Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Якташыбыз, республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Һәркем үзен сакларга өйрәнсен иде»

Зыян салма! Табибларның төп кагыйдәсе саналган бу сүзләрне табиб булмаганнар кайчан аңлар икән? Адым саен бар өлкәдә дә «белгеч» саналганнар очрап торган чорда яшибез бит. Тән саулыгы белән җан саулыгы бер-берсенә ничек бәйле? Медицинада «куркынычсызлык» дигән төшенчә ни дәрәҗәдә мөһим? Шулар хакында Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән сөйләштек.

 

– Рафаэль Фирнаялович, очрашуыбыз ел саен 17 сентябрьдә үткәрелә торган Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненә дә туры килде. Шулай булгач, сөйләшүебезне «Медицина ярдәменең куркынычсыз булуы нәрсәгә бәйле?» дигән сораудан башласак, дөресрәк булыр.

– Куркынычсызлык – иң кирәкле сыйфат. Сырхау кеше өчен бигрәк тә. Юл мисалында карыйк. Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозасыңмы син, юкмы – һәлакәткә эләгәсең икән, ике як та зыян күрә дигән сүз. Медицина тармагында да шул ук хәл. Ул сырхауга да, аның туганнарына да, табибларга да, хастаханә җитәкчелегенә дә, хәтта хакимият вәкилләренә дә, министрга да, тармакка да йогынты ясый. Ниндидер куркыныч һәлакәт, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкса, зыянын һәркем күрәчәк.

Дөрестән дә, 17 сентябрьдә Халыкара пациентлар куркынычсызлыгы көне билгеләп үтелә. Быел ул «Зарарсыз дару» девизы астында уза. Ни өчен шулай? Чөнки коронавирус чорында күпләр үз белдеге белән дәвалана башлады. Барысы да табибка әйләнде. Аннан, медицина тармагында әйләнешкә яңа дарулар да керде. Без, үз чиратыбызда, алар турында аңлатырга тиеш. Аллергия бирәме ул, кешедә башка төрле күренешләр китереп чыгарамы – бар нәрсә дә күз уңында булырга тиеш. Бернәрсәне дә яшереп калырга ярамый. Күп кенә бәлаләр дә әнә шуннан башлана. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсе килә: табиб дөрес рецепт язып бирсә дә, кеше организмындагы барлык нечкәлекләрне, үзенчәлекләрне белеп бетермәскә мөмкин бит. Аны әйтергә кирәк. Моннан кыенсынмаска иде! Күп сырхаулар бер тапкыр табибка күренә дә, ул язып биргәнне бер тапкыр үти дә: «Бу миңа туры килми, бу табибка башка бармыйм», – дип йөри. Әмма бит киресен эшләргә кирәк! Табибка яңадан барырга, гади итеп әйтсәк, хатаны төзәтергә.

– Дарулар димәктән, кешеләрнең медицина һәм медицина вәкилләренә ышанычы турында да сүз кузгатыйк әле. Күпләр белгеч сүзенә түгел, интернетта язылганга, кемдер кемгәдер әйткән сүзгә күбрәк ышана бугай? Бу күренешкә сезнең карашыгыз нинди?

– Бу – шактый мөһим сорау. Беләсезме, табиб һәм сырхау арасында иң мөһим сыйфат нәрсә? Ышаныч. Ышаныч булды икән, дәва да булачак. Хәтта җиңә алмаслык авырудан интеккән кеше дә, табиб белән ышанычлы мөнәсәбәттә булса, үз хәлен җиңеләйтәчәк. Киресенчә, җиңелчә генә авырган кеше үзенең сәламәтләнүенә әнә шул ышаныч булмаганга күрә зур киртә куярга мөмкин. Медицина ул дарулар гына түгел әле. Дару  ул – химия. Кешенең кәефе дә, халәте  дә башка күп факторларга бәйле бит. Ышанычлы мөнәсәбәтләр корылганда да шулай. Психосоматик дәрәҗәдә авыруга уңай йогынты ясала. Организм чир белән системалы рәвештә көрәшә башлый, медикамент исә шул көчне куәтләп кенә җибәрә.

Беләсезме, күп кенә табиблар үзләре, яңа технологияләр турында интернетта нинди мәгълүмат булуы турында кызыксынмый. Ә мәгълүмат кулланучы моны укыйм әле, монысын карыйм әле, дип тормый. Ул мәгълүматны «йота». Блогерларның, «белгеч»ләрнең фикере шуңа да күбрәк, тизрәк тарала.

Хастаханәдә «үзгәрешләрне идарә итү технологиясе» дигән төшенчә бар. Менә ул һәр яңалык буенча мәгълүмат бирергә мәҗбүр итә дә инде безне. Яңа регламент чыгамы, яңа дәвалау ысулы барлыкка киләме – һәркем аны үзенчә укыячак һәм аңлаячак бит. Мәгълүмат бирү шуңа да мөһим. Кайчагында бер нәрсәне дә кат-кат аңлату кирәк.

Интернетта хисләргә дә күбрәк урын бирелә бит. Шул да халыкны ышандырадыр. Теге яисә бу сорауны бер табиб түгел, ә 100 блогер күтәргән, фикер алышкан. Менә күрсәткеч! Шуңа күрә кеше бу мәгълүматны кулланучы буларак түгел, ә бер күренеш турында 100 кеше сөйләшкәнне ишетүче буларак кабул итә.

Минемчә, безнең дә гаеп бар. Тулы ышаныч булсын өчен, безнең дә бу җәһәттән җентекләп эшләү кирәк. Аеруча шәфкать туташлары. Иң укымышлы, мәгълүматлы, теләсә кайсы сорауга әзер кеше алар булырга тиеш. Сырхаулар белән бик күп очракта алар күзгә-күз кала. Без хәтта санитар хезмәткәрләрне дә, җыештыручыларны да өйрәтәбез. Кайчагында төннәрен сырхау янында алар гына да калырга мөмкин бит. Ә сораулар булмый калмый. Һәркайсына җавап бирергә әзер булырга тиеш без. Җавап бирү генә түгел, гади итеп аңлату тагын да мөһимрәк әле!

– Куркынычсызлык кеше факторына гына бәйле түгел. Хәзер медицина тармагына яңа технологияләр җәлеп ителә. Сез җитәкләгән хастаханәдә бу җәһәттән эш ничек оештырылган?

– Дәва сырхауны вакытында табарга тиеш. Әйтик, табиб иртән ниндидер дару билгеләгән, әмма аны пациентка кич җиткәндә генә бирәләр икән – бу дөрес түгел. Эшне җайга салуда мәгълүмат технологияләрен кулланырга мөмкин. Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елында без хастаханәдә республика Президентының махсус проектын гамәлгә ашырабыз. Ул хастаханәдәге процессларны тулысынча цифрлаштыруга бәйле.

Республика клиник хастаханәсендә хәзер шулай: табиб күрсәтмәсе шундук шәфкать туташына барып ирешә. Шул ук вакытта теге яисә бу гамәлнең башкарылуы турында хәбәр табибка кайта. Шуңа күрә арада ниндидер өзеклек тә юк. Шул рәвешле пациентның куркынычсызлыгы да тәэмин ителә.

Хастаханәдә билгеле бер дәвалау стандарты булырга тиеш. Без шул юнәлештә эшлибез. Ул эшчәнлекнең, сырхауларны дәвалауның, теге яисә бу хәл килеп чыккан очракта ничек эш итәсен белү өчен, эшчәнлекне өзлексез дәвам иттерү өчен мөһим. Районнарда да шулай булырга тиеш. Шуңа да Республика клиник хастаханәсе базасында Компентенцияләр үзәге эшли. Биредә район үзәк хастаханәләре табибларын билгеле бер система буенча эшләргә өйрәтәбез.

–  Районнарда андый системаны тормышка ашыру мөмкинме соң? Табиблар кытлыгы бар…

– Монысы – мәсьәләнең икенче ягы. Авылда үскән кеше буларак, җирле сәламәтлек саклау системасының нинди икәнен беләм. Авылга тар белгечлек  табибын чакырып булмый. Билгеле, андый табиб практик яктан эшләргә мөмкинлек булган, тәҗрибә тупларлык урын эзли. Авылда син берүзең генә эшлисең. Кирәкле җиһазлар да юк. Куркынычсызлык ягыннан карасак та, медицина вәкилләренә бик авыр. Шуңа да без телемедицина хезмәте күрсәтәбез. Ул тәүлек буе эшли. Теге яисә бу очрак буенча консультация бирәбез.

Минемчә, авыллардагы куркыныч очракларны киметү өчен, профилактика белән дә шөгыльләнергә кирәк. Авыруның соңгы чиккә җитүен көтәргә түгел. Диспансеризация шуның өчен дә кирәкле бит. Авыруны иртә стадиядә ачыклау үз вакытында дәвалану мөмкинлеген бирә. Аннары инде авыр хәлдәгеләргә районда ярдәм итү, анда гына булышып булмаса, тар белгечлекләр булган шәһәр табиблары кулына тапшырырга кирәк. Шушы схема буенча дөрес эш алып барсак, авылларда табиблар кытлыгы шартларында да эшләргә була. Моннан тыш, дәвалау алган кешеләрне күзәтү астына алу да мөһим.

– Куркынычсызлык – киң төшенчә бит әле ул. Хәзер нинди генә төре юк. Әйтик, иң актуале – киберкуркынычсызлык, мәгълүмат куркынычсызлыгы…

– Моңа өстәп, әле эпидемиологик куркынычсызлык, коррупцион куркынычсызлык дигәннәре дә бар. Хастаханәгә эләгү – һәр кеше өчен зур стресс. Кешеләр үзләрен башкача тота. Шуңа да куркынычсызлыкның һәртөрлесе тәэмин ителсен өчен, шартлар булдырырга кирәк.

Коррупцион куркынычсызлыкны гомумән юк итәргә кирәк! Бу бик куркыныч. Табибның да, сырхауның да тынычлыгы өчен ришвәт рәвешендәге провокациягә барырга ярамый. Шөкер, Россия Президентының «май указлары» нигезендә, медицина хезмәткәрләре лаеклы хезмәт хакы алып эшли.

Мәгълүмат куркынычсызлыгы дигәннән, бу да – бик җитди мәсьәлә. Чынлап та, соңгы арада тышкы көчләр мәгълүмат алмашу системаларын җимерергә генә тора. Һәр кешегә закон нигезендә үзе хакында шәхси мәгълүматны саклау гарантияләнә. Шәхси мәгълүматы таралу сырхауның хисси һәм физик халәтенә йогынты ясый алганны без яхшы аңлыйбыз. Сәламәтлегенә кагылган мәгълүмат булса, аеруча. Дәүләт бу җәһәттән күп эш башкара. Хәзерге көндә без үзебезнең илдә ясалган операцион системага күчеп эшлибез, мәгълүмат та тиешенчә саклана.

– Куркынычсызлык дигәндә, хастаханәгә эләккән кешенең туганнары, якыннары турында да әйтмичә булмый. Алар белән элемтә ничек урнаштырыла?

– Мин инде күп еллар эшлим. Без – телефоннар булмаган чордан башлап телефонсыз яшәп булмаган чорга җиткән кешеләр. Хәзерге көндә телефоны булмаган кеше юк. Аны алып куйсаң, кеше чыгырыннан чыга. Элек телефон урынына кеше янында туганы булыр иде. Хастаханәгә яткан кеше турында бөтен туганнары хәбәрдар иде. Ә хәзер… Терелеп чыкканнан соң да белүче юк. Шуңа да якыннар-туганнар белән элемтә булдыру мөһим. Моннан 20 ел элек булган культураны кайтарасы килә. Ягъни туганнар өчен җан атып, кайгырып, хәл белешеп торуны. Без бит хәзер ярдәмне дә, таянычны да күбрәк интернеттан эзлибез. Туганнар белән йә бик авыр, йә бик күңелле сәбәпләр булганда гына күрешәбез. Гел әйтеп киләм: иң ерак туганнарга да көнгә бер булса да шалтыратып алырга кирәк. Әти-әниләргә бигрәк тә. Туган-тумачаларның бер-берләре өчен җан атып торганнарын күрү сөендерә мине. Мин үзем дә тәүлек буе элемтәдә. Миңа авыр түгел. Беләсезме, эш юктан һәм аралашу булмаудан кешеләр күбрәк иза чигә. Активлык һәм аралашу исә рәхәтлек кенә бирә.

– Укучыларыбызга әйтер сүзегез?

– Төп теләк шул: һәркем үзен сакларга өйрәнсен иде. Тагын юллар мисалында әйтәм инде: беребез дә машина астына махсус ятмый бит. Әмма аңлы рәвештә, ярамаганын белеп, кирәкмәгән дару, сыекчалар кулланабыз. Үз-үзеңне саклаудан тыш, кеше якын-тирәдәгеләргә дә игътибарлы булырга тиеш. Бер кеше үзе үрнәк күрсәтеп, сәламәтлегенә игътибарлы булса, аның тирә-юне дә шул үрнәктә яши башлаячак. Шундый уңай чылбыр барлыкка киләчәк.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев