Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хастаханәдә ул вакытта без дә дәваландык

Хастаханәдә яткан чорда истә калырлык бер вакыйга булды. 29 октябрь көнне Пучы участок хастаханәсеннән аңсыз хәлдәге бер яшь кешене китерделәр. Ул Мари Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәре тирәсендәге бистәдә яшәүче, Мөслим районы урманына эшкә килгән, 26 яшьлек мари егете Александр Николаев булып чыкты. Янында бернинди документы да юк, өстендә базар оегы...

Хастаханәдә яткан чорда истә калырлык бер вакыйга булды. 29 октябрь көнне Пучы участок хастаханәсеннән аңсыз хәлдәге бер яшь кешене китерделәр. Ул Мари Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәре тирәсендәге бистәдә яшәүче, Мөслим районы урманына эшкә килгән, 26 яшьлек мари егете Александр Николаев булып чыкты. Янында бернинди документы да юк, өстендә базар оегы белән трико гына, үзе үләрлек дәрәҗәдә өшегән, йөзе кап-кара, каталкада калтыранып ята. Мин аны, үзем иртәгә ятарга керәсе көнне, ашыгыч ярдәм бүлегендә күрдем. Табиблар Эркен Галиев һәм Валерий Усманов та шунда иде.
Егетне реанимациягә салып, беренче ярдәмне күрсәткәннәр, аңына китергәннәр һәм дәвалаганнар. 5 ноябрьдә безнең палатага керттеләр. 26 яшьтә булса да малай гына булып күренгән бу кечкенә гәүдәле егетне барлык авырулар да үз иттеләр, өйләреннән килгән күчтәнәчләрдән гел өлеш чыгардылар. Санитаркалар аңа зур табак белән кайнар су биреп, авырткан аякларын тыгып утырырга өйрәттеләр, һәм ул иртә-кичен аякларын гел җылы суга тыгып утырды. Шәфкать туташлары һәм авырулар өйләреннән кайсы - күлмәк, кайсы - футболка, кайсы - трико, кайсы - чалбар, шулай ук башка өс-баш һәм аяк киемнәре алып килделәр. Ә ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче шәфкать туташы Фәрзия Муллагалиева аңа, кайтып китәр алдыннан, кышкы өс-баш һәм аяк киемнәре бирде. Табиб Валерий Усманов, авыру Олег Мәсәлимов юлга дип акчалата да ярдәм күрсәттеләр.
Саша минем белән сөйләшеп ятканда 2 тапкыр: "Монда (Актанышка) килеп эләккәнемә сөенәм, чөнки кешеләр яхшы", - диде. Икенче бер сөйләшкәндә: "Безнең поселокта барысы да диярлек эчә, кешенең чит кешедә эше юк," - дип тә өстәде. Мин чыгып киткәч, бу егеткә күз-колак булып калган, Иске Җияш авылыннан килгән Әхнәф Фәйзуллин миңа шалтыратып, үзенең дә чыгар вакыты җиткәнен, ә егетне килеп алучы булмавын әйтте, минем Актанышта яшәвемне искә алып, бу мәсьәләне азаккача хәл итәрсең инде, диде. Николаевны 13 ноябрьдә чыгарырга тиешләр иде. Автовокзалда ул көнне автобус булмаячагын белдем. Автохуҗалык җитәкчесе Нәсыйх Хафизовка шалтыратып, иртәгәсе көнне автобус буласын белдем, һәм аның электәнге танышым булуыннан файдаланып, хәлне ныклап аңлатып, егетне Казанга кадәр бушлай җибәреп булмасмы, дип сорадым. Ул хәлгә кереп, ярдәм итәрмен, диде. Табиб Эркен Галиев яту срогын 1 көнгә озынайтты. Өлкән шәфкать туташы Наилә Мусинага полициягә бирү өчен авыру тарихының чыгармасын язып бирергә кушты. Полициядә егетнең үзен алып килергә кирәк, диделәр. Мине, эшләре бик тыгыз булса да (ул көнне бик авыр җинаять эшен тикшерү бара иде), бер минутка гына коридорда район эчке эшләр бүлеге башлыгы, подполковник Руфат Гайнетдинов кабул итте. Белешмә язуны капитан Илһам Гайнетдиновка йөкләделәр. Ул компьютерда белешмәне язып, үзе кул куеп, мөһер суктырып, егеткә тоттырды. Без белешмә көтеп утырганда, Руфат Гайнетдинов яныбызга берничә тапкыр килеп, хәлебезне сораштырды.
14 ноябрьдә Сашаны хастаханәдән алып автовокзалга илттек. Нәсыйх Хафизов аның кулындагы белешмәне карады, егетне автобуска үзе бушлай утыртып җибәрде. Икенче көнне Александр Николаев өенә кайтып җиткән. Атна тирәсе вакыт узгач, ул миңа шалтыратты. Әнисе баскычтан егылып кулын сындырган һәм хастаханәгә кергән, шуңа күрә улын килеп алуны оештыра алмаган. Саша миннән аңа ярдәм иткән барлык кешеләргә сәлам тапшыруны һәм аларга үзе исеменнән зур рәхмәт әйтүне сорады.
Күпләрегезнең телевизордан күргәне бардыр: ил буенча күпме хастаханәләрдә каты авыруларны яки бала табучы хатыннарны бер районнан икенчесенә йөртеп, полислары кулларында булмаганлыктан, аларны кабул итмичә, баштарак ярдәм күрсәтергә мөмкинлек булуга да карамастан, кадерле вакытларның әрәмгә үтеп китүе аркасында, кешеләрнең үлү очракларын ишеткәнебез бар. Ә мин язган очракта алай түгел бит! Башта Николаевны Пучы участок хастаханәсенең баш табибы Ильяс Закиров һәм фельдшеры Айзат Нуриев ашыгыч рәвештә Актанышка үзләре озата килгәннәр. Монда да Актаныш табиблары бер документсыз авыруны үз белдекләре белән генә алып калмаганнардыр бит. Әлбәттә, баш табиб Айрат Бикмөхәммәтов белән килешенгәннәрдер. Димәк, аның җитәкчелегендәге район медицина оешмасы коллективы хезмәткәрләре, гомумән алганда, кешеләргә карата игелеклеләр һәм шәфкатьлеләр, дип уйларга кирәк. Һәм шуның нәтиҗәсендә, үләрлек дәрәҗәдәге авыру егет исән калды, һәм бу егет үз якларындагы кешеләргә безнең табибларны, шулай ук районыбыз кешеләрен гел мактап сөйлидер кебек тоела минем күңелгә. Бу яктан караганда, безнең район медицина хезмәткәрләре мактауга лаеклы түгелмени? Әлбәттә, лаеклы.
Минем язганнарым белән килешеп бетмәүчеләр дә булырга мөмкин. Яңа фикерләр дә бардыр. Газета укучыларның барысына да озын гомер, сәламәтлек телим. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Шул вакытта тормышыбыз да матуррак, яшәвебез дә ямьлерәк һәм күңеллерәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев