Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

КТны кайчан һәм ничек үтәргә?

Авырдым, әмма район үзәк хастаханәсеннән компьютер томографиясе (КТ) үтү өчен юллама бирмиләр. КТны кайчан һәм нинди очракларда үтеп була дип, бик күп мөрәҗәгатьләр керә. Әлеге сорауларга ачыклыкны район үзәк хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Анжелика Хөсәенова кертте.

-Соңгы тәүлектә  ОРВИ белән авыруның 17  һәм пневмония белән авыруның 16 очрагы теркәлде. Моны аз дип тә, ул хәтле күп дип тә булмый. Авыручылар  КТ ны кайчан үтәргә һәм табибка күренгән һәр кеше аны үтә аламы дип сорыйлар. 

 

Минем шуны әйтеп узасым килә, безгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аша елга450 КТ һәм 125 МРТ  күренү өчен бушлай квота бирелә. Болар беренче чиратта юл-транспорт һәлакәтенә очраучыларны, травма алучыларны, яман шеш белән авыруга  шиге булганнарны шушы тикшерүләргә юллама белән җибәрәбез. Хәзер аларга коронавирус пандемиясе дә кушылды. Пациентның күкрәк читлеген тикшертү өчен РКТ га юллама бирелә.

 

Пациент үз теләге белән генә РКТ үтә алмый. Моны кешенең хәленә карап, табиб билгели. Әгәр пациентның температурасы күтәрелә һәм вируслы инфекция билгеләре сизелә икән, ул фильтр-бокстагы табибка мөрәҗәгать итә. Һәм хәленә карап, табиб аңа РКТ үтәргә кирәклеген әйтсә дә, ул аны шул ук минутта үтә алмый. Моның өчен чиратка язылырга кирәк. Әлеге эшне мин башкарам. Без БСМП һәм Авиценага карыйбыз. Авиценадагы 30 квота бетте. Ә БСМПга  әле җибәрә алабыз. 

 

-Нинди очракларда?

 

-Пациентның температурасы  төшеп, авыру симптомнары кимегәч, пациент РКТ үтәргә языла. Әгәр кешенең хәле авыр булып, аңа махсус дәвалану таләп ителә икән, аны фильтр-бокстан Чаллыдагы йогышлы авыруларны дәвалаучы хастаханәгә илтәбез. Безнең районнан 80 кешенең күкрәк читлеган тикшертү өчен КТга җибәрдек. 

 

-РКТ үтү өчен чиратлар күпме? Сездән юллама булмаган очракта, ул түләүлегә бара аламы?

 

-Чыннан да, КТ үтү өчен чиратлар бик нык күп. Инде ноябрь аена язмыйлар.Түләүледә үтәргә теләсәләр дә, алдан чиратка язылырга кирәк. КТны Чаллыдагы Авицена, БСМП да, Тукай районы хастаханәсендә, 2 нче шәһәр хастаханәсендә ясатырга була. 

 

-КТның организмга зыяны бармы?

 

-Бар, әлбәттә. Аны бер-бер артлы ясатырга ярамый. Ким дигәндә дүрт ай вакыт узган булырга тиеш. Минем райондашларга мөрәҗәгать итеп, саклык чараларын саклагыз диясем килә. Битлекләр киегез, кулыгызны антисептиклар белән эшкәртегез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев