Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

КОТЛЫЙБЫЗ:Җаваплы хезмәткә - зур хөрмәт!

Районыбызның медицина хезмәткәрләре катлаулы эпидемиологик вакыт куласасында да тырыш хезмәт куйдылар. Сәламәтлек сагында тордылар һәм үзләренең изге эшләрен әле дә зур җаваплылык белән дәвам итәләр.

Бүгенге медицина юнәлеше буенча киңәшмәдә бер төркем алдынгылар бүләкләнеп үтте.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән Ләйсән Анамова,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәт хаты белән Рәмзия Гарипова, Ләйсән Әхмәтова, Ләйсән Габдуллина, Гүзәлия Шәрипова, Гөлгенә Маннанова, Фәүзия Мөхәммәтдинова, Ләйсән Вилданова хөрмәтләнде.

Альберт Сафиуллин Актаныш муниципаль районы башлыгының Почёт грамотасына, Ирина Гыйльванова, Ландыш Әдиятуллина, Рәмилә Кашапова һәм Гөлфәния Ильясова муниципаль районның Рәхмәт хатлары һәм грамоталарына лаек булдылар.

Үзәк хастаханәнең Рәхмәт хаты белән Гүзәл Фәйзуллина, Габидә Шәймәрданова, Эльвира Шәйморатова, Миләүшә Баянова, Рәмилә Әхмәтдиновалар хөрмәтләнделәр.

Медицина өлкәсендә хезмәт салу - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек таләп итә торган өлкә. Әлбәттә, Актанышыбыз медицина хезмәткәрләре нәкъ шундый затлар. Ихлас тәбрик итәбез, иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев