Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хастаханәгә машина белән

Алдан хәбәр ителгәнчә, сентябрь башыннан районыбызның авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина учреждениеләренә, график нигезендә, махсус автобус йөртә башлады. Әлеге яңалык “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

Бу хезмәт районның “Игелек үзәге” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм район үзәк хастаханәсе белән берлектә алып барыла.

Дәвалау оешмасына махсус җиһазландырылган автомобиль йөртә. Автомобильнең сыйдырышлыгы – 5 пассажир урыны, шул исәптән, кресло-коляскада хәрәкәтләнүче гражданин өчен бер урын. Автомобильнең махсус версиясе Аппарель белән җиһазландырылган, аның буенча пассажир автомобильгә коляскасы белән бергә керә ала.

Машина расланган план-график нигезендә, алдан килешенгән урыннарның берсенә килә. Үзләре генә йөри алмаганнар өчен машина өйгә килеп ала. Диспансерлаштыру үтүче һәр төркем фельдшерга беркетелә.

Бүгенге көнгә Актаныш район хастаханәсенә 608 өлкән яшьтәге кешене алып килү гамәлгә ашырылды. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына даими режимда китерү хезмәте алдагы елларда да дәвам итәчәк.

Илсөяр Гарифуллина, районның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев