Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Өлкән яшьтәгеләр арасында эчкечелекне профилактикалау

Алкогольне күп куллану илдәге иң актуаль проблемаларының берсе булып тора. Еш кына кешеләр алкогольне барлык кайгылардан дару рәвешендә кулланалар, чөнки чыннан да беренче вакытта ниндидер җиңеллек тоелган кебек хис ителә. Әмма бу ялган, алдаучан хис. Акрынлап алкогольга ияләшү күзәтелә, аңа бәйлелек барлыкка килә башлый. Алкоголь - өлкән яшьтәгеләрнең егылуына, авыр...

Алкогольне күп куллану илдәге иң актуаль проблемаларының берсе булып тора. Еш кына кешеләр алкогольне барлык кайгылардан дару рәвешендә кулланалар, чөнки чыннан да беренче вакытта ниндидер җиңеллек тоелган кебек хис ителә. Әмма бу ялган, алдаучан хис. Акрынлап алкогольга ияләшү күзәтелә, аңа бәйлелек барлыкка килә башлый.
Алкоголь - өлкән яшьтәгеләрнең егылуына, авыр җәрәхәтләргә, үлем очрагына китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Өлкән яшьтә спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны бу яшьтәге кеше организмында су-тоз балансы бозылуы һәм төрле хроник авырулардан җәфа чигү белән аңлатыла. Шуңа күрә дә ашказаны, йөрәк һәм бавыр күп күләмдә алкоголь белән көрәшә алмый.
Алкогольның ашказаны-эчәк трактына тәэсире
Беренче йотымнар белән үк авызга эләккән алкоголь тиз арада организмга агулау тәэсире ясый башлый. Этил спирты селәгәй составын үзгәртә, аның зарарсызландыру үзенчәлеге начарлана, авыз куышлыгы авыру йоктыруга җиңелрәк бирешә башлый. Алкогольны системалы рәвештә куллану тешләр сәламәтлегендә дә зыянлы чагылыш ясый. Кагыйдә буларак барлык алкогольгә бәйлелектән җәфа чигүчеләрнең дә тешләре начар хәлдә.
Ашказаны-эчәк трактына эләгү белән этанол үңәч һәм ашказанының лайлалы катламын яндыра. Спиртлы эчемлекләрне еш куллану җәрәхәтләрне көчәйтә, ә бу үз чиратында тукымаларның үлеменә (некрозга), эзофагит (үңәч ялкынсынуы) һәм башка авырулар барлыкка килүгә этәргеч ясый.
Ашказанының даими этанол белән ярсытылуы даими рәвештә әче су кире килүенә һәм изжогага китерә. Эчүне дәвам иткәндә хәл тагын да начарлана, азыкны эшкәртүдә ярдәм итүче тоз кислотасы (соляная кислота) аз күләмдә барлыкка килә башлый, яисә бөтенләй бетә. Шулай ук дөрес эшкәртүчәнлек өчен кирәкле ферментлар күләме дә кими. Болар барысы да кан йөреше процессына тискәре йогынты ясый.
Алкоголь үңәч сфинктрларына үлемгә тиң тәэсир итә, шуның нәтиҗәсендә йоту процессы бозыла. Азык үңәчкә ыргытыла, аның стеналары сузыла (тартыла). Вакыт узу белән алар шартлый һәм кан агу күзәтелә.
Алкоголь йогынтысында ашказаны суы (желудочный сок) эшләп чыгару кими. Аны эшләү өчен җаваплы булган бизләрдә атрофик үзгәрешләр күзәтелә. Алар инсулинны азрак күләмдә эшләп чыгара һәм азык эшкәртү начарая.
Алкоголь ашказаны асты бизенә дә тискәре йогынты ясый: анда эшкәртү ферментлары булмау сәбәпле эчәргә яратучыларда хроник ашказаны асты бизе ялкынсынуы (хроник панкреатит) барлыкка килә. Аннан тыш спирт биз юлларының кысылуына (спазм протоков) сәбәпче була, ә бу үз чиратында ферментлар тоткарлануга (застой) һәм органның ялкынсынуына китерә.
Алкогольның йөрәк һәм кан тамырларына тәэсире
Организмга эләккәннән соң этил спирты санаулы минутлар эчендә канга сеңә. Тамырлар киңәя, стеналарының тонусы түбәнәя, кан бернинди каршылыкларга очрамыйча тизрәк йөри. Нәтиҗәдә йөрәк мускуллары күбәйгән күләмдәге канны йөртү өчен үсә барган көчәнеш белән эшләргә мәҗбүр булалар. Кан йөрәк казанчыклары (желудочки сердца) аша тиз уза, басым түбәнәю сәбәпле аяк-кул чукларына барып җитә алмый һәм аларны туклыклы матдәләр белән тукландырудан мәхрүм итә.
Тиз арада тискәре процесс башлана: тамырлар кинәт кысыла, бу үз чиратында кан әйләнешенең начараюына йогынты ясый. Әгәр кеше спиртлы эчемлекләрне бик еш куллана икән, мондый "гимнастика" тамырларны тиз арада эштән чыгара.
Атеросклероз. Тамырлар хәлсезлеге дөрес кан әйләнешен тәэмин итә алмый. Кан саву (инсульт), инфаркт, ишемия барлыкка килү куркынычы арта.
Югары кан басымы. Кеше ничек ешрак эчә, шул чаклы тизрәк артериаль гипертензия - кан басымы күтәрелү барлыкка килә. Югары кан басымы криз һәм инсультка этәрә.
Йөрәк ритмы бозылуы аритмиянең төрле төрләре үсешенә китерә.
Йөрәк мускуллары зарарлануы. Җәрәхәтләнгән урыннарда тоташтыручы тукымалар барлыкка килә, алар миокарда күзәнәкләре хезмәтен үти алмый. Йөрәк стеналары юкара һәм тиз бирешүчәнгә әйләнә, йөрәк җитенкерәмәве (сердечная недостаточность) барлыкка килә.
Баш миенә тәэсир. Башкаларга караганда тизрәк һәм ныграк баш мие күзәнәкләре спиртлы эчемлекләрнең агулы матдәләренең массалы һөҗүменә дучар ителәләр. Фикерләү органы кан белән интенсив рәвештә тукландырыла, шуңа күрә дә агулаучы кушылмалар анда тиз барып җитеп кенә калмый, ә анда җыела да. Спирт токсинарының чыгарылу тизлеге сеңдерелү тизлегеннән түбәнрәк булу сәбәпле күп сәгатьләргә сузыла, шул вакытта алар баш мие күзәнәкләрен агулый, аның төзелешен (структурасын) һәм эшчәнлеген боза.
Болар барысы да эзсез узмый. Кеше шәхес сыйфатларын югалта: интеллект түбәнәя; хәтер, игътибарлылык, фикерләү сәләте начарлана. Мораль сыйфатлар өчен җавап бирүче үзәкләрнең үлеме нәтиҗәсендә кеше кешелек сыйфатларын җуя, җәмгыять кунуннарына каршы гамәлләр кыла, оят һәм үз-үзенә тәнкыйть үзлекләрен югалта.
Баш миенең арт чүмеч өлеше зарарлануы хәрәкәтләнү функциясе бозылуына китерә, болар координация үзгәрүдә, ышанычсыз йөрүдә чагылыш таба.
Баш мие тамырлары структурасы үзгәреше психик авырулар барлыкка килүгә этәрә.
Алкоголь һәм аның бавыр сәламәтлегенә тәэсире
Кеше тормышында һәм сәламәтлегендә бавырның әһәмияте бик зур. Ул иң мөһим функцияне - организмны төрле зарарлы матдәләр белән агуланудан саклауны башкара. Спиртлы эчемлекләр агу буларак бавырны таркатуга һәм эшкә яраксылануга китерәләр.
Бавырда барган авыру процесслары, үт сыекчасы тоткарлану, таш барлыкка килү һәм күзәнәкләрнең үлеменә китерә. Алар урынына бавыр күзәнәкләре эшчәнлеген кабат торгыза алмаслык тоташтыручы тукыма барлыкка килә. Спиртлы эчемлекләрнең һәр дозасы белән бу "ямаулыклар" күбәяләр һәм бервакыт бавырның яңадан тууына илтәләр. Ул эшчәнлеген югалта һәм кеше көчле агуланулардан үлемгә дучар була.
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгу авыр нәтиҗәләргә китерә, тормыш һәм яшәеш өчен куркыныч булган авырулар барлыкка килә:
алкогольле май дистрофиясе (алкогольная жировая дистрофия), гепатит, асцит, цирроз (бавыр таркалу).
Өлкән яшьтә күп кешеләр төрле дарулар кулланучан, шуңа да алкоголь куллану белән бәйле куркыныч туа. Чөнки спиртлы эчемлек дару белән бәйләнешкә кереп кулланылган даруның организмга тәэсирен, файдасын киметергә, яисә бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин. Дару белән алкоголь бер үк вакытта кулланылмаса да мондый тәэсир югалмый. Шуңа күрә дә алкоголь йөрәк, кан тамырлары авыруларын, шикәр диабеты авыруын дәвалауны катлауландыра.
Алкогольның организмга тәэсире кире кайтара алмаслык. Аңлы кеше алкоголь кулланудан җиңеллек алу уен организмга ясалган тискәре йогынты белән чагыштырырлык түгел икәнен аңларга тиеш. Шул ук вакытта исерткеч эчемлекне даими куллануның кеше сәламәтлегенә зыяны, исерткеч эчемлекнең катылыгы ни дәрәҗәдә булса да бер үк төрле икәнен онытмаска кирәк.
Сәламәтлегебезне саклау, эчүчелек афәтеннән саклану һәрберебезнең дә үз кулында. Шулай ук гайлә әгъзаларыбызның, тирә-юньдәге дусларыбыз, якын танышларыбызның да сәламәтлегенә битараф калу ярамас. Эчүчелек афәтеннән йолып калырдайларга вакытында мөмкин кадәр кул сузарга, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев