Актаныш

Казанның 18 нче хастаханәсендә балалар томография тикшеренүен әниләре белән бергә уза

Татарстанда яшәүчеләр югары технологияле җайланмаларда бушлай тикшеренү узачак. Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсендә уникаль мөмкинлекләр тудырылган. Биредә уникаль Tim һәм Dot технологияләре белән җиһазланган магнит-резонанс томография кабинеты эшли. Әлеге томографлар әгъзаларны сәламәтлеккә бер зыянсыз, җентекләп карарга мөмкинлек бирә. Дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә, 18 нче шәһәр хастаханәсендә алып барыла торган эш белән...

Татарстанда яшәүчеләр югары технологияле җайланмаларда бушлай тикшеренү узачак.
Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсендә уникаль мөмкинлекләр тудырылган. Биредә уникаль Tim һәм Dot технологияләре белән җиһазланган магнит-резонанс томография кабинеты эшли. Әлеге томографлар әгъзаларны сәламәтлеккә бер зыянсыз, җентекләп карарга мөмкинлек бирә. Дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә, 18 нче шәһәр хастаханәсендә алып барыла торган эш белән бүген журналистлар да танышып кайттты. Биредә 2 МРТ-томографы (магнит-резонанс томограф) һәм 1 РКТ-томограф (рентген компьютер томографы) ярдәмендә табиблар пациентларны бушлай һәм түләүле нигездә тикшерә.
Үзәктә медицинаның "алтын стандарт"лары буенча онкологик тикшеренү, авыртусыз гистеросальпинография, "виртуаль" колоноскопия, туган вакытыннан ук балаларга наркозсыз МРТ үткәрү, йөрәккә МРТ кебек тикшеренүләр гамәлдә. Кабинеттагы мөһим үзенчәлек - ябык киңлектән "коткаручы" зур тәрәзәләр булуы, бу клаустрофобияле пациентларга МРТ-тикшеренүләр уздырырга мөмкинлек бирә.
"Барсмед" диагностика үзәкләре челтәре баш табибы Айнур Әхәтов әйтүенчә, ширкәт дәүләт белән партнерлык мөнәсәбәтләрендә 2012 елдан бирле эшли. "Быел 1,5 Тесла куәтлегенә ия өстәмә җиһаз кайтарылды, тәүлек буе эшли торган МРТны кулланышка керттек. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр тәүлек буе эшлибез. 1,5 һәм 3 Тесла куәтлегенә ия 2 МРТ-томографы һәм 1 РКТ-томограф бар. Әгәр пациентка бер көн эчендә тикшеренергә кирәк икән, федераль coll-үзәк буш вакытка яздыра, - диде ул.
МРТда тикшерү өчен, 8 мең 348 квота бүлеп бирелгән
Айнур Әхәтов әйтүенчә, быел тикшерүләр үткәрү өчен 8 мең 348 квота бүлеп бирелгән, шул исәптән 6 меңнән артыгы - Казанда. "Пациент үз симптомнарын әйтеп, яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итә. Нәрсәгә зарлануына карап, йә МРТ, йә РКТ-тикшеренүгә юллама бирелә. Пациент шалтырата һәм аны килешенгән вакытка яздыралар", - ди баш табиб. Айнур Әхәтов сүзләренчә, "Барсмед" квоталары 10 клиникага бүлеп бирелгән. Бу - 1 нче, 20, 21, 8 нче шәһәр сырхауханәләре, "Спасение" клиникасы һәм башкалар.
"Пациент терапевтка бара да, квота алып безгә тикшеренер өчен килә. Бернинди проблема да, чират та юк. Киләсе елга без МРТ тикшерүенә күбрәк квотага исәп тотабыз.
"Барсмед"ның диагностика мөмкинлекләре арткач, бу мөмкин эш. Без быел да Сәламәтлек саклау министрлыгы алдында тиешле квоталар нигезендә хезмәт күрсәтү буенча бурычларыбызны үтәчәкбез", - ди баш табиб.
МРТ уздыру ысулына карап, бәяләр төрлечә. Айнур Әхәтов контрастлы тикшеренү 5,5 мең сум, контрастсыз тикшеренү 550-560 сум тирәсе торуын әйтте.
1,5 һәм 3 Тесла куәтлегенә ия МРТ-томографларда көненә уртача 32-36 тикшеренү үткәрелә. Компьютер томографы буенча 15-20 кеше кабул ителә. Мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча, көненә уртача 3-5 тикшеренү уздырыла. Айнур Әхәтов әйтүенчә, МРТ аша күбрәк башына һәм аркасы сызлавына зарланып килүчеләр тикшерелә. Баш табиб аңлатканча, зарлану булган әгъзадан тыш, пациентның якындагы органнары да тикшерелә. "Мәсәлән, баш авыртуга зарланып килгән кешедә проблема баш миендә генә булмаска мөмкин, шуңа күрә умырткалык та сканер аша уздырыла, ягъни өстәмә рәвештә башка органнар да тикшерелә. Безнең максат - комплекслы диагностика, һәм шуның нәтиҗәсендә үзен сиздермәгән патологияләрне ачыклау", - дип ассызыклады Айнур Әхәтов.
Корсак куышлыгы органнарын тикшергәндә, 50 проценттан артык очракта тайпылышлар табыла
Баш табиб томографларда тикшеренү нәтиҗәлелеген саннар аша дәлилләде. Мәҗбүри медицина иминияте кысаларында, былтыр 3 654 тикшеренү үткәрелгән. "Кабаттан сынауларны кисәтү" профилактика системасы кысаларында, умырткалык 448 тапкыр тикшерелгән, 398 патология ачыкланган, бу 88,8 процентны тәшкил итә. 2017 елда корсак куышлыгы органнары сканер аша 1046 мәртәбә үткәрелгән, 590 патология ачыкланган, бу 56 проценттан гыйбарәт, шуларның 49ында (4,6 процент) яман шешкә шик туган. "Һәр икенче кешедә йә киста, йә ялкынсыну үзгәрешләре, йә үсеш аномалияләре табыла. Пациент бу хакта белмәгән була, аннары без аңа бу хакта хәбәр итеп, аны онкодиспансерга, 18 нче шәһәр хастаханәсенә, йә Төбәкара клиник-диганостика үзәгенә дәвалауга җибәрәбез. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, 10 процент очракта баш мие, 15 процентында күкрәк читлеге органнарында тайпылышлар ачыклана", - ди Айнур Әхәтов.
Томографка - әни белән бала бергә
Баш табиб МРТ-тикшеренүләрнең уртача вакыты 10-20 минут тирәсе тәшкил итүен әйтте. Яңа җиһазларның тагын бер уңайлыгы шунда: балага наркозсыз тикшеренү уздырып була. Бу очракта баланың әнисе белән кертелүе күздә тотыла. Тикшеренү вакытында баланың селкенмичә тик ятуы мөһим, моның өчен наркоз ясау кирәк булган. Хәзер исә, керү торбасы киңәйтелүе балага әни белән бергә керергә мөмкинлек бирә. "Кичке 9дан соң балаларга наркозсыз тикшеренү үткәрелә. Бала хәрәкәтләнсә, мәгълүмат яздыру кыенлаша. Иң мөһиме - баланы дөрес итеп әзерләү, көне буе хәрәкәттә тотып, ардырып, кичен тынычландырып, баласы белән әни тикшерүгә килә. Уртача 10-20 минут яталар", - ди баш табиб.
Айнур Әхәтов МРТ-гистеросальпинография ярдәмендә аналык торбаларын карап булуын, колоноскопиядән курыккан кешеләргә юан эчәккә МРТ уздырып булуын да билгеләп үтте.
18 нче шәһәр хастаханәсендә МРТ-тикшеренүләргә чират юк
18 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Ринат Җәләлетдинов елына 480 пациентның диагностика үзәге аша узуын әйтте. "Бүген дөнья стандартлары буенча хезмәт күрсәтү өчен, шушы кыйбатлы аппарат кирәк. Республикада күп кенә эш башкарыла, әмма бар кешене дә тәэмин итү мөмкин түгел. Республика җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы төрле механизмнар эзли, дәүләт-хосусый партнерлык шушы проблеманы хәл итү ысулларының берсе булып тора. Инвестицияләр җәлеп итеп, кыйбатлы аппаратура сатып алына. Моның өчен партнерлык килешүе төзелә. Бүген тикшеренүләргә мохтаҗ була торып, компьютер томографында тикшерү уза алмый калучылар юк. Бездә чират та юк диярлек", - ди баш табиб.
Диагностика үзәкләре кайда ачылачак һәм ачылган?
Хәзер район хастаханәләрендә дә югары технологияле җиһазларда бушлай диагностика тикшерүе узу мөмкинлеге тудырыла. "Барсмед" 18 нче шәһәр хастаханәсе партнеры гына түгел, бүген безнең тәкъдимнәр буенча алар зур районнарда да үз нокталарын ача. Чистай шундыйларның берсе. Чистай - республика өчен стратегик район, Яңа Чишмәгә дә, Нурлатка да Чистай аша узасы. Алабуга, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән дә очраклы гына сайланмаган. Шул рәвешле, без югары технологияле медицина ярдәме үтемлелеген арттырабыз", - ди Ринат Җәләлетдинов.
Бөгелмәдә МРТ кабинеты ачылышы җирле шәһәр халкына гына түгел, якын-тирәдәге район һәм шәһәр халыкларына да магнит-резонанс томографиясе хезмәтләрен алырга, невролог, кардиолог, эндокринолог, функциональ диагностика табибы, тарвматолог һәм онколог консультацияләрен алырга мөмкинлек бирә.
Чистайда хастаханә МРТ-томограф, эксперт класслы УЗИ аппараты һәм 16 каналлы электроэнцефалограф белән җиһазланган. Бу үзәктә төрле белгечлекле югары категория тәҗрибәле табиблар кабул итә. Көзен Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Яшел Үзәндә алтынчы диагностика үзәген ачарга ниятли. Киләсе елга Буада ачылу көтелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: