Актаныш

Кырлыган ( Иван-чай, копорский чай, кипрей) әзерләү

Кырлыган чәенең файдалы үзлекләре күпләргә магълүм. Ул кан составын яхшырта,кан басымын нормалаштыра,үзәк нерв системасының ялкынсынуын киметә, ашказаны-эчәкләрнең микрофлорасын көйли,аллергия булдырмауда, йокысызлыктан, баш авыртудан,эч катудан ярдәм итә, вирусларга каршы торучанлыкны арттыра.Чәйне бронхит,ОРЗ, үпкә ялкынсынганда, ир-атларда булган аденома простаты һәм простатит авыруларына дәва буларак та кулланалар икән.Ул иммунитетны арттырукга, организмны чистартуга сәләтле....

Кырлыган чәенең файдалы үзлекләре күпләргә магълүм. Ул кан составын яхшырта,кан басымын нормалаштыра,үзәк нерв системасының ялкынсынуын киметә, ашказаны-эчәкләрнең микрофлорасын көйли,аллергия булдырмауда, йокысызлыктан, баш авыртудан,эч катудан ярдәм итә, вирусларга каршы торучанлыкны арттыра.Чәйне бронхит,ОРЗ, үпкә ялкынсынганда, ир-атларда булган аденома простаты һәм простатит авыруларына дәва буларак та кулланалар икән.Ул иммунитетны арттырукга, организмны чистартуга сәләтле. Чәй йөкле һәм бала имезүче хатын-кызга аеруча файдалы. Химик анализлардан күренгәнчә, кырлыган чәендә барлык төр микроэлементлар һәм бик күп төрле витаминнар булуы ачыкланган. "С" витамины гына да бу чәйдә карлыган һәм лимонда булганга караганда бермә-бер күберәк икән. "В" группасы витаминнарының да күп булуы исбатланган.
Кырлыганны июль ахыры-август башында җыйнарга кирәк. Үсемлек чәчәк атып, ефәк җепселләр хасил итә башлагач, аны җыйнарга ярамый. Чәй әзерләү өчен үсемлекнең җирдән өске барлык үсентеләре дә кулланыла.
Чәй әзерләү түбәндәге этаплардан тора:
Җыйналган кырлганның чәчәкләрен кисеп алып, аерым киптерергә һәм чәй пешергәндә кушып пешерергә була.
Кырлыганның калган өлешен 5-7 сәгатькә клеенкага төреп "тирләтергә"кирәк.
Кулга чиста перчатка киеп, сабакның йомшак өске өлешен һәм яфракларын сыдырып төшерергә.
Җыйналган яшел массаны кулга көйләгән иттарткычтан чыгарырга кирәк. Бу авыр эш, ләкин болай эшләгәндә үсемлек күзәнәкләре тышчасы тулысынча җимерелә, согы чыга. Сок чыгаруның икенче юлы да бар: калын целлофан пакетка үсемлекне тутырырга да, каты җиргә куеп, чүкеч белән согы чыкканчы бик каты төяргә кирәк.
Юеш массаны эмальле яки пластик савытка тыгызлап тутырырга һәм савыттан кечерәк размердагы капкач белән капларга, капкачны авыр эйбер белән бастырырга, кырыйларын юеш сөлге белән томаларга .
Шушы хәләттә масса 6-8 сәгать тора. Бу процесс "ферментация"дип атала. Бик тәмле булып каен җиләге исе килү ферментация процессының тәмамлануын белдерә.
Яшел чәй массасын табага 3-4 см калынлыкта җәяргә дә, духовкада 100 градуста 1 сәгать киптерергә кирәк.
Яртылаш кипкән массаны ,җәймәгә җәеп, күләгәле- җилле урында яфраклы чәй төсенә кергәнче киптереп бетерү мөһим.
Чәйне киндер янчыкларга тутырып, коры җиргә элеп сакларга киңәш ителә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: