Актаныш

Инсультның кайчан буласын берәү дә белми

Узган атнаның җомгасы инсультка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район үзәк хастаханәсе неврологы Риназ Галиев белән әңгәмә кордык. Чөнки бөтен дөньяда ел саен 12 миллион инсульт очрагы теркәлә. Ә Россиядә бу сан 450 меңгә якын. Статистика мәгълүматларына караганда, инсульт кичергән кешеләрнең 31 проценты башкалар ярдәменә мохтаҗ, 20...

Узган атнаның җомгасы инсультка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район үзәк хастаханәсе неврологы Риназ Галиев белән әңгәмә кордык. Чөнки бөтен дөньяда ел саен 12 миллион инсульт очрагы теркәлә. Ә Россиядә бу сан 450 меңгә якын. Статистика мәгълүматларына караганда, инсульт кичергән кешеләрнең 31 проценты башкалар ярдәменә мохтаҗ, 20 проценты үзлегеннән хәрәкәтләнә алмый һәм нибары 8 проценты гына элеккеге халәтенә кайта.
- Иң элек инсультның нәрсә икәнен әйтеп үтәргә кирәктер. Инсульт - баш миендәге кан әйләнешенең кискен бозылуы ул.
- Риназ Фәнисович, инсульт нәрсә аркасында килеп чыга, укучыларыбызга аңлаешлырак булсын өчен аңлатып китегез әле.
- Инсульт ике төрле була. Аның беренче төре ишемик инсульт дип атала. Аны икенче төрле баш мие инфаркты дип тә атыйлар. Бу очракта баш миенең билгеле бер өлешендәге кан тамырында тромб барлыкка килү аркасында яки башка сәбәп белән кан тамыры томалана, һәм анда кан килүе туктала. Нәтиҗәдә күзәнәкләр үлә башлый. Кан тамыры нинди зонада урнашкан - шул зонаның функцияләре туктала. Кешенең күзе күрми башларга мөмкин яки авызы кыйгая. Мондый төр инсульт күбрәк төнлә яки иртәнге якта очрый. Икенче төр инсультны геморрагик дип атыйлар. Ул кан басымы белән интегүчеләрдә була. Билгеле бер ситуациядә кеше организмында адреналин дигән гормон бүленеп чыга башлый. Әйтик, стресс булганда. Адреналинның шундый үзлеге бар - ул кан тамырларын тарайта. Кан көчле дулкын белән йөри башлый да, тамырлар ул канны сыйдыра алмыйча шартлап китә. Шуннан соң баш миенә кан сава.
- Кешедә инсульт булганны нинди билгеләр аша белеп була?
- Баш миенә кан савып инсульт булганнарны тышкы билгеләре буенча ачыклау бик җиңел. Беренчедән, андыйларның сөйләме үзгәрә, алар сүзләрен ачык итеп әйтә алмыйлар, куллары асылынып төшә. Баш авырта, баш әйләнә. Кешегә кулын күтәрергә кушасың, ул аны күтәрә алмый.
- Инсульт булган кешегә күпме вакыт эчендә ярдәм күрсәтү зарур?
- Әгәр кешедә югарыда әйтелгән билгеләр бар икән, аңа һич кенә дә эчәргә су бирергә ярамый. Чөнки аның тамак юллары параличланган булып, нәтиҗәдә буылырга һәм үлеп китәргә мөмкин. Кешенең башын селкетмичә генә караватны 30 градуска күтәрергә кирәк. Югары кан басымын кинәт кенә төшерергә ярамый. Ике сәгать саен 20шәр процентка гына төшереп барырга кирәк.
Инсульт булганнан соң алты сәгать эчендә МРТ уздыру зарур. Кан тамыры шартлаган урынны диагностика ярдәмендә ачыклап, кешене гарипләндермичә дә алып калып була, дигән сүз бу.
Ишемик инсульт булганда аны вакытында күреп дәваласаң, кеше элеккечә хәрәкәтләнә ала, үз аягында йөри. Ә менә геморрагик инсульт булганда, авырулар гарип кала.
- Инсульт, гадәттә, ничә яшьлек кешеләрдә күзәтелә? Инсультны яшәрә дә диләр, бу дөресме?
- Инсульт 45 яшьтән узганнар арасында еш очрый. Бу яшькә җиткән кешенең кан тамырлары эластиклыгын югалта. Аның стеналарына холестерин утыра башлый, һәм кан тамыры кысыла. Ә эластиклыгын югалткан кан тамыры холестерин белән дә тыгылгач, ул кан нишләргә тиеш? Аз гына борчылсаң да, кан басымы күтәрелә инде. Кан басымы 140/90 булса һәм аннан артып китсә, кешене дәвалый башларга кирәк. Бу - гипертониянең беренче стадиясе.
- Ә инсультка китергән төп сәбәпләр нәрсә? Аны булдырмас өчен ниләр киңәш итәр идегез?
- Төп сәбәпләр - югары кан басымы, организмда холестеринның күп булуы, тозлы ашау, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, аз хәрәкәтләнү. Туклануга игътибарлы булырга кирәк.Тозны күп куллану кан басымын күтәрә. Калийга бай ризыклар: банан, эремчек ашарга кирәк. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр, С витаминына бай ризыклар ашагыз, чөнки аскорбин кислотасы кан тамырларының эластиклыгын арттыра.Кеше көнгә ким дигәндә ике сәгать саф һавада йөрергә тиеш. Йокы, ял һәм эш дөрес режимда барырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару сорала. Шулай ук артык тазарудан сакланырга кирәк. Артык авырлык кан басымы күтәрелүгә китерә. Инсульт бик куркыныч әйбер ул. Аның кайчан булачагын алдан белеп булмый. Теләсә кайсы урында, теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин.
- Инсульттан соң кешене кабат сәламәт рәвешенә китереп, кан басымын нормальләштерергә мөмкинме?
- Юк димим. Инсульт булганнан соң, кайберәүләргә балалар акылы керә. Андыйлар аналитик фикерләү сәләтен югалта, шуңамы - әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга артык әһәмият бирми, тиешеннән артык борчылмый. Шуңа күрә аның кан басымы түбәнәя хәтта. Кеше артык күп уйланмаска тиеш. Аннары, инсульт булган кешегә тәрбия дә кирәк. Якыннары аның даруларын вакытында эчү-эчмәвен контрольдә тотарга тиеш. Гомумән, кан басымы югары булган кешеләргә инфарктка караганда инсульт куркынычы күбрәк яный. Нәкъ менә табиб киңәшен истә тотмыйча, даруларын даими кулланмаганнар арасында кабат инсульт кичерүчеләр күп. Кабатлап, табиб кушканнарны җиренә җиткереп үтәгез, үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз дип әйтер идем.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: