Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

КОТЛЫЙБЫЗ: Бүген Россия санитария-эпидемиология хезмәте барлыкка килүгә 100 ел

1922 нче елның 15 сентябрендә, Россия өчен иң авыр санитар-эпидемиологик вәзгыять чорында, РСФСРның Халык Комиссарлары Советының “Республиканың санитария органнары турында” Декретына кул куела. Бу дата рәсми рәвештә дәүләт санитария хезмәтенә нигез салынуда башлангыч нокта булып исәпләнә.

          1939 нчы елның 14 маенда СССР сәламәтлек саклау халык комиссариаты тарафыннан шәһәр һәм район санитария-эпидемиология станцияләре турында нигезләмәсе раслана. Бу нигезләмәдә әйтелгәнчә, санитария-эпидемиология станцияләре район сәламәтлек саклау бүлегенең гомүми җитәкчелеге астында районнарга яки шәһәрләргә бөтен санитар һәм эпидемиягә каршы чаралар комплексын административ территориядә күрсәтүче учреждение булып тора. 
1941 нче елның 4 гыйнварында Минзәлә районында  санитария-эпидемиология станциясе оеша. Аның вәкәләтенә Актаныш, Калинин, Мөслим, Сарман районнарына хезмәт күрсәтү йөкләнә. 1948 нче елда Актаныш районы сәламәтлек саклау бүлеге каршында дезинфектор ставкасы кертелә. 
Беренче дезинфекторлар булып районда Абдрахманова Сәрия Сәлах кызы, Закирова Мөнәздаха Закир кызы эшли башлый. 50 нче еллар башында Актаныш районы үзәк хастаханәсе базасында санитария-эпидемиология бүлеге ачыла. Беренчеләрдән  Тимербаева Резеда Заман кызы (1956-1959 нчы еллар), Мостафина Фәймә Абдрахман кызы (1960-1963 нче еллар) бүлек мөдире булып эшлиләр. 

        РСФСРның Югары Советы Президиумының 12 нче гыйнварыннан һәм ТАССРның Югары Советының 1965 нче елның 14 нче гыйнварыннан “Татарстан АССРның административ бүленешенә узгәреш кертү турындагы”  Указы нигезендә  ТАССР сәламәтлек саклау министрлыгының 1965 нче ел 10 февралендагы  53 нче санлы приказы чыгарылып 18 хезмәткәр (шуның 3 се табиблар) штаты белән Актаныш санэпидстанциясе мөстәкыйль оешма булып оеша. Бактериологик һәм санитар-химик лабораторияләр оеша, дезинфекция хезмәте үсеш ала. 

               Актаныш районы санэпидстанциясенең беренче баш табибы итеп Мөхәмәтова Кофия Солтан кызы куела (1965-1972 елларда).
Санэпидстанция Актаныш авылының Дзержинская урамында урнашкан иске генә булган 1 катлы агач бинада урнашкан була. Шунда ук бактериология лабораториясе дә оештырыла.


                               Санитар-эпидемиологик хәл авыр булган, бигрәк тә алтмышынчы һәм җитмешенче елларда район халкы арасында төрле йогышлы авырулар күп булганда: дифтерия, корсак тифы, дизентерия, кызамык, коклюш, гепатитлар, шулай ук кешеләр һәм хайваннар өчен уртак инфекцияләр (ящур, туберкулез, бруцеллез, себер җәрәхәте һ. б.), педикулез, чесотка, трахома, шулай ук тиешле матди-техник база һәм транспорт булмау, эш көннәре һәм сәгатьләре белән санашмыйча, ә карантин чорында аның чикләреннән чыкмыйча гына, үз эшенә бирелгән белгечләр эшләде: санитар табиблар Мостафина Фәимә Габдрахманова, Мөхәмәтова Кофия Солтан кызы, Гайнуллина Дунә Кәрим кызы, Закиров Рөстәм Абдулла улы, Шәйгарданов Рафит Муразяп улы, табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Әскәрова Фирдәүсә Әскәр кызы, санитар табиб ярдәмчеләре: Пугачев Михаил, Улемаева Мәрзия Сәлих кызы, Усманова Александра Пётр кызы, Абдуллина Мәрьям, Галиуллин Борис, Латипова Флүрә, дезинфекторлар: Закирова Мөназдаха Закир кызы, Әльмөхәммәтова Мәдинә, Даянова Равилә Гыйләҗетдин кызы, Сәлахова Фирүзә Вәгыйз кызы, дезинструкторлар: Дәүләтбаева Тәнзилә Закир кызы, Хөсәенова Ләлә Дәүләтхан кызы, бактериология лабораториясенең фельдшер-лаборанты Борһанова Роза Зәки кызы, баклабораториянең санитаркасы Шәмсемөхәммәтова Сәмәния, шоферлар Дәүләтбаев Дамир Шакирҗан улы, Галимов Рәсим Гаян улы.


1991 елның 30 мартында кабул ителгән «Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында» РСФСРның Законы сәламәтлек саклау системасында санитария-эпидемиология хезмәте урынын закон белән беркетте, шулай ук күзәтчелек функцияләрен кискен көчәйтте һәм санитария законнарын бозган өчен таләпләрне катгыйландырырга мөмкинлек бирде. Россиянең санитария-эпидемиология хезмәтен РСФСРның санитария-эпидемиология күзәтчелеге дәүләт комитеты җитәкли. Санитария-эпидемиология хезмәте сәламәтлек саклау министрлыгы составыннан чыкты. Санэпидстанция дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге дип үзгәртелә.


Күп төрле функцияләргә халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен формалаштыру, максатчан программаларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда, башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнештә тору, дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелекне тормышка ашыруда, социаль-гигиена мониторингын үткәрүдә катнашу кебек вазыйфалар өстәлде. Лабораториядә дә зур үзгәрешләр булды, лабораторияне техник компетентлык һәм бәйсезлек буенча сынау лабораторияләренә куела торган ГОСТ Р ИСО/МЭК 17025 милли стандартлары таләпләренә туры килүенә аккредитацияләү үткәрелде. Аны үткәрүгә әзерлек эшен табиб-бактериолог Талипова Лилия Расул кызы (1995 елдан 2017 елга кадәр эшләгән), табиб-химик Гәрәева Дилбәр Дильфат кызы (1989 елдан 2015 елга кадәр эшләгән) лаеклы рәвештә башкардылар.


1987 елның февраленнән санэпидстанциянең баш табибы, ә алга таба Актаныш районында дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек үзәгенең баш санитар табибы һәм Актаныш районы буенча баш дәүләт санитария табибы булып 2005 елның 1 мартына кадәр 18 елга дәверендә, Казан дәүләт медицина институтының санитария-гигиена факультетын тәмамлаган санитария табибы, югары квалификацион категорияле белгеч Хафизова Зәмфирә Зиннур кызы эшләде.


2005 елда Россиянең дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтен үзгәртеп кору үткәрелде. Татарстан Республикасында үзгәртеп кору барышында яңа контроль-күзәтчелек органы - кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең унҗиде территориаль бүлектән торган яңа идарәсе төзелде. 


Федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" һәм шәһәр-районнарда дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәкләре 17 филиалны үз эченә алган бердәм федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге"нә үзгәртелде.


Актаныш районы санитария-эпидемиология хезмәте 2 учреждениедән тора: Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге 3 белгеч штаты белән һәм «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең Актаныш районы филиалы  20 белгеч штаты белән.


2005 елда санитария-эпидемиология хезмәтен үзгәртеп кору барышында Роспотребнадзорның территориаль бүлекләре һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итә торган "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау оешмасы барлыкка килеп, Хафизова Зәмфирә Зиннур кызы Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли, ә 2008 елның 1 августыннан 2021 елның 30 апреленә кадәр ул Чаллы шәһәрендә, Актаныш районында "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлеген җитәкли.


Актаныш районы санитария-эпдидемиология хезмәте коллективы һәрвакыт бердәмлеге, яхшы эшләве, үз эшенә бирелгән кешеләр белән аерылып торды. Кем генә булмасын: белгечләр, машина йөртүчеләр яки хуҗалык хезмәткәрләре, һәркем һәрвакыт үз эшләрен белеп, намус белән эшләделәр.
Табиблар һәм урта персонал белгечләре арасында күпләр югары һәм беренче квалификация категорияләренә ия булдылар, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрергә омтылдылар. Аларның икесе: табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Ваһапова Наилә Фәһим кызы һәм дезинструктор Хөсәенова Ләлә Дәүләтхан кызы Россия Федерациясенең «Сәламәтлек саклау отличнигы» значогы белән бүләкләнәләр.


Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеген 2008 елның августыннан алып хәзерге вакытка кадәр Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Мөслим, Минзәлә, Актаныш районы буенча баш дәүләт санитария табибы урынбасары Хафизова Луиза Махиян кызы җитәкли. 1994 елда медицина-профилактика эше белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый.
2021 елның сентябреннән “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” нең Актаныш районы бүлеге «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» Чаллы филиалының Актаныш районында бүлеге дип үзгәртелә, бүлек мөдире булып 2021 елның маеннан Сафиуллина Ләйсән Фәрхәт кызы эшли, ул 2011 елда медицина-профилактика эше белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый.

 

Автор- "Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалы санитар табибы ярдәмчесе Әминова Н. Ф.

 

Актаныш районы санитар-эпидемиология хезмәтенең барлыкка килү һәм үсешенә багышланган язмаларны  90 еллык бай тарихка ия "Актаныш таңнары" газетасының иртәгә 16 сентябрьдә чыгачак саныннан укый аласыз. 

 


    
    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев