Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Гыйбрәтле язмышлар, яки ЭКО ясату...

Күңелебез белән әниләр көненә әзерләнеп йөргән мәлебез. Ноябрьнең соңгы якшәмбесенә һәркем үзенчә план кора: әнине котларга, чәчәк һәм күчтәнәчләр белән сөендерергә, концерт-театрга, ресторан-кафега алып барырга... Безне дөньяга тудыручыларны көн дә хөрмәткә төрсәк тә аз булыр иде анысы. Ә күпме хатын-кыз әни булу бәхетен татый алмый бүген. Берничә ел элек күпләр...

Күңелебез белән әниләр көненә әзерләнеп йөргән мәлебез. Ноябрьнең соңгы якшәмбесенә һәркем үзенчә план кора: әнине котларга, чәчәк һәм күчтәнәчләр белән сөендерергә, концерт-театрга, ресторан-кафега алып барырга... Безне дөньяга тудыручыларны көн дә хөрмәткә төрсәк тә аз булыр иде анысы.
Ә күпме хатын-кыз әни булу бәхетен татый алмый бүген. Берничә ел элек күпләр өчен шик уяткан, ят ишетелгән ЭКО сүзе көннән-көн тормышыбызга үтеп керә. ЭКО ясатып, өч игез малай тапкан гаилә турында язып та чыктык әле. Кемнәргәдер беренче ЭКОда ук бәхет елмая, кемнәрдер, сабырлыкларын йодрыкка кысып, берсе арты берсе төрле процедуралар уза, өмет белән алга бара.
Алсу белән Илгиз Мөхәммәтовлар да, өйләнешеп ике ел узгач, табибка күренеп карарга булалар. Бер кочак анализлар, УЗИ, төрле тикшерелүләр... Үз җирлекләрендәге табиблар бернинди дә тайпылыш күрми, Казанга барып карарга киңәш итәләр. Гаилә дуслары аркылы мәгълүм бер үзәкнең танылган табибына чиратка язылалар. Әз дә түгел, күп тә түгел, чират нәкъ бер елдан җитәсе! Яшь пар билгеләнгән вакытта Казанга юл ала.
- Өч ел инде Казан белән ике арага тузан да кундырган юк. Беренче очрашуда табиб анализ исемлеге бирде. Үзем дә, ирем дә бар яклап тикшерелдек. Табигый юл белән авырга уза алмау сәбәбен ачыкларга тырыштылар. Җиңелчә процедуралар уздык. Ярты ел тирәсе вакыт узса да, нәтиҗә күренмәде. Безгә ясалма юл - ЭКО тәкъдим иттеләр. Гаиләләр ике тапкыр түләүсез дәүләт программасында катнаша ала. Ризалаштык. Шәхси документлар тапшыру, чиратка бастыру белән медицина үзәге үзе шөгыльләнә. Бер ел көтәргә куштылар. Әлбәттә, түләүле программа да бар. Хәзер, ялгышмасам, 250-300 мең тирәсе ахры, - дип ачылып сөйләп китте яшь ханым.
Кемгә тиз, кемгә акрын, дигәндәй, бер ел узып та китә. Илгиз белән Алсу янә табиб бүлмәсендә. Кулда - ЭКОга кирәкле анализлар исемлеге, УЗИ һәм төрле тикшерелүләргә юлламалар. Аларның бер өлешен гади поликлиникаларда узарга мөмкинлек булса да, кайберләре бары тик түләүле, махсус лабораторияләрдә генә эшләнә. Ике ел элек үк анализлар 20 мең тирәсенә төшкән. Барлык нәтиҗәләр әзер булгач, табиб янәдән кабул итә. Бары тик иргә дә, хатынга да сәламәт диагнозы куелгач кына ныклап ЭКОга әзерлек башлана.
- ЭКО процедурасында, хатын-кызларның айлыкларына бәйле рәвештә, организмга гормоннар кертелә башлый. Күкәйлектә күкәй күзәнәкләр үстерелә. Билгеле бер үсешкә җиткәч, алар алына һәм пробиркада иреңнең орлыгы белән кушылдырыла. Яралгыларның үсешен генетиклар күзәтеп тора. Пробиркада безнең 14 эмбрион-яралгы булган иде. Үсеш алган дүртесен, гади тел белән әйткәндә, туңдырып куйдылар. Нигездә, хатын-кызның организмы әзер булса, яралгыны шунда ук, ягъни туңдырып тормыйча, аналыкка кертәләр. Безнең очракта, күп гормоннар тәэсирендә, минем организм хәлсезләнде. Кабат тикшерелүләр узгач, алдан туңдырылган яралгыны аналыкка керттеләр, - ди Алсу.
Туңдыру процессы программага кертелмәгән икән. Чөнки берничә яралгы туңдырыла. Һәрберсе бер ЭКО программасында кулланыла. Димәк, беренче ЭКО уңышсыз булган очракта, киләселәренә яралгылар әзер. Туңдыру процессына яшь гаилә ике ел элек 16 мең сум түләгән.
Яралгы аналыкка кертелгәч, иң җаваплы вакыт башлана. Хатын-кыз бик сакланырга тиеш. Авыр күтәрү, физик эш, якынлык тыела. 14 көн узганнан соң кан анализы бирелә. Һәм... өметләнеп җавап көтәсе.
- Сез авырлы түгел, дигән сүзләрне, бик ачык ишетсәм дә, кабат сорадым... Авыр... Кабат табибка бардым. Моныңчы ул безне ЭКОга әзерләсә, хәзер инде уңышсызлыкның сәбәбен эзли. Янә анализлар... Кан составым кирәгеннән артык куе булган икән. Гемотологка күренергә тәкъдим иттеләр. Ә менә үз эшенең остасы булган чын гемотолог табу үзе бер кыйсса икән, бәясе дә... Кыскасы, минем тагын 2-3 ай вакытым гемотолог күзәтүендә узды. Кан составы нормальләште. Хәзер мин икенче ЭКОга әзер. Янә дәүләт программасы буенча чиратка бастык. Бер елга якын көтәсебез бар әле.
Тыныч кына аралашкан яшь ханымның тавышында дулкынлану, күзләрендә сагыш юк түгел, әлбәттә. Аларны янә бик күп процедуралар көтә. ЭКОга тәвәкәлләгәннәргә киңәше дә бар Алсуның: «Сабыр булырга! Өметне югалтмаска! Бер-берегезне яратырга!»
Әлбәттә, ЭКОга тәвәкәлләгән яшь гаиләләрнең бәби алып кайтуга өмете сүнмәсен иде. Белгечләр фикеренчә, республикада һәр бишенче гаилә бәби таба алмый. Проблемаларның күбесе хатын-кызларда, дию дөрес түгел. Бүгенге көндә ир-атларыбызга да уйланырга җирлек бар. Начар гадәтләр, аз хәрәкәтләнү, стресс, авыр хезмәт кысырлыкка алып килә. Һәм, нәтиҗәдә, ЭКОга ихтыяҗ арта. Бүгенге көндә республикада 5 меңнән артык гаилә ЭКОга чират көтә. Ләкин шуны онытмаска кирәк: хатын-кызның яше барган саен, авырга узу мөмкинлеге дә кими, икән. Озак сузып йөрү ярамый.
Җир йөзендә 5 миллионнан артык халык ЭКО нәтиҗәсендә туган.
1. ЭКО ярдәмендә дөньяда беренче туган бала - Луиза Браун (25.07.1978). Ул Англиядә туа. Аңа кадәр табибларның 600ләп тырышлыгы нәтиҗә бирми. Луиза 29 яшендә табигый юл белән малай таба.
2. Россиядә беренче ЭКО баласы - Лена Донцова (07.02.1986). 21 яшендә ир бала таба.
3. Татарстанда 2002 елның 18 октябрендә Полина Константинова дөньяга килә. Аның әнисенә 18 гыйнварда ЭКО ясалган була.
Дин белгечләре фикеренчә, ЭКО никахлы ир белән хатын арасында тыелмый. Ә инде чит ирнең орлыгын куйдырту, яисә никахлы ир белән хатынның ясалма орлыкландырылган күзәнәген чит хатын-кыз (суррогат ана) аналыгына кертү рөхсәт ителми.
http://matbugat.ru/news/?id=17103

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев