Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Кар эрергә ашыкмавы–менә дигән мөмкинлек ача!

Язның икенче аена яки апрельгә аяк басырга торсак та, әле генә сыерчык бураннары да үтте. Кыш, кар, хозур табигать кочагы–һәвәскәр чаңгычыларга оҗмах белән тиңдәш төшенчәләр.

Рифа Ибраһимова, табибә:


– Чаңгы һәрчак юлын үз иттем, әлегесе көнне дә яратам. Кышкы сезонны сагынып көтеп алам. Максатым нинди дә булса нәтиҗәгә ирешү түгел. Эштә алган тискәре тәэсирләрне саф һавада, урман эчендә калдырып, мускулларны ныгытып, йөрәк-кан тамырларын, үпкә системасын тонуска китерү. Яшь зурайган саен спортның кирәклеген ныграк аңлыйсың. Сәламәтлекне саклыйсы килә. Спорт – иң кирәклесе, чөнки хәрәкәттә – бәрәкәт!
Быелгы чаңгы сезоны табигать шартларына бәйле рәвештә авыррак булды. Бик көчле бураннары да чыкты, салкыннары да урап узмады... Андый вакытта туктап торасың. Сезон ябылса да шуып туймадым. Икенче елда исән-сау булып, шуарга язсын. Күңелле бит! Райондашларыбызны күбрәк күрәсе килә чаңгы юлларыбызда.

Хәләф Әхтәмов, Әҗәкүл авылыннан: 


– Мин үзем 74 яшьтә, ә күңел һаман 18дә, йөрәк–17дә. Үземне көр, яшь егетләрдәй хис итәм. Кыш бик яхшы килде, һәр ярышта катнаштым. Дустым Илфат абыегыз белән чаңгы сезонын бергә башлап, бергә ябабыз. Даими йөредек, тренировкалар үзебезгә үткәрдек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Район сулышы Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Сәламәтлек сагында Актаныш хәбәрләре Саулыгым-байлыгым