Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Гриппка каршы прививканы кайчан ясатырга?

Гриппка каршы прививка ясатырга уйлаган идем. Моның өчен алдан әзерлек кирәкме? Вакцинаны кайчан ясату яхшырак? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйткәнчә, грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен...

Гриппка каршы прививка ясатырга уйлаган идем. Моның өчен алдан әзерлек кирәкме? Вакцинаны кайчан ясату яхшырак?
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйткәнчә, грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да табиблар вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне, ягъни октябрь-ноябрь айларында ясатырга киңәш итә. Прививка ясатыр алдыннан аерым әзерлек кирәкми. Бары, вакцинациягә кадәр ике атна кала, кешенең салкын тиеп авырмаган булуы мөһим. Прививка ясатыр алдыннан, табиб сезне карарга тиеш.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=19835

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев