Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Карбыз кызыктыра, тик онытма...

Карбыз - җәйге җиләк-җимешләр арасында иң яратканы, эссе көнне сусауны баса торганы һәм сәламәтлек өчен файдалы үзенчәлекләре зур булганыдыр. Әлбәттә, бу өстенлеге бары тик дөрес итеп үстерелгәненә, дөрес сакланганына, транспортта дөрес йөртелгәненә генә кагыла. Шуңа күрә кайбер кагыйдәләрне исегездә тотыгыз. 1 нче кагыйдә: карбыз сезоны Карбыз сезоны август аеның икенче...

Карбыз - җәйге җиләк-җимешләр арасында иң яратканы, эссе көнне сусауны баса торганы һәм сәламәтлек өчен файдалы үзенчәлекләре зур булганыдыр. Әлбәттә, бу өстенлеге бары тик дөрес итеп үстерелгәненә, дөрес сакланганына, транспортта дөрес йөртелгәненә генә кагыла. Шуңа күрә кайбер кагыйдәләрне исегездә тотыгыз.
1 нче кагыйдә: карбыз сезоны
Карбыз сезоны август аеның икенче яртысында-сентябрьдә генә башлана.
2 нче кагыйдә: урыны дөрес сайлансын
Карбыз һәм кавынны кибетләрдә һәм махсус җиһазландырылган палаткалардан гына сатып алырга кирәк. Мондый палаткаларның өсте каплаулы, ә карбызлар җирдән 15 см дан да түбән булмаган биеклектә, стеллажда сатуга куелырга тиеш. Тузан, пычрак һәм микроблардан саклау зарур. Чөнки пычрак һәм зарарлы микроблар карбызның күрер күзгә чалынмый торган бик кечкенә генә чатнаган урыннарыннан да үтеп керә. Юл буенда сатыла торган карбызларны беркайчан да сатып алырга ярамый. Бакча җимешләре белән юл буенда сату итү, гомумән, тыелган. Бу бакча культураларының әйләнә-тирәдәге зарарлы матдәләрне үзенә бик җиңел һәм тиз сеңдерүе белән бәйле, һәм, хәтта сыйфат сертификаты булганда да, ул кеше сәламәтлегенә зыянлы продукт санала. Автомобильләрдән бүлеп чыгарылган газлар белән зарарланган карбызлар кешедә җитди авырулар барлыкка китерергә мөмкин.
3 нче кагыйдә: "паспортлы" карбыз
Карбыз белән сату итүче гражданнар Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенә хәбәр бирергә, экспертиза үтәргә һәм дәүләт карантин фитосанитар тикшерүе турында акт
алырга тиешләр. Сатып алучылар сатучыдан шушы актны күрсәтүен сорарга тулы хокуклы, сатучы бу актны күрсәтүдән баш тартырга тиеш түгел.
4 нче кагыйдә: төп кагыйдәләр
1. Карбызны сайлаганда бар ягын да җентекләп карарга, аның зыян күрмәгәнлегенә инанырга кирәк. Бернинди дә ярыклар булырга тиеш түгел, чери башлаганы турында әйтәсе дә юк.
2. Уртача зурлыктагысын сайлау яхшырак - бик эре дә, бик кечкенә дә булмасын.
3. Өлгергән җимешнең тышы каты һәм ялтыравык була, тырнак белән үтеп кереп булмый.
4. Басуда өлгергән карбыз, кагыйдә буларак, бер якта ачык эз калдыра. Ул каты сары, яки кызгылт-сары төстә була. Сабагы корыганнан соң һәм хлорофилл белән эшкәрткәннән соң кояш яктысында ачык таплар барлыкка килергә мөмкин, бу да карбызның өлгергәнлеген күрсәтүче төп билге.
5. Карбызның өлгергәнлеген күрсәтүче, һәркемгә дә таныш, иң төп билгесе - сабагының корыган булуы.
6. Өлгергән карбызга каккалап карагач, яңгыравык түгел, ә тонык аваз чыга. Бер төрле дә шик калмасын дисәгез, карбызны колак янына куеп, бар көчегезгә кысып карагыз: өлгергән карбызның кабыгы бераз бөгелеп, чытырдый башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев