Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Иммунолог Covid-19 пандемиясенең кайчан төгәлләнәсен фаразлады

Хәзер бөтен көч пандемияне контрольгә алуга һәм үлем очракларын киметүгә юнәлдерелергә тиеш.

Коронавирус пандемиясе 2024 елга төгәлләнергә мөмкин.

«Бәлки, 2023 елның ахырына, 2024 елга дөньядагы вазгыять тотрыкланачак. Россиядә бу күпкә алданрак булырга тиеш», – дип белдергән медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков. Бу хакта сылтама белән ura.ru. сайта яза.

Табиб фикеренчә хәзер барлык көчне коронавирустан үлемне киметүгә һәм Covid-19 ның алга таба мутацияләшү мөмкинлеген чикләүгә юнәлтергә, ягъни пандемияне контрольгә алырга кирәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда Covid-19 ның 218 миллион очрагы теркәлгән. 4,5 миллион кеше пандемиянең корбаны булган. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-09-2021/immunolog-covid-19-pandemiyasene-kaychan-t-g-ll-n-sen-farazlady-5835941

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев