Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Киләчәктә дәваханәләр беркетелгән халык санына карап кына финансланачак

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 10 июлендә чыккан 1259 санлы карары нигезендә, иминиятләштерелгән халыкны үзе яшәгән территориягә якын булган дәваханәләргә беркетү бара. Шуның нигезендә, мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды дәваханәләргә беркетелгән халыкны электрон базага терки. Моның өчен Актанышта яшәүчеләрнең район үзәк дәваханәсе гомум гамәли табибларының шәфкать туташларына, авылларда...

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 10 июлендә чыккан 1259 санлы карары нигезендә, иминиятләштерелгән халыкны үзе яшәгән территориягә якын булган дәваханәләргә беркетү бара. Шуның нигезендә, мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды дәваханәләргә беркетелгән халыкны электрон базага терки.

Моның өчен Актанышта яшәүчеләрнең район үзәк дәваханәсе гомум гамәли табибларының шәфкать туташларына, авылларда яшәүчеләрнең җирлектәге фельдшерларга мөрәҗәгать итүләре сорала. Үзең белән паспорт, медицина полисы, мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы булуы шарт. Халыкны дәваханәләргә беркетү 15 декабрьгә кадәр дәвам итә. Киләчәктә дәваханәләр беркетелгән халык санына карап кына финансланачак. Шуның өчен һәркем әлеге хакыйкатьне дөрес аңлап, вакытында дәваханәләргә беркетелсен иде, дип хәбәр итә район үзәк дәваханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев