Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Колак кына димәгез

Моңа тикле район үзәк хастаханәсендә колак, тамак, борын авыруларын дәвалаучы ЛОР табибы булмау сәбәпле, авырулар кемгә мөрәҗәгать итәргә белмичә тилмерәләр иде. Ә бит колаклары авыртучы яисә начар ишетүчеләр аз түгел. Ниһаять, районга шундый табиб кайтып, эшли башлады. Райондашларны әлеге табиб белән таныштыру максатыннан һәм ЛОР авырулары хакында аңлатуын үтенеп, Юлия...

Моңа тикле район үзәк хастаханәсендә колак, тамак, борын авыруларын дәвалаучы ЛОР табибы булмау сәбәпле, авырулар кемгә мөрәҗәгать итәргә белмичә тилмерәләр иде. Ә бит колаклары авыртучы яисә начар ишетүчеләр аз түгел. Ниһаять, районга шундый табиб кайтып, эшли башлады.
Райондашларны әлеге табиб белән таныштыру максатыннан һәм ЛОР авырулары хакында аңлатуын үтенеп, Юлия Ливатованың үзенә мөрәҗәгать иттек.
- Мин Казан дәүләт медицина университетының педиатрия бүлеген тәмамладым. Аннан соң, ЛОР авырулары буенча ординатурада укыдым. Һәм Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсендә ЛОР табибы булып эшләдем. Хәзер бирегә килдем.
- Актанышта Сезне ничек кабул иттеләр?
- Биредә озак еллар ЛОР табибы булмаганлыктан, авыруларга кыенга туры килгән. ЛОР табибы эшли башлаганны ишеткәч, бик күп килә башладылар. Нигездә 60 яшьтән өлкәнрәкләр мөрәҗәгать итә. Күпчелегенең колакларының ишетү сәләте кимегән.
- Юлия Александровна, райондашларга отит (колак ялкынсынуы) авыруы хакында аңлатып үтик әле. Колак ялкынсынуы нилектән килеп чыга?
- Колаклар - иң нәзберек органнарның берсе. Шуңа күрә, салкыннан беренче чиратта алар зыян күрә. Яз кояшы елмая башлауга ук, баш киемнәрен салып йөрүчеләрне күпләп күрергә мөмкин. Өлкәннәр яланбаш йөрмә, суык тидерерсең, дип гел тукып торса да, күпләр аны кыш буе да киеп карамый: миңа башлык килешми, мин болай да туңмыйм дип яки башка сәбәпләр табып, яланбаш йөрүен дәвам итә. Салкында башка кимичә йөрү күп авыруларның килеп чыгуына сәбәпче булып тора. Кызганыч ки, язның ялганчы кояшына күпләр алдана... Хәтта озын чәч тә колакларны салкын җилдән, кар-яңгырдан саклый алмый. Салкыннан җылыга кергәч, гел колаклар авырта - һава температурасының кисәк кенә алмашынуы шулай тәэсир итә. Юеш баш белән урамга чыгучылар да сәламәтлекләрен куркыныч астына куя, чөнки отит авыруы барлыкка килү өчен күп вакыт кирәкми: якындагы кибеткә башыңа кимичә генә чыгып керсәң дә, бу авыруның килеп чыгуын көт тә тор.
- Башка факторлар да сәбәпче булырга мөмкинме?
- ОРЗ, ОРВИ, хроник гайморит, антибиотикларны эзлексез куллану, гигиена кагыйдәләрен үтәмәү дә отит авыруы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.
- Авыруның билгеләренә килсәк...
- Ишетүчәнлек кими, колак барабаны артында тавышны кертми торган сыеклык җыела; колакта көчле авырту барлыкка килә, бигрәк тә кеше ятып торганда; колак барабаны бик нык зыян күргән булса, колактан сыекча ага башлый. Үзегездә шундый билгеләр сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәвалану катгый тыела.
- Ни өчен?
- Чөнки колакларда бик күп нерв җепселләре урнашкан. Салкын тиюләрдән, грипптан өзлегүләр вакытында колакларның нерв җепселләре зарарланып, ишетү сәләте кимергә, колакта туктаусыз тавыш, колак авырулары барлыкка килергә мөмкин. Әгәр колакта туктаусыз тавыш ишетелә икән, аны инде тулысынча бетереп булмый. Бары тик елга ике тапкыр, яз һәм көз айларында дәвалау алып, ныклап көчәеп китүеннән сакланып кына була. Үз белдегең белән дәвалану да колаклардагы җепселләрне зарарларга ихтимал. Иң элек отитның нинди төре икәнен ачыкларга кирәк.
- Отит ничә төрле була соң?
- Тышкы, урта һәм эчке отит була. Отит авыруын дәвалаганда кулланыла торган даруның оптималь күләмен билгеләү зарур. Тышкы отитларны дәвалаганда, тамчыларны күбрәк тамызырга кирәк, чөнки препарат колак тишеген тулысынча тутырырга тиеш. Урта отитны дәвалаганда исә тамчылар азрак күләмдә кирәк булачак: препарат колак пәрдәсенә эләгергә тиеш, бер тамызганда 3-5 тамчы да җитеп тора.
Колак пәрдәсе тишелгәндә составында спирт булган тамчылар куллану катгый тыела, чөнки колак эченең лайлалы тышчасының ялкынсынуын һәм көчле авырту китереп чыгара.
- Әгәр колак ялкынсына икән, иң элек нишләргә киңәш итәсез?
- Иң элек, ишетү торбаларын ачу өчен, борын куышлыгын чистарта торган препаратлар кулланырга кирәк. Һәм, әйткәнемчә, табибка мөрәҗәгать итәргә.
- Отит авыруы килеп чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк дип исәплисез?
- Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгына исә аяк табаннарының тәэсире көчле. Шуңа күрә салкынча явымлы, җилле җепшек көннәрдә аякларны туңудан һәм юешләнүдән сакларга кирәк. Борыннан чыккан сыек бүлендекләрнең куеруын булдырмагыз. Моның өчен күбрәк су эчәргә киңәш итәләр. Бүлмәне еш җилләтергә, тузанны юеш чүпрәк белән еш сөртеп торырга онытмагыз.
Аз гына көннәр җылынуга ук, баш киемен салырга ашыкмагыз; кыш айларында, гомумән, башлыксыз йөрү турында онытырга кирәк; машинада йөргәндә бөтен тәрәзәләрне дә ачмагыз, хәтта җәйге эссе көннәрдә дә, үтәли җил нәтиҗәсендә, салкын
эләктерү бик җиңел. Организмыгызны чыныктырыгыз. Аеруча балаларның колакларын саклагыз. Чөнки аларның колаклары белән борын арасы кыска. Шунлыктан инфекция эләгү ихтималы зур. Әниләргә балаларыгызның борынын көн саен юып торыгыз, аларны кечкенәдән үк борын куышлыгын чистартырга өйрәтегез диясем килә.
- Күпләр колак тишекләрен мамыклы таякчык, шырпы белән чистарта. Моңа карашыгыз?
- Нормадагы колак сагызы колак тишекләрендә менә дигән дезинфекция үзенчәлегенә ия, шуңа күрә аны чистартып торуның бернинди файдасы юк. Сәламәт колакларны мамык, шырпы, төрле колак чистарткычлар белән чистартырга ярамый, шул исәптән балаларныкын да. Бу бары тик тиренең зарарлануына һәм инфекция килеп чыгуына гына китерергә мөмкин. Гел-гел таякчыклар белән чокып торганда, сагызы эчкәрәк кереп тыгызлана, нәтиҗәдә ишетүне тоткарлый. Һәм аны табиблар ярдәменнән башка алып булмый.
Колакларны баш юган вакытта җылы су һәм сабын белән юу да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев