Актаныш

Кем нинди бәрәңге ашый?

Авыл хуҗалыгы җирләрен тикшерү нәтиҗәсендә, алтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы белән зарарланган мәйданнарның республикада көннән-көн артканлыгы һәм соңгы ике елда аның учаклары Югары Ослан, Алексеевск, Әтнә, Балык Бистәсе районнарында ачыкланган иде. Шушы көннәрдә узган тикшерү нәтиҗәсендә, Актаныш районының берничә авылында да шәхси хуҗалыкларда теркәлде ул. Алтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы...

Авыл хуҗалыгы җирләрен тикшерү нәтиҗәсендә, алтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы белән зарарланган мәйданнарның республикада көннән-көн артканлыгы һәм соңгы ике елда аның учаклары Югары Ослан, Алексеевск, Әтнә, Балык Бистәсе районнарында ачыкланган иде. Шушы көннәрдә узган тикшерү нәтиҗәсендә, Актаныш районының берничә авылында да шәхси хуҗалыкларда теркәлде ул.
Алтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы белән зарарланган бәрәңге үсентеләре, гадәттә, уңыш бирми. Бәрәңге алу мәшәкатьләре белән җир кишәрлекләрендә мәш килгәндә, хәер, беребез дә буш төпләргә бик игътибар бирмибез. Ә бер зарарланган үсентедән башлангыч алган авыру тора-бара бөтенләй уңышсыз калдырырга мөмкин. Монда инде "икенче икмәгебез"нең генә түгел, башка яшелчәләрнең уңышы да шик астына куела. Игътибар бирми, даими рәвештә зарарланган туфракта яшелчә-җимеш үстерүнең киләчәге икеле.
Әлеге авыру бәрәңге бүлбеләре белән тарала һәм, гадәттә,бакчачыларның үз гаебе белән. Күршедән, читтән орлыкка бәрәңге юнәтү киң таралган күренеш. Кибеттән сатып алганда исә, иң әүвәл карантин сертификатын сорау урынлы.
Зарарланган мәйданнардан алган уңышны бары тик үз хуҗалыгыңда гына куллану шарт. Алтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы кеше сәламәтлеге өчен зыянлы түгел, ягъни курыкмый ризыкка кулланырга була. Әлбәттә, тагын кабатлап әйтү урынлыдыр, авыз итәрлек уңыш җыеп алалсаң.
Авырудан саклану ысуллары: җир эшкәрткән коралларны тиешенчә чистарту, бәрәңге сабакларын яндыру, авыруга каршы торырлык сортларны үстерү, көздән туфракны тирән эшкәртү дә авыру таралуга киртә куя. Шулай ук, нематода авыруы билгеле булган очракта, зарарланган мәйданда 4 ел дәвамында бәрәңге утыртудан тыелып тору зарур. Әлеге авыру белән көрәшкә үз кишәрлекләрендә күршеләрегез дә кушылса, аннан котылу күпкә җиңел булачагы да көн кебек ачык.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: