Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Халык сәламәтлеге сагында

Илдә санитария эпидемиологик хәлнең иң кискен бер вакытында, ягъни 1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының "Республика санитария органнары турында"гы декретка кул куела. Бу дата Дәүләт санитария хезмәтенең рәсми көне буларак тарихка кереп кала һәм билгеләнеп үтелә. Декрет түбәндәге мөһим дәүләткүләм чараларны билгели: - суны, ризыкны, туфракны, һаваны һәм...

Илдә санитария эпидемиологик хәлнең иң кискен бер вакытында, ягъни 1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының "Республика санитария органнары турында"гы декретка кул куела.
Бу дата Дәүләт санитария хезмәтенең рәсми көне буларак тарихка кереп кала һәм билгеләнеп үтелә.
Декрет түбәндәге мөһим дәүләткүләм чараларны билгели:
- суны, ризыкны, туфракны, һаваны һәм яшәү шартларын санитар күзәтү (саклау): эпидемиягә каршы чараларны оештыру; социаль авырулар белән көрәшү; санитар агарту, хезмәтне саклау һәм гомум санитар-дәвалау мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу.
1939 елның 14 маенда СССР Сәламәтлек Халык комитеты тарафыннан шәһәр һәм район санитар-эпидемиология станцияләре турында Нигезләмә раслана.
Анда санэпидстанция учреждениеләренең район сәламәтлек саклау бүлеге җитәкчелегендә шәһәр һәм районнарда санитария һәм эпидемияләргә каршы чараларны бердәм үткәрү һәм административ берәмлекләрдә бөтен санитария таләпләрен үтәү һәм эпидемиягә каршы чараларны оештыру турында әйтелә.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 14 сентябрь, 2012 72 (9717) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев