Актаныш

Кешене нигә инсульт нигә “суга”?

Бүген кемнедер инсульт сугуы турында еш ишетәбез. Күпләр аны замана чире дип тә атарга өлгерде инде.

                                 Башына кан сауган кешене “инсульт суккан” диләр. Табиблар телендә баш миенең кан әйләнеше кинәт бозылу һәм баш миенә кан савуны инсульт дип атыйлар. Инсульт суккан кеше еш кына аяк яки кулларын хәрәкәтләндерә алмый, кемнәрнеңдер йөзләре кыйшая, авыру хәтта аңында булса да, сөйләшә алмаска мөмкин. Бу куркыныч авыруның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүе, әлбәттә, баш миенең кайсы җиренә кан савуга һәм аның нинди дәрәҗәдә көчле булуына бәйле була.

                                 Инсульт, нигездә, кан басымы югары булган, кан авыруы белән изаланган кешеләрдә очрый. Баш миендәге киңәйгән кан тамырларының кинәттән өзелүе дә кан савуга китерә. Ул вакытта кеше кинәт аңын югалта. Чирле кешенең күзләре йомыла, йөзе кызарып чыга, сулыш алуы бозыла. Баш миенә кан савуның башка төрләре дә билгеле. Мәсәлән, баш миенең кан юллары тарая. Тора-бара алар бөтенләй томаланырга да мөмкин. Шул чакта кеше үзенең башы әйләнгәнен сизә, аның аяклары хәлсезләнә, кан басымы төшә, йөрәк эшчәнлеге начарлана. Иртәнге якта уянуга аның теле көрмәкләнә башлаган була, аяклары тотмый, ләкин авыру аңын югалтмый.

 

                                 Баш миенә кан саву, сәбәпләренә карап, төрле кешедә төрлечә узарга мөмкин. Ул кайсыберәүләрне инвалидлыкка китерә, ә кемдәдер җиңел формада да узарга мөмкин.

                                 Кызганычка каршы, соңгы елларда инсульт сугу очраклары ешайганнан-ешая бара. Аның сәбәбе, могаен, башта санап үткән авырулар саны артуга, эчкечелек белән шөгыльләнү ешаюга, шулай ук замана кешеләренең гаять тынгысыз тормышта яшәвенә бәйледер.

Инсультның башлангыч билгеләре

1. Йөз, кул-аяк мускул-ларының (аеруча гәүдәнең бер ягында) кинәт үзләренең сизү сәләтен югалтуы.

2. Зиһеннең таркалуы, сөйләм бозылуы.
3. Бер яки ике күзнең кинәт күрми башлавы.

4. Йөрешнең начараюы, коорди-нацияне югалту, баш әйләнү.

5. Бер сәбәпсез кинәт баш авырта башлау.

                                 Әлеге сигналларны, әгәр алар тиз үк югалса да, игътибарсыз калдырмагыз. “Ашыгыч ярдәм”не чакыртыгыз. Ашыгыч медицина ярдәме мөһим, чөнки күп кенә инсультка каршы дарулар, дөрес диагноз куелганда һәм дәвалау инсульт башланганнан соң тиз вакыт эчендә кулланганда гына, нык ярдәм итә.
Инсультка китерүче факторлар: стресслар, атмосфера басымы тибрәлү, ару, начар гадәтләр – спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы, шикәр диабеты, гиподинамия, канда холестерин күләме арту (атеросклероз), кан басымы күтәрелү.

Инсультны искәртүдә нәтиҗәле чаралар:

*кан басымына каршы табиб билгеләгән даруларны вакытында куллану;

*тәмәке тартуны ташлау;

*диета саклау;

*физик көчергәнешне арттыру. Даими физик күнегүләр дә файдалы;

*стресстан качу. Моңа физик күнекмәләр һәм күңелне күтәрүче хис-тойгылар булышлык итәр.

    Чыганак: Өмет

       

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: