Актаныш

Инсульт хакында

Кеше чирләп, хәле авыр булса, еш кына, инсульт булган, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул инсульт? Әлеге авыру хакында район үзәк хастаханәсе неврологы Елена Ахунова белән сөйләшәбез. - Инсульт - җитлеккән іәм өлкән яшьтәгеләр арасында киң таралган баш мие авыруы ул. Соңгы елларда Россиядә ел саен 400...

Кеше чирләп, хәле авыр булса, еш кына, инсульт булган, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул инсульт? Әлеге авыру хакында район үзәк хастаханәсе неврологы Елена Ахунова белән сөйләшәбез.
- Инсульт - җитлеккән іәм өлкән яшьтәгеләр арасында киң таралган баш мие авыруы ул. Соңгы елларда Россиядә ел саен 400 меңгә якын инсульт теркәлә.
- Әлеге авыру күбрәк ничә яшьлекләр арасында очрый?
- 15-40 яшьлекләр барлык инсульт кичерүчеләрнең 4 процентын гына тәшкил итә. Балалар арасында бу авыру белән чирләүчеләр бик аз. Бер елга 100 мең балага 2.5 очрак туры килә. Россиядә инсульт авыруы іәм аннан үлү очраклары дөньяда иң югарылардан санала. Инсульт булганда, тәүлектән артыкка сузылган баш мие функциясе бозылу күзәтелә яки тиз үлемгә китерә.
- Инсультның аерым төрләре буламы?
- Аны ишемик іәм геморрагик төрләргә бүлеп йөртәләр.
- Нинди очракларда инсульт булу ихтималы зур?
- Инсульт булу куркынычының төп факторлары булып, өлкән яшь, артериаль гипертензия, гиперхолестерин, атеросклероз, тәмәке тарту, йөрәк авыруы, шикәр авыруы, баш миендәге кан тамырлары аневризмы тора.
- Инсультның билгеләренә дә тукталыйк әле...
- Әгәр дә сөйләм бозылса, хәрәкәтләнү авырлашса яисә паралич күзәтелсә, сиземләү, тоемлау, күз күреме бозылса, баш бик нык авыртса, кеше сөйләгәнне аңлап бетермәсә, башы әйләнсә, кан басымы күтәрелү кебек билгеләр сизелсә, көзән җыерса, бу инсульт булырга ихтимал. Мондый очракта кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Инсультның кискен чорыннан соң авыруга махсус җайланмаларда дә-
валау гимнастикалары ясау, сөйләм бозылган булса, логопед күнегүләре уздыру, көнкүреш іәм социаль реабилитация үткәрү мөіим роль уйный.
- Инсульттан нинди дә булса профилактика чаралары бармы соң?
- Әлеге авырудан профилактика чаралары риск факторларын бетерүгә юнәлтелгән. Аларга тәмәке тартуга, югары кан басымына, шикәр авыруына, йөрәк авыруына, дислипидемиягә каршы көрәш керә.
- Ә бер тапкыр инсульт кичергән кешеләргә кабат инсульт булмасын өчен нишләргә кирәк?
- Аларга бер-ике ел яки даими рәвештә антиагрегантлар: ацетилсалициловая кислота (аспирин, тромбо АСС, кардиАСК), дипиридамол (купантил), тиклопидин (тиклид) яки клопидогрель (плавикс) кулланырга кирәк. Көнгә 70граммнан артык чиста этанол куллану инсульт булу куркынычын арттыра, ә спиртлы эчемлекләр куллануны туктатсаң, бу рискны киметә. Артериаль гипертония инсульт булу куркынычын арттыра. Әгәр югары кан басымын терекөмеш баганасының 8-10миллиметры кадәр төшерсәң, инсульт булу куркынычы ике тапкырга кадәр кими.
- Югары кан басымлы іәм шикәр чире белән авыручыларга инсульт булмасын өчен ниләр эшләргә киңәш ителә?
- Андыйларга гәүдә авырлыгын нормада тотарга кушыла. Күп очракта, тукланганда гомуми калорияне киметү таләп ителә. Артык 5-10 килограмм гәүдә авырлыгын киметү дә югары кан басымының нормальләшүенә китерергә мөмкин. Диетадан кала физик күнегүләр дә мөіим роль уйный.
Тәмәке тарту инсульт булу куркынычын 40 процентка, хатын-кызларда 60 процентка кадәр арттыра. Тәмәкедән баш тарту әлеге куркынычны киметә. Сәламәт булыгыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: