Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хастаханәдә обходны Фаил Камаев үткәрде

27 март көнне район үзәк хастаханәсендә баш табиб, дәвалану бүлекләрен җитәкләүче табиблар белән берлектә авыруларга обходны район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова үткәрде һәм бу, ни өчен, дигән кызыксыну да уятты. Сәламәтлек бүген һәммәбез өчен дә сатып алып һәм бернәрсә белән...

27 март көнне район үзәк хастаханәсендә баш табиб, дәвалану бүлекләрен җитәкләүче табиблар белән берлектә авыруларга обходны район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова үткәрде һәм бу, ни өчен, дигән кызыксыну да уятты.
Сәламәтлек бүген һәммәбез өчен дә сатып алып һәм бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган байлык. Яшәү тизлегебез арткан саен, сәламәтлекнең дә кадере арта. Элек әби-бабайларыбыз өчен төп керем чыганагы булып физик хезмәт торганлыктан, сәламәтлек физик көчле булу белән тиңләштерелгән. Чөнки, иң беренче чиратта, физик көч сарыф ителгән. Ә хәзерге тормышта үз-үзеңне табу һәм югалып калмау өчен кешегә физик яктан көчле булу гына җитми. Көндәлек тормышта, хезмәттә акыл эшчәнлеге дә, рухи көч тә бердәй сорала. Һәм бу инде, билгеле, үз чиратында нервларны киеренкелектә тота. Кеше һәр очракта да моны күтәрә һәм үзенең халәте белән идарә итә алмый. Кайберәүләр чыгу юлын исерткеч эчемлекләрдә таба. Икенче берәүләрдә йөрәк чыгымлый башлый, кан басымы уйный. Туклануыбызда сыйфатсыз, химик эшкәртелгән азыклар булу, экологиянең начараюы нәтиҗәсендә онкологик авыруларның да саны арта. Бәхетсезлек очраклары да булып тора.
Районга эшкә кайткач, баш табиб Айдар Хәевнең, сәламәтлекнең нигезе сәламәт яшәү рәвешендә, табиблар билгеле бер күләмдә генә сәламәтлек торышына йогынты ясый, дигән фикере күпләрдә ризасызлык та уятты. Ничек инде? Сырхаулап киткәч, һәркайсыбыз да табибларга мөрәҗәгать итәбез. Ул дәвалау курсын билгели, аннан соңгы этапта сәламәтлегебезне ныгыту һәм кайгыртуда үзебез җаваплы. ВОП табибларының яңалык буларак кертелүендә дә шул максат күздә тотылып, алар гаилә табиблары буларак махсуслашып китәргә тиеш кебек иде. Бу ни дәрәҗәдә чынга ашкан - һәркем үзе нәтиҗә ясар. Бүген дәвалауда электрон чират, авыллардагы ФАПлар - хастаханә - республика медицина үзәкләре арасында өзлексез электрон элемтә әйләнешен булдыру максат итеп куела.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 29 март, 2013 24 (9770) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев