Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ит белән сак эш ит!

Кыш җитү белән хуҗалыкларда күпләп терлек сугымы башлана. Итне һәм ит продуктларын махсус кибетләрдән, базардан алган выкытта ит санветеринар контроль үтә, аның нәтиҗәсен һәрбер кулланучы сорап алырга мөмкин. Ә санветеринар контроль үтмәгән итне сатып алу, я җәмәгать предприятиесенә туклану өчен кабул итү кеше сәламәтлегенә зыян салу ихтималы белән куркыныч. Трихинеллалар...

Кыш җитү белән хуҗалыкларда күпләп терлек сугымы башлана. Итне һәм ит продуктларын махсус кибетләрдән, базардан алган выкытта ит санветеринар контроль үтә, аның нәтиҗәсен һәрбер кулланучы сорап алырга мөмкин. Ә санветеринар контроль үтмәгән итне сатып алу, я җәмәгать предприятиесенә туклану өчен кабул итү кеше сәламәтлегенә зыян салу ихтималы белән куркыныч.
Трихинеллалар үзләренең зарарсызландыру төренә бик нык булуы белән аерылып тора: ыслау, тозлау юлы аларны бетерми. Шулай ук кешеләрнең сало (ит өземтәсе булган), ветчина, пилмән, шашлык, котлет кулланганда авыру йоктыруы билгеле.
Авыруның беренче билгеләре булып кинәт тән температурасының күтәрелүе, бит өлешенең шешенүе, мускулларда һәм буыннарда авырту билгеләре, эч китү, тәнгә тимгелләр чыгу, күз конъюктивына кан саву тора.
Төп диагноз махсус лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе белән раслана. Махсус дәвалау курсы бары тик табиб күзәтүе астында гына алып барылырга тиеш.
Авыруның профилактикасы булып иткә санветеринар контроль үткәрү тора. Үзегезне яки якыннарыгызны трихинеллез авыруыннан саклау өчен түбәндәгеләрне үтәү зарур: ит һәм ит продуктларын махсус кибетләрдән, базарда махсус урыннан гына сатып алу шарт; итне алганда келәймәсе булуын һәм итнең сыйфатын раслаучы документны сорау бик урынлы; туклану өчен тиешенчә пешкән ит ризыгын гына куллану; чи фаршны кабып карау рөхсәт ителми; махсус санитар таләпләргә җавап бирмәгән урыннарда шашлыклар белән сату итү һәм андый урыннарда туклану катгый тыела. Шушы таләпләрне үтәү - үзегезне һәм якыннарыгызны бу авырудан саклау чарасы. Саламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев