Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Коронавирус белән хастаханәгә эләгүчеләр саны арта

һТатарстанда узган тәүлектә 97 кешедә ковид теркәлгән.

        Табиблар вакцина кадатырга һәм ревакцинация үтәргә чакыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та узган шимбәдә маска кию режимын кертү турындагы тәкъдимен җиткерде. 

        Актаныш район үзәк хастаханәсенә ковид авыруыннан беренче вакцина 2020 елның 29 декабрендә ясалды. Шул вакыттан бүгенгәчә район үзәк хастаханәсенә 30200 вакцина кайтарылган. Аның 26 060-ы "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы,  ягъни "Спутник-V" вакцинасы. 

                Хроник авырулары булганнарга һәм күптән түгел ковид белән авырганнарга 3480 данә бер компонентлы "Спутник лайт"кадалган. "Ревакцинация ясатучыларга бер компонентлы буларак "Спутник-лайт" вакцинасы ныграк ошый", ди прививка кабинеты шәфкать туташы Расиха Хөснуллина. 14 көн аерма белән ясала торган тагын ике вакцина гамәлдә. 515 райондашыбыз "Эпи-Вак-Корона", 105 актанышлы "Кови-Вак" вакцинасын ясаткан.  
               

 Ревакцинация алучылар да арта, аларның саны 3400. Хәзер инде прививка кабинетына өченче ревакцинация сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар.

                Апрель аеннан вакцинация алучылар саны кискен кимегән иде. Әмма июль ахыры һәм август башында инфекциянең баш күтәрүе сизелде. Шул сәбәпле, прививка кабинетына вакцинациягә килүчеләр артты.

               Бүген хастаханәдә 500 данәдә "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы бар. Башка төр вакциналарга заявка бирелде.            

Кабат саннарга күз салсак, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус диагнозы куелган 64 кешене хастаханәгә салганнар. Ковидтан үлүчеләр саны үзгәрешсез калган-1998 кеше исәпләнә.         

 Эпидемиологлар сүзләренә караганда, июль белән чагыштырганда, хафаланыр өчен җирлек бар. Бер ай элек, тәүлегенә әлеге чир йоктырган 40лап кеше теркәлсә, хәзер авырып китүчеләр саны күпкә югары.                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев