Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Көчле рух белән, шатланып яшәгез!

3-13 ноябрь - халыкара сукырлар декадасы. Шул уңайдан, үзебезнең район җирлегендәге сукыр инвалидларның хәленә кереп, якыннан күрешеп аралашулар да бүгенге көндә зур мәшәкатькә әверелде. Чөнки авылларга йөрүче автобуслар элеккечә көн саен йөрми. Сукыр инвалидларның туган көн һәм юбилейларын билгеләп, күчтәнәч кабын җылы сүзгә кушып тапшыру да сөендерер иде китек күңелләрен....

3-13 ноябрь - халыкара сукырлар декадасы. Шул уңайдан, үзебезнең район җирлегендәге сукыр инвалидларның хәленә кереп, якыннан күрешеп аралашулар да бүгенге көндә зур мәшәкатькә әверелде. Чөнки авылларга йөрүче автобуслар элеккечә көн саен йөрми. Сукыр инвалидларның туган көн һәм юбилейларын билгеләп, күчтәнәч кабын җылы сүзгә кушып тапшыру да сөендерер иде китек күңелләрен.
Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның, мохтаҗларның яшәешен көйләү һәм аларга матди ярдәм өчен районыбызда дистә елдан артык Игелек марафоны үткәрелә. Инде килеп, шушы фондка кергән хәер акчаларыннан яшьтән инвалид булучыларга, гомерен хезмәткә багышлап, картлыгында "хуҗасыз" исеме белән мыскыллауга дучар булган ветераннарыбызга да кечкенә өлеш чыгарып, өлкәннәр көнендә һәм юбилей көннәрендә дә тәбрикләүне гадәткә кертсәк, тагын да рәхмәтле булыр идек.
Район җирлегендә яшәүче хөрмәтле инвалид ветераннар, күз авыруына дучар булган сеңел-энекәшләр, барыгызны да декада уңаеннан тәбрик итәм. Киләчәктә дә бәхетле реаль тормышка өметләнеп, көчле рух күрсәтеп, горурланып һәм шатланып яшәвебезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев