Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

КУАНЫЧЛЫ ХӘБӘР: «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган "Шәфкать" бәйгесендә Гөлнара Җәлилованың "Хәнияле Әлем" язмасы җиңү яулады

"Ватаным татарстан" газетасы оештырган «Шәфкать» бәйгесендә өченче урынны ике автор бүлеште. Берсе аның якташыбыз, Аеш авылы кызы, күренекле журналист, шагыйрә Казаннан Гөлнара Җәлилова. Гөлнара Җәлилованың бәйгегә юллаган «Хәнияле Әлем» язмасы гомер буе Актаныш районының Яңа Әлем авылында фельдшер булып эшләгән Хәния Бәдертдинованың авыр һәм мактаулы хезмәте турында үтә дә җылы хисләр белән сугарылган.

      Бүләкләү тантанасында Хәния Бәдертдинова үзе дә катнаша.  «Мине бала тудыру йортыннан кайтканнан бирле белгән шәфкать туташы ул Хәния апа. Мине, минем кызларымны гына түгел, озакламый инде безнең оныкларны да үстерешәчәк ул. Аз гына соравым туса, әле дә Хәния апага шалтыратам. Безнең авылга, районга кылган игелегегезнең иге-чиге юк. Чиксез зур рәхмәт сезгә», – диде Гөлнара. Актаныш районы Яңа Әлем авылында 40 ел фельдшер булып эшләгән Хәния апа үтә дә тыйнак кеше булып чыкты. «Безнең эш гади генә инде, – дип башлады ул сүзен. – Эшемне бик яратам. Фельдшер булып эшләү дәверендә ял көнемә дә, төнемә дә үзем хуҗа түгел идем. Әмма гаиләм эшемне аңлап кабул итте. Тормыш иптәшем дә гел терәк булды. 1,5 мең халкы булган җирлеккә ике белгеч хезмәт күрсәттек. Авыл халкы белән дә бик аңлашып эшләдек». Сүз уңаеннан, Гөлнара Җәлилова премиясен Хәния ханымга тапшырды.

 Бәйгедә тагын бер райондашыбыз- Актаныш районы Качкын авылыннан Гөлзәлифә Әхмәтгалиева җиңү яулый, аның «Сукмак» хикәясе икенче урынга лаек була. 

Игътибарыгызга Гөлнара Җәлилованың язмасын тулы вариантта тәкъдим итәбез. 

  Хәнияле Әлем

 Мәрьямемә өч яшь тулып кына киткән вакыт – апрель ахырында балалар бакчасыннан җил чәчәге белән кайттык. Мин аңа сөендем генә – ичмасам, иммунитеты була мәйтәм, кечкенә вакытында тәмам итәбез, димен…

 

Ыхы, булган дие. Иптәш кызларның балалары өч-дүрт көннән хәлләнүгә таба китсәләр, минем Мәрьям җил чәчәгенең кирәген бирде. Җирле педиатрны чакырдык, түләүледән дә табиб килеп китте – түзәсе, һәм үткәреп җибәрәсе, диләр дә, китәләр болар. Берсе маргонцовка суын сөртергә куша, икенчесе, юк, тәгаен зеленка, ди. Су кертергә ярамый, һавага чыгасы түгел. Хет әллә нәрсә сөрт – баланың температурасы кимеми, теге “кызыл башлар” яшен тизлегендә үрчи, бер атна дигәндә, баланың тәнендә бер чиста җире калмый. Керфек аралары, чәч һәм каш бөртеге саен сулы баш, кул чукларын да бер-берсенә терәп җыя алмый бала – анда да өсте-өстенә чыккан җил чәчәге.

  Ун көнләп узгач, мин үзем дә шәүләгә әвереләм, төннәр буена бала тибрәтеп, тынычландырып чыгам, аңа кушылып үзем елыйм. Ике атна дигәндә, Актанышка – әниләргә кайтып китәм. Бу вакытта Мәрьямгә төртке-төртке зеленка тидереп азапланасы калмый – пумала алып, башөсте зеленка агызырлык кына бала көзге каршысында: “Әнием, мин хәзер шулай яшел бака булып калачакмынмы инде?” – ди. Теге авырттырып чыккан зәхмәт өстенә иң беренче баш калкытканнарының кутырлы кычытулары өстәлә.

    Актанышта бөтен “удар”ны дәүәни белән дәүәти алса да, тынычлап утырып та тора алмаган балага карап, теге явызларның чигенмәүләреннән гарык булып… Хәния апаның телефонын җыябыз. Инде һавага алып чыкмыйбыз, юындырмыйбыз, һаман аза гына, кычынуына чыдый алмый, дип тезә генә әни…

    Хәния апа: “Май пиннеге — имәннең яшь ботакларыннан пиннек җыеп, мунча кертегез”, — диде. Дәүәти шундук машинасына утырып имән эзләргә чыгып чаба, әни мунча газын кабыза. Пиннек белән мунча кереп чыккан бала, бармакларын язып, тәмләп ашап, изрәп йоклап китә. Икенче көнгә без чыккан яңа баш күрмәдек – кутырлар төшкән, суланып торганнары кипкән, кызыл җирләр тынычланган иде. Ул вакытта Хәния апага укыган рәхмәтләр! Ярый Хәния апа бар да, ярый аның букча тулы тәҗрибәсе бар!

   … Ә минем кебекләр – меңләгән. Һич шикләнмичә әйтә алам – Актаныш районы Яңа Әлем авылы белән генә чикләнмәгән ул Хәния апа. Казаннар да аңа шалтырата, чаллылар да, әлмәтлеләр дә, кайбычлылар, грозныйлылар да. Чөнки әниләребез безне Хәния апа белән үстергән, безнең әниләрнең балалары үз балаларын Хәния апа белән үстерә. Сүзем — Яңа Әлем авылы фельдшеры Бәдертдинова Хәния апа турында.

     Актаныш районы Иске Кормаш авылында алты балалы гаиләдә туып үскән Хәния, медицина көллиятен тәмамлап, 20 яшендә килә безнең авылга. Булачак тормыш иптәше – Ралиф Бәдертдинов курчак шикелле матур кызны ятка бирми, еракка җибәрми. 1977 елда алар гаилә корып яши башлый. Ә Әлемгә килер алдыннан Актаныш хастаханәсе шәфкать туташлары Хәниянең колагына киртләп куярга онытмыйлар тагын – ничекләр эшләрсең инде ул авылда – үзе зур, халкы – усал…

  - Усаллыгын кем белсен – усал булганнары да гадел усал булгандыр, ә менә авыл чыннан да нык зур иде, — дип искә ала ул чакларны Хәния апа. – Юллар юк, бот төбеннән пычрак ерып йөрүләр дисеңме, туңып-өшеп карлар ерумы. Аннан, без эшләгән чорда аның эше дә күп – авыл мәктәбендә генә 550 бала укый иде. Аларның бөтен прививкасы безнең өстә, балалар бакчасы да бар. Сандружина эше дә бездә – махсус әзерлек эшләре кысаларында эш соңы битлекләр тегә идек. Ул чакта Сәхия апа белән ял көннәрендә дә алмаш-тилмәш чиратлап эшләдек – фельдшерның аның ял көне юк ич аның.

    Хәния апа эшли башлаган елларында ук сынау узган кеше. Ике тапкыр кендек әбисе булырга туры килгән аңа. “Хатын бәбәйли”, — дип гыжлап килеп кергән югары оч Әбүдәр абый сүзләреннән соң ул һәрчак әзер торучы сумкасын эләктереп, чыгып чабарга гына өлгерә. Барып кергәндә, бәби беренче авазын сала – Хәния апа кендек бавын кисеп, соңгылыкларын чистартып, баланы сөртештереп, пеленкага төреп, төнгә каршы Әбүдәр абзый белән олы юлга чыга. Авыл советы машинасына утырып – баланы район үзәгенә алып төшеп китәләр.

    Икенче шундый ук очрак 1982 елның апрелендә була – авылдашы Рәмзия, вакытыннан алда чирләп, ирен фельдшергә йөгертә. “Үзем киенәм, үзем өйдәге энциклопедиямне актарам – кендек бавын дөрес кисү буенча битне эзлим, маңгайдан шабыр-шабыр тир ага…”

– Менә ул вакыйгаларны искә алсаң, чып-чын кино төшереп була, — дип куя Хәния апа тыйнак кына. – Аллаһка шөкер, күңелсез очраклар булмады – авыл халкы бик канәгать иде, бер авыр сүз ишеткәнем булмады.

– Яңа Әлемлеләрнең “усал” дигән кушаматы рас килмәде алайса?

– Юууук. Пенсиягә кадәр тарта алмаячаксың, дигәннәр иде. Пенсиягә кадәр дә тарттым, пенсиядән соң да биш ел эшләдем әле, — дип елмаеп куя нурлы Хәния апа. – 1976 елда урнашкан идем эшкә, 2017нең декабренә кадәр эшләдем. Яратып эшләдем – төнлә икешәр вызовка чыга идем, бөтен авылның кемдә нинди авыру икәнен яттан белдем.

– Балалар үстерергә – өч чибәркәегез Айсылу, Дилбәр,Гөлнарга вакыт кала идеме соң, Хәния апа? Яки эш беренче урында булдымы?

– Эш беренчедә булгандыр, Гөлнара. Без бит 24 ел әнкәй – иремнең әнисе белән бергә яшәдек. Бианай бик карашты балаларны. Ә ирем – Ралифның төнлә чыгып киткәндә дә, кырын караш ташлаганы булмады. Ул йөгерүләр артында кеше сәламәтлеге торганын ул бик яхшы аңлый иде… Бик матур яшәдек. Менә, май башында гына Ралиф абыең кинәт китеп барды – йөрәк… Ялгыз калдым…

Бик авыр вакытларында эндәштем шул Хәния апага. Сөйләшерлек куәте дә юк иде. Ул үзе дә күп еллар яман чир белән көрәштә. Һәм шаккатам – колоссаль хезмәт куеп, авыл халкының тирән хөрмәтен казанып та: “И, язма апаем (Актанышта кечерәкләргә апаем дип эндәшәләр – Г.Җ.), мин ни эшләгән”, — дия ала.

– Алайса, бөтееен халык исеменнән шәфкатегез өчен рәхмәт әйтәм, Хәния апа, — димен, үзем дә күз яшьләрен йота-йота. – Озын гомер телим! Һәм ие, Әминә җил чәчәге белән чирләмәде, прививка куйдырыйммы?

– Табибтан сора инде, апаем, мин бит фельдшер гына…

– Миңа сезнең сүз кирәк, Хәния апа.

– Куйдырыргадыр дим, аннан үсә төшкәч, авыр кичерәләр…

Гөлнара Җәлилова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев