Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Кайсын сайларга?

Сөт яратмаган кеше, мөгаен, сирәктер, чөнки ул - дөньяга аваз салгач ук тәүге тапкыр татып караган ризыгы. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә аның ниндие генә юк: пастеризацияләнгәне, ультра пастеризацияләнгәне, стерильләштергәне, аертылмаганы, майлы, майсызы... Сөт алам дип киштә янына килсәң, гомумән, күзләр йөгерә. Кайсысын сайларга? Ул бит әле тәмле генә түгел, файдалы...

Сөт яратмаган кеше, мөгаен, сирәктер, чөнки ул - дөньяга аваз салгач ук тәүге тапкыр татып караган ризыгы. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә аның ниндие генә юк: пастеризацияләнгәне, ультра пастеризацияләнгәне, стерильләштергәне, аертылмаганы, майлы, майсызы... Сөт алам дип киштә янына килсәң, гомумән, күзләр йөгерә. Кайсысын сайларга? Ул бит әле тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш. Нәрсә ул сөт? Аны ничек ясыйлар? Әлеге сораулар, мөгаен, күпләрне борчыйдыр.
Кибеттән сатып алынган сөтне атналар буе ачыта алмыйча бер мин генә интекмимдер. Шуңадамы, күпләр куллану вакыты озынайтылган азык-төлеккә шик белән карый. Янәсе, чын түгел. Әлеге фикер ике яклы. Дөрес, гомерен озынайту өчен күп кенә ризыкка төрле өстәмәләр, кушылмалар кертәләр. Икенче күзлектән караганда, дөнья да алгарышта бара бит. Азык-төлек җитештерүчеләр әлеге алгарышны ни дәрәҗәдә кулланадыр, монысы инде билгесез.
Сөт юллап кибеткә керсәң, иң әүвәл аның савытларына күз төшә. Аллы-гөлле төсләр белән: "Мине ал!" - дип карашны җәлеп итеп торган бу савытларда бер уртаклык бар - ул да булса сыер сурәте. Игътибар иткән булсагыз, андагы сыерларның күбесе "миндә гаеп юк" дигәндәй, серле караш белән елмаеп торалар. Чыннан да, киштәләрдә тулып яткан сөт сөтме ул? Әллә сөтнең ерак туганы гынамы?
"Казахстан сөтен мәчеләр бик ярата"
Бүгенге көндә Актанышта гына да төрле җирдә җитештерелгән сөт продукциясен сатып алырга була: Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән. Мәсәлән, соңгы арада кибет киштәләрендә Казахстаннан ук килгән сөтләр дә күренә башлады. Шунысы гаҗәп, ул бездә җитештерелгәненә карый күпкә очсызрак. Арада: "Мәчеләр дә яратып эчә аны," - дигән сүзләр дә ишетелде. Мәчеләр инде ул, берсүзсез, алдатмас. Сөт өчен генә түгел, казылыклардагы ит өчен дә җавап бирә алар. Тик шулай да сөткә әйләнеп кайтыйк. Тәүге сорау: ник очсыз ул?
Дөрес, бәягә күпмедер дәрәҗәдә Казахстан һәм элекке СНГ илләре белән Рәсәй арасында төзелгән таможня килешүе дә тәэсир итәдер. Шуның бәрабәренә ул яклардан күпләп алкоголь продукциясе дә, сыйфаты шикле булган ягулык-майлау материаллары да керде. Билгеле, аларның барысы да чагыштырмача бәясе очсыз булу аркасында халыкта киң танылу алды. Әмма очсыз әле ул яхшы дигән сүз түгел. Бу урында барон Ротшильдның сүзләре искә төшә: "Очсыз әйбер алырга мин ул чаклы ук бай түгел". Ягъни, саран ике түләр. Кайчак түбән бәя артыннан куып, без башка мөһим нәрсәләрне дә онытабыз. Сөт бит ул тәмле генә түгел, файдалы да булырга тиеш. Кемдер сөтнең үзен генә эчә, кемдер чәен сыеклый, ә берәүләр нарасыена сөтле боткасын да пешереп ашата.
Сөт ник ачымый?
Сөтнең кайсын сайларга? Кибеттән алыргамы, әллә инде сыер асраган таныш-белештәнме, яисә базарның бер почмагында сәүдә иткән эшмәкәр карчыкларданмы? Үзеңнеке булмагач, кайдан гына алсаң да, барыбер шикләнергә урын кала. Кибеттәге стерильләштерелгән сөтләр файда ягыннан бөтенләй өметсез саналалар. Чөнки анда витаминнар да, микроэлементлар да юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә ул ачымый да, аннан катык та, эремчек тә ясап булмый. Андый сөтнең тагын бер куркыныч ягы бар - аны ясавы да җиңел һәм зур чыгымнар таләп итми. Бары тик су, коры сөт, фосфатлар, пальма мае һәм башка кушылмалар гына кирәк. Пастеризацияләнгән сөт 90 градуста эшкәртелә.
Бу инде зарарлы бактерияләрне юк итү өчен эшләнә. Әмма файдалы бактерияләрнең саны яңа савылган сөткә караганда бераз кимрәк була. Бу сөт күп дигәндә 3-5 тәүлек саклана ала, ә савытын ачкач, тиз ачый. Ультра пастеризацияләнгәне - кыска вакыт эчендә 140 градуска чаклы җылытып кинәт суытылган сөт. Сөтнең файдалы сыйфатын саклап калу өчен бу иң кулай ысулларның берсе. Мондый сөт ябык савытларда 6 айга кадәр сакланырга мөмкин. Тик монда да сыйфаты буенча тулы ышаныч юк. Чөнки кайбер җитештерүчеләр әлеге алгарышны куллану урынына сөткә фосфатлар өстәргә мөмкин. Мәсәлән, натрий фосфаты өстәлгән азык озак саклана, тик шуны онытмаска кирәк - ул организмдагы кальций һәм башка мөһим элементларны чыгарырга да сәләтле. Аертылмаган сөт (цельное молоко), мөгаен, иң яхшысыдыр, әмма андыйны кибетләрдә очратып булырмы икән?
Агач агартырга менә дигән нәрсә...
Бихисап сораулар тудырган әлеге сөт сайлау вәзгыятеннән арыну максатында, сөтнең сыйфатын, аның исеме җисеменә никадәр туры килүен ачыклау өчен гади генә тикшеренүләр оештырып алырга булдым. Аны һәркем башкарып чыга ала. Иң әүвәл кибетләрнең берсеннән Казахстан сөтен юллап таптым. Аңа иптәшкә дип өстәп, шул ук майлылыктагы Башкортстанда һәм үзебездә, Чаллыда җитештерелгән сөтләрне дә алырга туры килде. Күптән түгел савылган чын сыер сөте дә табылды, анысын, тикшерү өчен, күршеләр корбан кылды. Сөтләрнең берсен дә алып мактау да, яки салып таптау нияте белән дә йөрмәдем, бары тик гади тикшеренү генә. Нәтиҗәләрне исә үзегез ясарсыз.
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә җитештерелгән сөтнең тышына "аертылмаган сөт, майсызландырылган сөт" дип язылган. Августның 15ләрендә иртәнге 6:10 сәгатьтә (иртәнге савымнан соңдыр бәлки) дөньяга килгән әлеге сөт 3 ай сакланырга сәләтле икән. Билгеле, ябык килеш. Ачык савытта күпме сакланачагын язып тормаганнар. Бары тик зур итеп "ультра пастеризацияләнгән сөт" һәм "минераллар һәм витаминнар сакланган" дип язылган.
Башкортстанда җитештерелгән сөтнең составы, шулай ук, "аертылмаган сөт, майсызландырылган сөт". Ябык савытта 5 тәүлек саклана алачагы да зур итеп савытның төрле ягында язылган. "Пастеризацияләнгән, эчәр өчен" дип тә язып куярга онытмаганнар.
"Югары сыйфатлы сыер сөте" шигаре астында дөнья күргән "гади, тәмле, натураль" үзебезнең сөтнең составы да шул ук. 5 тәүлек саклана ала икәне дә, ачкач, 1 тәүлек сакланачагы да күрсәтелгән һәм әлеге сөт пастеризацияләү ысулы белән эшләнгән.
Күршеләрдән алган сыер сөтенең җитештерүчесен күреп булмады. Әмма шунысы хак, гади авыл сыеры булырга тиеш ул. Шунысын гына әйтә алам, кайчандыр эчендә яшелчә-җимеш суы булган пластик савытта иде.
Сөттә крахмал кушылганын тикшереп карар өчен аңа бары тик йод тамызып карарга киңәш ителә. Әгәр крахмал булса, йод тамызгач, сөт зәңгәрләнергә тиеш (бу ысулны бал тикшергәндә дә кулланырга мөмкин). Крахмалсыз сөт бераз саргаерга тиеш. Кайбер җитештерүчеләр сөткә акбур яки сода да өсти. Аның барлыгын-юклыгын сөткә уксус салып тикшерергә мөмкин. Әгәр уксус салгач, сөт күбекләнеп, бераз кайнап алса, димәк, анда әлеге кушылмалар бар дигән сүз.
Экспериментка куелган сыер сөте йод белән тикшерүне яхшы узды - саргайды. Татарстан, Башкортстан сөтләре дә бераз төсләрен үзгәрттеләр. Казахстаннан килгәне "иң яхшысы" булып чыкты: күпме генә йод салсам да үз төсен үзгәртмәде ул. Хәер, зәңгәр төсне дә алмады. Чиратта, уксус катнашындагы тәҗрибә. Сыер сөте шулай ук әлеге тикшерүне яхшы узды: уксус белән кушылуга әллә ни карышмый катыкка әверелде. Татарстан һәм Башкортстан сөтләренең дә уксуска ушы китмәде, шулай ук, ачып чыгып, бераз куердылар. Казахстан сөтенә дә уксус куркыныч түгел икән. Уксус кушуга, ниндидер вак бүленмәләр пәйда булды һәм, әлбәттә, исе үзгәрде. Хурлап әйтүем түгел, әмма читтән караганда, суга болгатылган акбурны хәтерләтте ул. "Агач агартырга менә дигән нәрсә икән бу," - дип уйлап куйдым әле мин.
Сөттә төрле химик элементларның барлыгын даруханә дә сатылган лакмус кәгазе белән тикшереп карарга була икән. Моның өчен бары тик мәктәптәге химия дәресләрен искә төшереп китәргә кирәк. Кул астында булмау сәбәпле, бу ысулны кулланып карарга насыйп булмады. Хәер, тикшерү дип, болар инде иң гади, халыкчан сынаулардан санала. Дөресен генә әйткәндә, аларга гына карап, сөтнең химик составын ачыклау авыр. Моның өчен лаборатор тикшерү кирәк. Тик, шулай да, уйланырга урын бар. Кибетләрдә тәкъдим ителгән бихисап азык-төлек арасыннан табигый һәм файдалысын сайлап алу җиңелләрдән түгел. Бәя артыннан куып, сәламәтлек турында да онытмасак иде. Ә кем кайсын сайлый - монысы инде һәркемнең үз ихтыярында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев