Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Көн саен кофе эчсәң, ни була?

Бу хуш исле эчемлекне яратамаган кеше сирәктер.

                            Көн саен күп күләмдә кофе эчү йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле проблемаларга һәм йөрәк мускуллары талчыгуына китерергә мөмкин, дип белдерә  табиб-терапевт Надежда Чернышова.  

 

                          “Кофены чамадан тыш күп эчкән очракта йөрәк мускулы кирәгеннән артык эшли, йөрәк кыскарулары тизләшә, боларның барысы да йөрәк мускулы талчыгуына   һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин”, – дип кисәтә табиб.  

 

                          Табиб санап үткән кире күренешләр арасында  ярсу, пошаманлык, йокы режимы бозылу бар. Аларның барысы  да нерв системасын артык стимуллаштыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Чернышова бу эчемлек организмнан калий һәм башка микро- һә макроэлементларны чыгара, шуңа күрә аларны тулыландырып торырга кирәк.

Реклама

 

                          Әмма, ди табиб, көненә 1-2 чынаяк кофе зыян итми, киресенчә, акыллы эштә файдалы гына булачак.

 

      Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Саулыгым-байлыгым