Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Маляриядән сакланыйк

Көннәр җылынуга черкиләр дә үзләренең барлыгын сиздерә башлады. Алар аеруча кешеләргә кичен "һөҗүм" итә. Черкиләр исә, белгәнебезчә, малярия (бизгәк) авыруын таратучылар булып тора. Әлеге авыру хакында безгә Яр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Кадрия Мөхәмәтдинова тулырак аңлатты. - Маляриягә каршы көрәш көне Россиядә быел 10нчы тапкыр...

Көннәр җылынуга черкиләр дә үзләренең барлыгын сиздерә башлады. Алар аеруча кешеләргә кичен "һөҗүм" итә. Черкиләр исә, белгәнебезчә, малярия (бизгәк) авыруын таратучылар булып тора. Әлеге авыру хакында безгә Яр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Кадрия Мөхәмәтдинова тулырак аңлатты.
- Маляриягә каршы көрәш көне Россиядә быел 10нчы тапкыр билгеләп үтелде. Моның өчен 2030 елга кадәр чаралар планы да каралган.
Әлеге план үз эченә түбәндәгеләрне ала: 90%ка чаклы бизгәк белән авыруның яңа очракларын булдырмау; 90%ка чаклы бизгәктән үлүне киметү; кимендә 35 илдә бизгәк авыруыннан бөтенләй котылу; малярия теркәлмәгән илләргә авыруны кертмәү.
Малярияне Рlasmodium (плазмодиум) черкиләре тарата, ә чирне таратучы булып Аnofeles (анофелес) төрендәге черкиләр тора. Алар малярия белән зарарланган кеше канын эчеп, икенче кешене тешләп бизгәк тараталар. Бу төрдәге черкиләр безнең җирлектә дә яшиләр.
- Авыру нинди билгеләр белән башлана?
- Кешенең тән температурасы бик нык күтәрелә, калтырата, баш авырта, күңел болгана, костыра. Бу билгеләр черки тешләгәннән соң 10-15 көн узгач барлыкка килә, 24 сәгать эчендә авыруны дәвалый башламасаң, чирнең көчәюе һәм кешенең үлеп китүе дә бар. Малярия күп теркәлгән илләрдән кайтучылар урындагы медицина күзәтүе учреждениесендә 3 ел дәвамында исәптә торырга тиешләр.
- Профилактика чараларына да тукталыйк әле.
- Профилактика чараларына килгәндә, җылы якларга (бизгәк булган илләргә) ял итәргә яки эш буенча киткәндә үзегезнең табибыгыз белән бу илдә малярия торышы һәм малярия турында сорашып китәргә кирәк. Черкиләр кешегә күбесенчә төнлә һәм кичке вакытларда һөҗүм итәләр. Шуның өчен бик ачык киемнәр кимәскә, үзең белән черкиләрне куркыту өчен тәнгә сиптерә яки сылый торган препаратлар, репеллентлар, кремнар алып йөрергә кирәк. Яшәү урыннарында тәрәзәләрне вак челтәр белән капларга, мөмкин булса, өйдә фумигаторлар да куярга була.
Исегездә тотыгыз: маляриядән кешедә иммунитет барлыкка килми, бер авырып та икенче тапкыр авыруны йоктыру очраклары булып тора. Шуның өчен һәрчак уяу булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев