Актаныш

Кампилобактериоз!

Авырунын беренче билгеләре һәм аннан саклану!

Кампилобактериоз – йогышлы эчәк авырулары төркеменә керә торган йогышлы эчәк авыруы. Аның белән хайваннар да, кешеләр дә авырыйлар. Төп чир чыганагы булып авыл хуҗалыгы хайваннары һәм йорт кошлары санала.

 

 Кампилобактериоз авыруы кампилобактерияләр белән зарарланган ит һәм ит ризыклары, сөт һәм су аша йога. Күп очракта ит ризыкларын тиешенчә эшкәртмәү, пешермәү чир йогуның сәбәбе булып тора. Кеше чир чыганагы буларак зур роль уйнамый, авыруның кешедән кешегә йогу очраклары бик сирәк кенә булырга мөмкин.

Кампилобактериоз белән күбрәк балалар, иммунитеты түбән кешеләр авырыйлар. Зарарланган ризык ашап, балалар учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә күпләп авыру очраклары булырга мөмкин.

Авыруның яшерен вакыты берничә сәгатьтән алып 2-5 көнгә кадәр була. Кампилобактериоз авыруы ашказаны-эчәк ялкынсынуы (энтерит, энтероколит, гастроэнтероколит) формасында үтә. Авыру кинәт башлана: туңдыра, тән температурасы күтәрелә, буыннар–мускуллар сызлый, баш авырта. Аннары күңел болгана, костыра, приступ кебек эч борып авырта, эч китә. Тәрәт (олы йомыш) бик нык исле, лайлалы, сулы була. Кампилобактериоз  күп очракта җиңел формада үтә, тән температурасы әлләни күтәрелмәскә дә, шулай ук диарея (эч китү, косу) билгеләре булмаска да мөмкин. Кампилобактериоз авыруының сирәк кенә булса да авыр формалары күзәтелә. Мондый очракларда тәрәт канлы һәм лайлалы була. Кешенең организмы күп тапкырлар косканлыктан һәм эче киткәнлектән, күп сыеклык югалта, организмда су-тоз балансы күрсәткече үзгәрә. Авыру аңын югалтырга, бизгәк билгеләре башланырга һәм үлеп тә китәргә мөмкин.

Йогышлы эчәк авыруларын, шул исәптән кампилобактериоз авыруын  булдырмас өчен ниләр эшләргә, нинди чаралар күрелергә, нинди таләпләр үтәлергә тиеш соң?

– Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, азык әзерләү урыннарында технологик процесс төгәл үтәлергә тиеш;

– Ризык әзерләр өчен бары тик сыйфатлы ит кенә кулланылырга тиеш;

– Ризыкны, бигрәк тә, ит ризыкларын, кош итен, йомыркаларны, диңгез ризыкларын тиешенчә пешереп кенә ашарга кирәк. Әзер пешкән ризыкны озак сакларга ярамый, хәтта суыткычта да;

– Тиз бозыла торган ризыкларны бары тик суыткычта гына сакларга кирәк. Пешкән ризыкны бүлмә температурасында да 2 сәгатьтән артык сакларга ярамый, саклау вакыты чыккан һәм салкында (суыткычта сакланмаган) ризыкларны ашарга ярамый;

– Чи ит, балык, яшелчә эшкәртү өчен аерым такта, пычаклар булырга тиеш. Пешкән ризыкны чи ризык белән бергә, янәшә дә сакларга ярамый;

– Ачык су чыганакларыннан (елгалардан, күлләрдән) су эчү тыела. Эчәр өчен, гомумән, кайнаган һәм шешәле су  гына эчәргә киңәш ителә;

– Кулланыр алдыннан  җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юарга, яңадан кайнар су белән коярга кирәк;

– Шәхси гигена таләпләре төгәл үтәлергә тиеш;

– Су коенырга рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга ярый; Су
коенганда, бассейннарда авызга су кертергә ярамый;

– Санитар таләпләрне төгәл үтәгез;

– Очраклы сату урыннарыннан, очраклы сатучылардан ризык әйберләре сатып алмагыз;

– Ризык сатып алганда саклау срогын карагыз һәм нинди шартларда саклануына ихтибар итегез;

– Куллану вакыты чыккан ризыкны кулланмагыз.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: