Актаныш

Лейкозны дәвалап буламы?

"Минем сүзем лейкоз авыруы турында. Малларда бу йогышлы чир бик күп бит. Без, авыл халкы, чирле сыерның сөтен эчәбез, итен ашыйбыз. Итен генә түгел, бавырын, үпкә-йөрәген, эчәгесенә тикле ашыйбыз, сөтен сатып, шул сөттән эшләнгән маен алабыз, итен сатып, колбаса алып кайтабыз. "Ничек эшкәртеп ашарга, ничек бу чирне бетерергә?" - дип...

"Минем сүзем лейкоз авыруы турында. Малларда бу йогышлы чир бик күп бит. Без, авыл халкы, чирле сыерның сөтен эчәбез, итен ашыйбыз. Итен генә түгел, бавырын, үпкә-йөрәген, эчәгесенә тикле ашыйбыз, сөтен сатып, шул сөттән эшләнгән маен алабыз, итен сатып, колбаса алып кайтабыз.
"Ничек эшкәртеп ашарга, ничек бу чирне бетерергә?" - дип сорамыйм да, чөнки бетереп булмаячак. Сыер чирле булса, бозавы 100% чирле була микән? Барысы турында да аңлатып, язма урнаштырсагыз иде.
Хөрмәт белән, Роза апагыз, Актаныш."
Редакциябезгә килгән шушы хат белән без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялаловка мөрәҗәгать иттек.
- Илгиз әфәнде, чыннан да, сыерлардагы лейкоз чире кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый дип исәпләнә иде. Ә бүген...
- Соңгы тикшерү нәтиҗәләре бу чирнең маллардан кешеләргә дә йогуын раслады. Сыерларда лейкоз авыруы - яман шеш белән төгәлләнә торган йогышлы хроник чир, икенче төрле әйткәндә, мөгезле эре терлекләрдәге кан рагы. Шуңа бу малларның сөтен, итен кулланганда, кешедә яман шеш баш калкытырга мөмкин. Мондый сыер сөтен бары тик озаклап кайнатканнан соң симертүдәге бозауларга һәм дуңгыз балаларына эчерергә ярый. Сыер асраучы шәхси хуҗалыкларда малның лейкоз белән авыруын белмичә, эшкәртелмәгән сөтне үзләре дә эчәләр, балаларына да бирәләр. Ә кеше өчен авыруны тудыручы түгел, ә андагы онкогенлы матдәләр булуы куркыныч, алар хәтта кайнатканда да зарарсызланмый.
- Белүемчә, лейкоз - гаять киң таралган чир: аның белән кешеләр дә, хайваннардан мөгезле эре терлек кенә түгел, сарык-кәҗәләр, дуңгызлар да авырый. Бу комарлы авыруны кисәтү һәм киметү максатыннан Актаныш ветеринария берләшмәсе нинди чаралар куллана?
- Районның торак пунктларында ветеринария хезмәткәрләре елына ике тапкыр (язын - көтүгә чыкканчы һәм кышын - араннарда асрау чоры алдыннан, сентябрь-октябрь айларында) беркетелгән урыннарда сыерлардан кан алуны оештыралар. Тикшерү нәтиҗәләренә килсәк, 2016 елның октябрь-ноябрендә Чишмә, Иске Балтач, Әтәс, Колын, Иске Айман, Яхшый, Тәкмәк авылларында лейкозлы сыерлар ачыкланмаган, Иске Байсар җирлегендә нибары - 1, Кәзкәй җирлегендә 3 очрак теркәлгән. Шул ук вакытта, тискәре күренешләр күп авыллар да җитәрлек: мәсәлән, Яңа Әлемдә - 77 очрак, Татар Суыксуында - 64, Мари Суыксуда - 35, Татар Ямалы, Чөгәнәдә - 25, Шәбез һәм аскы Актанышта - 22, Бүләк, Чат, Чалманаратта 15-16 авыру мал табылган. Кан авыруына китергән бу вирус бер терлектән икенчесенә селәгәй, кан, сөт һәм башка юллар аша күчә. Авыруның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр дә сәбәпче. Шуңа күрә терлек сатып алганда хайванның ветеринария кенәгәсен карарга һәм җирле ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Ә чир табылган малларны сәламәтләреннән аеру зарур.
- Лейкозлы сыердан бозау да чирле булып туамы?
- Алай дип кистереп әйтмәс идем. Туганда еш кына бозаулары сәламәт туа, әмма сыер вирусны бозаулаган вакытта, бозавын ялаганда йоктырырга мөмкин. Бозауларның 5-20 проценты исә карында чакта ук вирус белән зарарланган була.
- Бу чирне дәвалап буламы?
- Кызганыч, әмма бүгенге көндә бу авыруга каршы бернинди дару да, вакцина да юк. Лейкозга каршы көрәш, беренче чиратта, терлектән тикшерү өчен кан алу һәм аны изоляцияләү белән чикләнә. Әгәр сыерда лейкоз ачыклана икән, аны көтүгә чыгару тыела. Авыруының иртә стадиясендә суйган мал итен пешергәннән соң әле файдаланырга мөмкин. Чөнки уңай иммунодиффузия стадиясендәге (РИД) маллар вирус йөртүче санала, әмма клиник авыру түгелләр. Әмма иң элек ветеринария-санитария экспертизасы үткәртү зарур. Чирнең ахыргы стадиясендә исә инде ни дә булса эшләргә соң. Экспертиза үткәргәндә мондый түшкә утильләштерүгә җибәрелә, шуннан соң аны сату һәм эшкәртү тыела.
- Бик җиңел һәм тиз таралучы бу чиргә каршы көрәш район, республика, ил күләмендә бердәм алып барылганда гына нәтиҗәле була ала, димәк?
- Авыру маллар булганда хуҗалыкта эшне тиешенчә оештыру мөмкин түгел. "Лейкоз белән авыручы терлек саны буенча, кызганыч, Татарстан илдә лидерлар арасында. Моның төп сәбәбе гади. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре лейкозны авыруга санамый. Ә чынында, лейкоз бик җитди һәм теләсә кайсы хуҗалыкның икътисади хәленә йогынты ясый торган чир. Лейкоз - республиканың ветеринария өлкәсендәге җитди проблемаларының берсе", - дигән иде ТР Министрлар Кабинеты дәүләт баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов. Республикада сөт комбинатларына, балалар туклануына шундый авыру маллардан алынган сөтне тапшыручы хуҗалыклар бар. Комбинатларда сөт нинди дәрәҗәдә пастеризацияләнгән: җитәрлекме-юкмы икәне билгесез. Авыру белән көрәшүнең бердәнбер юлы - сатып алынган малны ветеринар ярдәме белән тикшерергә, авыру булган очракта аны ит комбинатына тапшырырга кирәк. Шушы юл белән генә авыл мал башын сәламәтләндерергә мөмкин.
БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН: Лейкоз чире кешеләр арасында 1845 елда билгеле була, 1856 елда терлекләрдә барлыгы ачыклана. Аны беренче тапкыр Көнбатыш Пруссиядә асрала торган чуар токымлы сыерларда ачыклыйлар. Безнең илдә ул 1945 елдан соң күренә башлый. Сугыштан соңгы авыр елларда илнең икътисадын күтәрү, терлек санын арттыру максатыннан, чит илләрдән терлек кайтартыла. Кара-чуар, голштин-фриз токымнары белән лейкоз чире дә үтеп керә. Ул чорда авыруларга каршы тору тиешле югарылыкта булмаганга, аларның җирле токымнар белән кушылуы аркасында, авыру киң тарала.
Мәгълүм булганча, Евразия икътисади берлегенең азык-төлек куркынычсызлыгы турында техник регламент таләпләре нигезендә сау-сәламәт сыерларның гына сөтен сатарга рөхсәт ителә. Димәк, лейкоз белән авырганнарының сөтен җыю тыела. Бу таләпләр 2017 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: