Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Иминлекне саклау максатыннан

Ящур, бруцеллез, себер түләмәсе (сибирская язва) кебек авырулар безгә гадәттә чиктәш республика һәм илләрдән керә. Әлеге вазгыятне булдырмау максатыннан ТР буенча Россельхознадзор идарәсе даими рәвештә халыкара аэропортларда тикшерүләр уздыра. Алар нәтиҗәсендә генә ел башыннан 241 килограмм төрле, вакытлыча тыюга эләккән терлек продукциясе (ит, сөт, бал) тикшерүгә алынып, аның шактый өлеше...

Ящур, бруцеллез, себер түләмәсе (сибирская язва) кебек авырулар безгә гадәттә чиктәш республика һәм илләрдән керә. Әлеге вазгыятне булдырмау максатыннан ТР буенча Россельхознадзор идарәсе даими рәвештә халыкара аэропортларда тикшерүләр уздыра. Алар нәтиҗәсендә генә ел башыннан 241 килограмм төрле, вакытлыча тыюга эләккән терлек продукциясе (ит, сөт, бал) тикшерүгә алынып, аның шактый өлеше аэропортның утилизация мичләрендә яндырылган.
Агымдагы елның 10 июлендә РФ дәүләт чиге һәм ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең ветеринар контроль бүлеге инспекторлары тарафыннан "Казан" һәм "Бегишево" халыкара аэропортларында 25 авиарейс тикшерелде. Нәтиҗәдә, Таджикистаннан килгән авиапассажирларның багажында Россия территориясенә вакытлыча кертүдә тыелган сөт продукциясе алынып юк ителде.
Таджикистан Республикасы буенча ящур аркасындагы чикләмәләр 2003 елда кабул ителеп бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмый. Сөт продукциясе генә түгел, әлеге илдән бар төрле терлек, аларның продукциясен, терлек азыгын, балык, бал, эт, мәче, декоратив кошлар һ.б. товарны ветеринар сертификаты булмаган очракта кертү катгый тыела. Әлеге шарт үтәлмәгәндә алар юк ителүгә дучар.
Әлеге мәсъәлә буенча сорауларыгыз булса 8(8552)71-25-35, 70-31-01, 8(843)277-65-83, 294-01-91 телефоннарына шалтыратып тулырак мәгълүмат ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев