Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

КУРКЫНЫЧ СТАТИСТИКА: Кимибез бит, райондашлар!

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Актаныш районында 36 бала туган, әмма бакыйлыкка күчүчеләр саны туучылардан ике тапкырга диярлек күбрәк - 71 кеше. Актаныш (23 бала), Актанышбаш (2), Яңа Әлем (2), Иске Кормаш (1), Чуракай (1) җирлекләрендә туучыларның артуы күзәтелсә, Татар Суксу, Пучы җирлекләрендә бу сан кимүгә таба бара. Иң аянычы, шушы...

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Актаныш районында 36 бала туган, әмма бакыйлыкка күчүчеләр саны туучылардан ике тапкырга диярлек күбрәк - 71 кеше.
Актаныш (23 бала), Актанышбаш (2), Яңа Әлем (2), Иске Кормаш (1), Чуракай (1) җирлекләрендә туучыларның артуы күзәтелсә, Татар Суксу, Пучы җирлекләрендә бу сан кимүгә таба бара. Иң аянычы, шушы вакыт эчендә районыбызның башка җирлекләрендә бер бала да тумаган.
Ни кызганыч, районда гомуми үлем структурасы сакланып килә. Яңа Әлем (7), Кәзкәй (4), Иске Кормаш (3), Татар Суксу (5), Мәсәде (3), Аеш (3), Иске сәфәр (4), Укы (2) авылларында үлемнең артуы күзәтелә.
Кан әйләнеше системасы авырулары нәтиҗәсендә ике айда 36 райондашыбызны югалтканбыз, онкологик авыру белән 8 кеше вафат булган, тышкы факторлар нәтиҗәсендә 4 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Үлүчеләрнең 13е эш яшендә булу аеруча аяныч.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев