Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Йогышлы эчәк авырулары һәм аларны кисәтү

Кискен эчәк инфекцияләре — ашказаны-эчәк тракты моторикасы бозылу белән бергә диарея, интоксикация, ә кайбер очракларда организмның су югалтуы белән бергә барган инфекцион авыруларның киң төркеме.

Кискен эчәк инфекцияләре — киң таралган патология, ул барлык йогышлы авырулар арасында икенче урында тора (кискен респиратор инфекцияләрдән соң).


Кискен эчәк авыруларын китереп чыгаручылар — эчәк дисфункциясен китереп чыгаручы күп санлы бактерияләр, вируслар төркеме. Бактериаль эчәк авыруларыннан клиник практикада дизентерия таякчыклары (шигеллалар), патоген эчәк таякчыклары (эшерихияләр), кампилобактерияләр, иерсинияләр белән бәйле авырулар ешрак очрый. Кискен эчәк авырулары вирусларыннан ротавируслар, Норволк вируслары, аденовируслар иң зур әһәмияткә ия. Кискен эчәк авыруларын китереп чыгаручыларның бу исемлеге тулы түгел, аларның күбесе җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, даими рәвештә яңа авыруны китереп чыгаручылар ачыла тора.


Кискен эчәк авыруларын китереп чыгаручылар тышкы мохиттә тотрыклы, авыруның фекалиясе белән пычранган туфракта һәм суда, савыт-сабада, уенчыкларда һәм көнкүреш әйберләрендә, кулларда озак вакыт саклана ала. Аларның кайберләре бүлмә яки хәтта түбән температурада да азык-төлек продуктларында үрчи ала. Алар гадәттә кайнатканда һәм дезинфекцияләү препаратлары белән эшкәрткәндә үләләр.


Кискен эчәк авырулары җәйге-көзге чорда югары күтәрелү белән ел дәвамында теркәлә. Бу авыру белән өлкәннәр дә, балалар да авырый, ешрак 1 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларда күзәтелә. Барлык теркәлгән очракларның 60-65 проценты балалар өлешенә туры килә. Кискен эчәк авыруларыннан үлем очраклары чагыштырмача түбән һәм башлыча кечкенә балаларда күзәтелә. Инфекция чыганагы авыру кеше яки эчәк авыруларын китереп чыгаручыларны йөртүче. Тирә-юньдәгеләр өчен иң куркынычлары-җиңелчә авыручылар, эчәк авыруларының симптомсыз формалары белән авыручылар. Балалар коллективларында эпидемия чыганаклары еш кына азык-төлек блогы хезмәткәрләре булырга мөмкин.


Антисанитар яшәү шартлары, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәү, авыруны китереп чыгаручылар белән пычранган, санитар кагыйдәләрне бозып сакланган яки әзерләнгән азык-төлек куллану кискен эчәк авыруларын йоктыруга китерә.
Сәламәт кеше чирне авыз аша, ягъни йогышлы эчәк авыруының микроблары эләккән азык ашаганда, су эчкәндә, ә балалар бармакларын суырганда йоктыра. Азык-төлеккә авыру тудыручы микроблар чебеннәрдән һәм юылмаган куллар аша эләгә. Чебеннәр төрле шакшы нәрсәләр өстенә кунып, андагы микробларны үзләренә ияртәләр һәм аларны бер урыннан икенче урынга, азык-төлек, савыт-саба өстенә күчерәләр. Җәй һәм көз көннәрендә начар юылган, яки бөтенләй юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ашаганда да йогышлы эчәк авыруын йоктыру куркынычы бар. 


Кискен эчәк авыруларына сизгерлек югары. Инфекция йоктыру куркынычы организмга кергән авыруны китереп чыгаручының (бактерияләр, вируслар) дозасына, аның вирулентлыгына, шулай ук ашказаны-эчәк трактының барьер һәм ферментатив функциясе һәм иммун системасының активлыгына бәйле.


Авыру чорлары: инкубацион (яшерен чоры) — берничә сәгатьтән 7 көнгә кадәр, авыруның кызу чоры, реконвалесценция (сәламәтләнү) чоры. Авыру чорының озынлыгы төрле булырга мөмкин һәм авыруның этиологиясенә, клиник формасына һәм авыруның авырлыгына бәйле. 


Кискен эчәк инфекциясенең төп клиник билгеләре: тән температурасы күтәрелү, эч авырту, эч китү, күңел болгану, косу, хәлсезлек. Вакытында табибка мөрәҗәгать итеп, дөрес диагноз куелса, дәвалану башланганның 3-7 нче көненнән соң авыру савыга.


Кискен эчәк авыруларын профилактикалау өчен:
1.Куркынычсыз ризыкларны сайлагыз.
Күп кенә ризыклар, мәсәлән, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне чи килеш ашыйлар, ә кайбер башка ризыкларны алдан эшкәртмичә ашау куркыныч. Мәсәлән, эшкәртелмәгән сөт түгел, пастеризацияләнгән сөт сатып алырга кирәк. Продукция сатып алган вакытта онытмагыз, аларны эшкәртүнең максаты — ризыкны куркынычсыз итү һәм аның саклану вакытын озайту. Кайбер чи килеш ашалучы ризыклар (мәсәлән салат кебек) яхшылап юуны таләп итә. 


Яраклылык вакыты чыккан продуктларны кулланырга ярамый.


2. Ризыкны яхшылап эшкәртеп эзерләгез (пешерегез).
Күп кенә чи продуктлар, башлыча кош ите, ит һәм эшкәртелмәгән сөт, еш кына патоген микроорганизмнар белән зарарлана. Пешерү (кайнату) процессында бактерияләр юк ителә, әмма шуны истә тотыгыз: ризыкның барлык өлешләрендә температура 70°С ка җитәргә тиеш. Әгәр ит әле дә сөяк янында чи булса, аны тулы әзерлеккә ирешкәнче кабат мичкә (духовкага) урнаштырыгыз. Ит яки кош итен пешергәндә, аларның соклары алсу түгел, ә үтә күренмәле чиста булырга тиеш. Туңдырылган ит, балык һәм кош ите пешергәнче тулысынча эрергә тиеш.


3. Пешкән ризыкны озакка сузмыйча кулланыгыз.
Әзерләнгән ризык бүлмә температурасына кадәр суытылгач, анда микроблар үрчи башлый. Бу хәлдә озаграк торса, азыктан агулану куркынычы тагын да зуррак. Үзегезнең сәламәтлегегезне саклар өчен, ризыкны пешергәннән соң ук ашагыз.


4. Азык-төлекне яхшылап саклагыз.
Пешкән ризыкны бүлмә температурасында 2 сәгатьтән артык калдырмагыз. Әгәр дә сез пешергәннән һәм ашаганнан соң ризыкның калган өлешен сакларга телисез икән, аны кайнар көенчә (якынча яки 60°С тан югарырак — мармитларда) яки салкын килеш (суыткычта) сакларга кирәк. Ризыкны озак сакламагыз, хәтта суыткычта да.


5. Алдан әзерләнгән ризыкны җентекләп җылыт.
Бу саклау процессында ризыкта үрчи алган микроорганизмнардан саклануның иң яхшы чарасы (дөрес саклау микробларның үсешен киметә, әмма аларны юк итми). Тагын бер тапкыр, ашар алдыннан, ризыкны җентекләп җылытыгыз (аның температурасы 70°Стан ким булмаска тиеш). Әзерләнгән ризыкларны кайнар килеш (ким дигәндә 60° — 70°С) өстәлгә куйганчыга кадәр саклагыз.


6. Чимал һәм әзер яки термик эшкәртүгә дучар булмаган (икмәк, шикәр һ.б.) азык-төлек продуктларын бер берсе белән элемтәгә керүдән саклагыз.


Дөрес пешкән ризык чимал белән контакт аша пычранырга мөмкин. Бу ризыкның үзара пычрануы күренеп торган — ачык булырга, мәсәлән, чимал ит әзер ризык белән кагылганда, яки яшерен булырга мөмкин: мәсәлән, чимал һәм пешкән (кыздырылган) ит (кош ите) әзерләү өчен бер үк кисү тактасын һәм пычакны кулланган очракта. Чи һәм пешкән азыкны эшкәртү өчен һич кенә дә бер үк кисү тактасын һәм пычакны кулланнырга ярамый, бу катгый тыела. Чимал һәм пешкән (кыздырылган) ризыкларны эшкәртү өчен бер-берсеннән аерылып торган һәм бер-берсенә кагылмый торган аерым, кисү такталары һәм пычаклар кулланыгыз. Бу киңәшне үтәмәү ризыкларны зарарлауга һәм аларда микроорганизмнарның үсүенә һәм аннан соң ризыктан агулануга китерергә мөмкин.


7. Кулларны ешрак юыгыз.
Бәдрәфкә барганнан соң, ризык пешерү алдыннан һәм пешерү процессында һәр тәнәфестән соң кулларыгызны яхшылап юыгыз. Балык, ит яки кош ите кебек чималны эшкәрткәннән соң, башка продуктларны эшкәртә башлаганчы кулларыгызны сабын белән юыгыз. Әгәр дә сезнең кулыгызда зарарланган (тырналган) яра булса, аны пешеренә башлаганчы бәйләгез яки пластырь белән беркетегез.


8. Кухняны камил чисталыкта тоту.
Ризыкны пычрату җиңел булганлыктан, аны әзерләү өчен кулланылган теләсә нинди эш өслеге, савыт-саба, кисү инвентары тулысынча чиста булырга тиеш.


9. Азыкны бөҗәкләрдән, кимерүчеләрдән саклагыз, алар еш кына төрле кискен эчәк авыруларын китереп чыгаручы микроорганизмнарны күчерүче булып торалар. Продукцияне ышанычлы саклау өчен, аларны тулысынча һәм тыгыз ябылучы савытларда (контейнерларда) саклагыз.


10. Чиста су кулланыгыз. Чиста су куллану эчү өчен дә, пешерү, савыт-саба юу өчен дә бик мөһим. Эчәр өчен кайнатылган яки шешәгә тутырылган (бутилировать ителгән) суны гына кулланыгыз.


Кыскача әйткәндә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәп, барлык кулланылучы яшелчә, җиләк-җимешләрне тиешенчә юып, ризыкларыбызны тиешенчә эшкәртеп һәм пешереп кулланып үзебезне эчәк авыруларыннан саклыйк, сәламәт булыйк! Матур җәйләр, мул уңышлы көзләрне имин уздырыйк!

Татарстан Республикасында «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалының Актаныш районы бүлекчәсе. Ачык чыганаклардан алынган материаллар буенча эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев