Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Иганәчеләр район үзәк хастаханәсенә 4 миллион сумлык медицина җиһазы алып бирде

2022 елда Актаныш район үзәк хастаханәсендә медицина җиһазлары һәм аппаратура белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылды.

                     Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, хәйрия ярдәме белән 16 миллион сумлык медицина җиһазлары алынды. 

                     Россия Федерациясенең "Милли проекты" кысаларында  скрининг өчен 12 миллион  сумлык маммограф аппараты алынды. 

                   Соңгы елларда үзәк хастаханәгә ярдәм кулы сузучы җитәкчеләр һәм оешмалар булуы уңай күренеш. Иганәчеләр ярдәме хисабына 4 млн сумнан артыкка медицина җиһазлары һәм аппаратурасы  алынды, шулардан: 

Реклама

                   2022 елда «ГранаТ-Стан Групп» нефть компаниясе 3 миллион сумлык биохимик анализатор бүләк итте.   
 «Агросила»  ҖЧҖ, шул исәптән Актаныш икмәк комбинаты 720 мең сумлык операция өстәле, «Медиз-Фарм» ҖЧҖ һәм «БлагоДарение» фонды ярдәмендә 300 мең сумлык ректоскоп алып бирде.

                    "КАМЭНЕРГОСТРОЙПРОМ" компаниясе  кече операция бүлмәсе өчен 150 мең сумлык гинекологик кресло сатып алуда иганә ярдәме күрсәтте.
                   Быел исә «Татнефть» компаниясе  булышлыгы белән күзләрне тикшерү өчен компьютер томографын булдыру күздә тотыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев