Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Компьютер артында күзегез арыймы?

Монитор алдында утырулар күзләргә зыян китерми калмый.

Бүгенге заманда дөньядагы һәр өченче кеше көн саен озайлы вакыт компьютер артында утырып эшли. Әлбәттә, барыбыз да яхшы аңлый: монитор алдында утырулар күзләргә зыян китерми калмый...

Күзләр сәламәтлеген саклау өчен күпсанлы нәтиҗәле киңәшләр бар һәм бүген аларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык. Күпләр хәтта мониторның зәңгәр төсенең тәэсирен киметү һәм күзләр арымасын һәм сәламәт булсын өчен махсус күзлек тә кияләр. Һәм дөрес тә эшлиләр! Дөрес, андый күзлекләрнең тик сыйфатлысын, ышанычлы фирмалар җитештергәнен генә сайлап алырга кирәк. Шулай ук күз күрүе белән проблемаларны искәртү өчен түбәндәге киңәшләргә күз салу зыян итмәс:

  • Беренчедән, эш урынын дөрес оештыру кирәк. Бу күзләрне саклауга ярдәм итәчәк. Монитор сузылган кул аралыгында булырга, ә аның биеклеге күзләр дәрәҗәсеннән берникадәр түбәндәрәк булырга тиеш.
  • Утырган креслогыз уңайлы булсын. Аның биеклеген үзегезгә кирәк булганча җайлагыз. Иң мөһиме, утыргыч умыртка баганасына туры утырырга ярдәм итәргә тиеш. Ә терсәк һәм иңбашлар, креслоның терсәк куйгычында ятып, туры почмак хасил итәргә тиешләр.
  • Һәр 40-45 минут саен кыска тәнәфесләр ясап алыгыз. Бу инде һич тә эш өстәлен ябып, социаль челтәрләрдә ял итәргә кирәк дигән сүз түгел. Бу вакытта компьютер яныннан китеп торыгыз: саф һава суларга тышка яки балконга чыгыгыз, аш бүлмәсенә барып, су эчеп килегез яки тәрәзәдән тышка карап торыгыз. Әйткәндәй, ерак арадагы предметларны карарга киңәш ителә.

Табиблар шулай ук күзләр өчен махсус гимнастика эшләп алырга вакыт табыгыз ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев