томау, коры ютәл төшә, азрак баш авырта, хәлсезлек сизелә, бераз тән температурасы күтәрелә. Гриппның җиңел формасы белән авырып, аяк өстендә уздыручылар сәламәт кешеләр өчен чир чыганагы буларак бигрәк тә куркыныч, чөнки алар тирә-якка күпләп вирус тараталар.
- Вакытында табибка мөрәҗәгать итмичә, аяк өсте генә йөреп торганда, өзлегү ихтималы бармы?
- Әлбәттә, өзлегү ихтималы зур, чөнки грипп кешенең иммун системасын какшата. Грипптан тын юллары һәм үпкәләр ялкынсынырга мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегүчеләрнең чирләре көчәеп китүчән. Сирәк кенә колаклар, баш мие ялкынсыну кебек катлауланулар булу ихтимал.
- Грипп белән авырган очракта ниләр эшләргә кирәк?
- Чирле кешегә, мөмкин булса, аерым бүлмәдә ятып торырга кушыла. Авыру ятып торып, табиб кушканнарны төгәл үтәсә, 3-5 көннән тән температурасы төшә, баш авыртуы бетә. Ләкин хәлсезлек, тирләү тагын берничә көн дәвам итә һәм 6-7 көннән авыру тәмам савыга.
Грипп вакытында авыруларны өйдә карау оештырылырга тиеш. Авыру билгеләре беленү белән, бигрәк тә, тән температурасы югары булганда, ашыгыч ярдәм яки урындагы медицина хезмәткәрләрен чакырырга кирәк. Авыру кешеләрнең эшкә, аеруча балаларның савыгып беткәнче мәктәпкә, ясле бакчага йөрүе катгый тыела. Грипп эпидемиясе чорында халыкны күпләп җыеп үткәрелә торган төрле чараларны (концертлар, җыелышлар, ярышлар, олимпиадалар) чикләргә кушыла. Ә җәмәгать урыннарында, дәваханәләрдә, сату урыннарында, гомумән, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә маскалар кияргә кушыла.
- Грипп белән ничек көрәшергә?
- Иң төп чараларның берсе булып, грипп авыруына каршы прививкалар ясау тора. Белгечләр әйтүенчә, прививка алган кешеләрнең 85-90% аның белән бөтенләй авырмыйлар яки гриппны җиңелчә генә үткәрәләр. Прививкаларның әһәмияте тагын шунда, ул кешенең өске сулыш юлларының вируслы инфекциясенә (ОРВИ, ОРЗ) каршы торучанлыгын арттыра. "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында безнең районга федераль бюджеттан 6900 кешелек вакцина каралган, шуның 6760 дозасы кайтты һәм бүгенге көнгә 6160 кешегә грипп авыруына каршы прививкалар ясалды.
Гриппка каршы прививкалар ясалгач, авыруга каршы иммунитет ике атна үтүгә барлыкка килә һәм бер елга кадәр грипптан саклый.
Быелның 9 аенда район үзәк дәваханәсенә, өске сулыш юллары ялкынсынып, 1776 кеше мөрәҗәгать иткән.
Алда телгә алынган гади генә кагыйдәләрне үтәсәк, гриппка беребез дә бирешмәс. Сәламәтлегебезне саклыйк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: